Татарстанда татар телендә чыга торган бердәнбер үсмерләр журналы — “Ялкын”га 100 яшь. Әлеге креатив коллектив журнал бастырудан тыш татарча проектлар әзерли, “Ютуб”та гына 5 каналлары эшли. “Ялкын”ның сулышы, киләчәккә планнары хакында баш мөхәррир Илназ ФАЗУЛЛИН белән сөйләштек.
“ЖУРНАЛ БАРЫП ҖИТМӘГӘН УРЫННАР КҮП”
— Илназ Фаисович, сайтыгызда бер кызыклы фикер укыдым: “Яраткан эшеңне тап һәм син тормышыңның бер көнен дә эшләмәячәксең”, — диелгән. Сез “Ялкын”ны ничә ел җитәклисез? Бер көн дә эшләмәгән кебекме?
— “Ялкын”га мине 2017 елда билгеләделәр. Дөресен әйткәндә, шул чакта ук 100 еллык турында уйлап куйган идем. Бу — бик зур тарихый вакыйга. Үсмерләр өчен чыга торган татар телле бердәнбер журнал. Яшь, креатив коллектив туплый алдык. Алар укучыларга нинди тема кирәген, яшьләрнең нәрсә белән кызыксынуын яхшы чамалый. Коллективта без
9 кеше, бишесе иҗат белән шөгыльләнә. Штаттан тыш язучыларыбыз да бар. “Ялкын”ның мохите яшүсмерләргә бер трамплин буларак күзаллана. Күп яшьләр бездә тәҗрибә туплый, беренче язмаларын бастыра. Безнең девизыбыз да — “Ялкын” — яшьләр территориясе. Яшьләргә үсәргә, үзләрен күрсәтергә ярдәм итәбез.
— Журналист кызлар бүлмәсендә өстәлдә торган Муса Җәлил бюстына игътибар иттем әле.
— Ул бюст мин эшкә килгәнче үк бар иде. “Ялкын” — “Татмедиа”да басыла торган матбугат арасында бердәнбер почет билгесе булган орденлы журнал. 1925-1940 елларда “Кечкенә иптәшләр”, “Пионер каләме” булып басылган журналларның төп нөсхәләре саклана. Ул истәлекләрдән бер музей булдырырлык. “Ялкын”ның барлыкка килүе шагыйрь Муса Җәлил исеме белән бәйле. Ул: “Яшүсмерләргә, балаларга татар телендә журнал кирәк”, — дип мәкалә яза. Һәм 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дигән журнал басыла башлый. Еллар дәвамында журналның исеме биш тапкыр үзгәрә. 1957 елдан “Ялкын” дип атала.
— Яшьләргә басма журналны укыту авырмы?
— Журналыбыз барып җитмәгән урыннар бик күп. Шулай да тугры укучыларыбыз бар, шөкер. Әти-әниләр, укытучылар тәэсирендә, заманча алымнар кулланып, укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз. Социаль челтәрләрдә бик популярлаштык. Басма журналның тиражы 2000 гә якын булса, интернетта укучыларыбыз 100 меңнән артык. Хикәяләрне комикслар рәвешендә бирү отышлы. Журналдагы куар-кодлар ярдәмендә электрон сайтка күчәргә була. Яшьләрне нотык укып түгел, кызыксындырып, татар телле журналга тартырга телибез. Максатыбыз — татарча сөйләшүче яшьләр санын арттыру.
— Татар телендә проектлар әзерләүнең авырлыгы нидә?
— Элегрәк татар телендә нәрсә эшләсәң дә, яшьләр тарафыннан “икенчел сорт” дип кабул ителә иде. Югыйсә контентны кызыклы, сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз. “Әйдә, киттек” проекты кысаларында бер көндә Татарстанның 6-7 урынына барып төшерә идек. Иртән чыгып китәбез. 12-13 сәгатьлек материал алып кайтабыз. Аны монтажлап, кыскарткач, анимация өстәгәч, кызыклы ролик килеп чыга. Тик караучы аз. Ә ниндидер машина тәрәзәсеннән генә тигез дә төшерелмәгән видеоны караучылар күбрәк. Зәвыксыз контентның популярлашуы, аннары шуның нигезендә татар телле видеолар сыйфатсыз дигән фикер туу борчый иде. Дөрес, яшьләр “кринж”, эстетик яктан матур булмаган, сыйфатсыз видеоларны яхшы аера. Безнең төп максат — күбрәк контент әзерләп, аны интернетка урнаштыру. Бу тырышлыкның җимешләрен берничә елдан татырбыз дип уйлыйм. Укучыларны җәлеп итү өчен проектларның ихлас булуы да мөһим. “Сораштыргалаштыргалау” проектында артистлар бер-берсенә без әзерләгән сорауларны бирә. Аны беренче дубльдән төшерәбез, төзәтмибез, үзгәртмибез. Бу ихласлылык артистларның үзләренә дә ошый.
БЛОГЕР БУЛЫР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
— “Ялкын” нәрсә турында язмас иде?
— Бу яшьләр темасы түгел дигән нәрсә юк бездә. Яшьләргә сәясәттән башлап сәнгатькә кадәр — барысы да кызык. Бары язманы бирү форматы гына үзенчәлекле булсын. Закон тарафыннан тыелган нәрсәләрне генә язмыйбыз. Язмалар аңлаешлы, үсмернең психикасына зыян китерерлек булмасын. “Ялкын”ны яшьләрчә кызык, өлкәннәрчә зирәк итеп чыгарырга тырышабыз.
— “Шәп блогер” медиамәктәбе турында да сөйләгез әле.
— Танылган блогерлар дәресләр уздыра. Видеоны төшерергә, монтажларга, аудиториягә тәкъдим итәргә, таратырга өйрәтә. Безнең өч студиябез эшли. Әлеге медиамәктәптә 2000 нән артык кеше катнашты. Былтыр этник блогерлыкка басым ясалган иде. Блогын мари, удмурт, чуваш телләрендә алып барган блогерлар белән хезмәттәшлек иттек. Быел исә татар телле блогерлар әзерләүгә өстенлек биреләчәк. Бу эшкә җәй айларында ныклап тотынырбыз дип уйлыйм. Яңалыкларны сайттан күзәтеп барыгыз.
Төп максатыбыз — яшь блогерлар әзерләү. Гариза тапшыручылар арасында блогер булырга теләүче өлкәннәр дә бар иде хәтта.
— Танылган блогер булу өчен нинди 5 сыйфатка ия булырга кирәк?
— Беренчесе — тышкы кыяфәтең белән аерылып торырга тиешсең. Кыскасы, “нормаль кеше” булырга тиеш түгелсең. Икенчесе — даимилек. Өченчесе — башкаларны күзәтү, яңалыкка өйрәнү. Дүртенчесе — сыйфат. Бишенчесе — берәр өлкәдә белемең булу.
Башкаларга охшамаган үзенчәлегең булсын. Блогерның хезмәте бүген катлаулы, аларга таләпләр зур. Телефонда 17 шәр сәгать утырып, күп мәгълүмат сыйган, кызыклы кыска ролик әзерләү зур тырышлык, сабырлык сорый.
“ЮБИЛЕЙ ЧАРАЛАРЫ ЕЛ БУЕ ДӘВАМ ИТӘ”
— “Ялкын” 5 елдан…
— Көн дә чаралар, очрашулар уза, мультимедияле юнәлеш тагын да ныграк үскән, аудиториясе арткан редакция. Басма вариант сакланыр дип ышанам.
— Үзегез белән дә таныштырып китегез әле.
— Актаныш районында тудым. Балачагым Зәй районы Түбән Биш авылында узды. Җиденче класстан соң кабат Актанышка күчендек. Аннары Чаллы татар-төрек лицеенда, КДУда белем алдым. Укыганда ук гаилә кордым. Хатыным Ландыш белән өч бала тәрбиялибез.
— Юбилейны ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?
— Юбилей чаралары ел буе дәвам итәчәк. 15-16 яшьлекләр арасында көрәш ярышлары үтте. Журнал тышлыкларын чагылдырган күргәзмәләребез эшли. Коллектив белән “Ялкын”ның беренче саны чыккан урынга — Мәскәүгә барып кайтырга теләк бар. Тантаналы бәйрәм чарасын майда уздырырга ниятлибез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.