Дөньяда беренче бәби-бокс Италиядә 1189 елда барлыкка килгән, аны “Ташландык бала тәгәрмәче” дип атаганнар. Чиркәүдә, соңрак хастаханәләрдә махсус “киосклар” ачылган һәм баласын тәрбияләп үстерә алмавын аңлаган ана сабыен шунда калдырып китә алган. XIX гасыр ахырында бу система юкка чыгарылган һәм нибары 1952 елда гына янә торгызылган. Һиндстанда — 1994, Венгриядә 1996 елдан эшли. Пакыстанда 300 гә якын “бокс” куелган һәм 16 меңнән артык бала коткарып калынган, дигән мәгълүмат бар. АКШта балаларны янгын сүндерү станциясендә һәм госпитальдә калдырырга була. Польшада бәби-бокслар — 2012, Чехиядә — 2006, Франциядә 2003 елдан эшли. Германия дә 2000 елдан башлап йөзгә якын “бокс” ачкан. Алар Көньяк Африкада да бар…
Бәби-бокста ана гына түгел, теләсә кем баланы калдыра ала. Сабыйны куйгач, уйланырга 30 секунд бирелә. Шул вакыттан соң ишек ябыла һәм баланы “бокс”тан кире алып булмый. Әгәр ана соңрак баласын кире кайтарырга теләсә, башта генетик экспертиза ясала. Тик әлеге процедураны баланы башка гаиләгә тапшырганчы гына башкарып була.
Хәзерге бәби-боксларның эшчәнлегендә нинди нәтиҗәләр бар соң? “Кама балалар медицина үзәге” пресс-секретаре Ольга ГУСЕВА белән бәби-бокс хакында сөйләштек.
— Ольга Владимировна, Чаллыдагы бәби-бокс Татарстанда бердәнбер икән…
— Ул безнең үзәктә 2015 елның маеннан гамәлдә. Бәби-бокс янәшәсендә видеокамералар юк, сакчылар йөрми. Әлеге проектны оештыручы — Чаллының актив җәмәгать эшлеклесе Ринат Шәихов. Бу эшкә иганәчеләр һәм өлешчә үзәк акчасы сарыф ителде.
— Бәби-бокста бала калдырылганда, сигнал ничек килә?
— Сигнал — медицина постына, ә SMS-хәбәр “Кама балалар медицина үзәге”нең җаваплы хезмәткәренә килеп ирешә. Аннан баланы медицина хезмәткәре карый, анализлар алына. Рәсми кәгазьләр тутырганда полиция хезмәткәре дә чакырыла, бәлкем, бала урлангандыр… Опека органы хезмәткәрләре дә килә.
— Боксның бүгенгә кадәрге нәтиҗәләре нинди?
— Төрле елларда безнең бәби-бокста 4 нарасый калдырылды. Аларның барысы да кызлар иде. Кайсының чүпрәгенә туу датасы, нинди прививкалар ясатылганлыгы хакындагы кәгазь тыгылган, кайберсенә гафу үтенеп язган кәгазь бите дә куелган булган… Бу сабыйлар, шөкер, башка гаиләләргә тәрбиягә тапшырылган.
— Россия буйлап мондый бокслар күпме?
— Россиядә иң беренче бәби-бокс 2011 елда Краснодар төбәгендә ачылган иде. Хәзер алар бик күп төбәкләрдә эшли. Кайчак бала табу йортында, сырхауханәдә урнаштырылалар. Моның өчен бинаның кеше йөрми торган ягын сайлыйлар.
Саннарга килсәк, Россиядә ел саен меңнәрчә сабыйдан баш тарталар. Һәркемнең үз сәбәбе, күпләр баланы мөстәкыйль үстереп җиткерәчәгенә шикләнә, алар бала табу йортында ук гариза яза. Кайбер ана баланы үстерә алмаячагын бала табу йортыннан чыгып, берничә ай узгач кына аңлый… Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә бәби-боксларда тугыз ел эчендә 108 нарасый калдырылган, аларның унысын гына үз аналары кире алган.
Бәби-боксларга каршы торучылар булды. Депутатларның кайберләре, сабый үз ата-анасын белергә тиеш дигән халыкара карар булуын кабатлады. Бер яктан, бу шулай. Әмма, ата-аналары гариза язып, ятимнәр йортына тапшырган балалар да үсеп җиткәч, әти-әниләрен бик эзләмиләр. Аннары нарасыйларны чүплек баклары янында калдыру очракларының бөтенләй беткәне дә юк әле. Шушы сәбәп бәби-боксның кирәклеген раслый.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.