Март аенда туган ягым Кукмара районының Березняк авылында бик матур чара булды. Авылның мәдәният йортында мөхтәрәм укытучы, 40 елга якын белем биргән Шәрипова Мөнирә Зариф кызының 90 яшьлек юбилеен үткәрделәр.
Мөнирә апа 1934 елның 8 мартында Кукмара районының Мәмәшир авылында туган. Сугыштан соңгы авыр елларда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, әтисенең киңәшен тотып, Казанга укырга китә ул.
— Без гаиләдә тугыз бала үстек, — дип искә ала Мөнирә апа. — 1949 елда әти мине Мәдинә апама ияртеп Казанга җибәрде. Апа эшләп, мине ашатты, киендерде. Үзе кызыккан пәлтәсен дә миңа алып киертте. Ул миңа әни җылысын бирде. Гомумән, туганнарымның барысы да якын итте. Сеңлем, энем белән хәзер дә аралашып яшибез.
Казан педагогика училищесын тәмамлаган 20 яшьлек кызны 1954 елда Березняк авылына эшкә билгелиләр. Авыл Советы эше белән районга килгән апалар, аны ат арбасына утыртып, авылга алып кайта.
Яшь укытучы җиң сызганып эшкә керешә. Укучыларында туган телгә мәхәббәт кенә түгел, кешелеклелек сыйфатларын да тәрбияләргә тырыша Мөнирә апа. Тиз арада укучыларының яраткан апасына әверелә. Читтән торып Казан дәүләт университетында белем ала башлый.
Гомерлек парын да мәктәптә очрата яшь кыз. 1958 елда мәктәпкә эшкә килгән Мәчкәрә авылы егете Нәкыйп абый Мәрданов белән гаилә корып, тормыш йөген бергә тарта башлый алар.
Алтын куллы агач остасы Нәкыйп абый ясаган тәрәзә йөзлекләре, өстәл-урындыклар кайбер өйләрдә әле бүген дә саклана. Кызганыч, Нәкыйп абый үзе безнең арада юк инде.
Ул заманнарда мәктәп коллективын Татарстанның атказанган укытучысы, бик күпләр күңеленә “олан” дип ягымлы эндәшүе белән кереп калган Ваһапов Харис Ваһап улы җитәкли. Ул балаларга яхшы белем, тәрбия бирү өчен бик күп көч куя, бердәм, дус укытучылар коллективын оештыруга ирешә. Ул укытучыларның күбесе безнең арада юк инде, тик алар һәркайсы үз һөнәренә тугры шәхесләр иде.
— Укытучы булып туарга кирәктер ул. Бала язмышы өчен җаваплы бит син. Ничек өлгердек икән? — дип уйлана Мөнирә апа. — Интернатта дәрес хәзерләтәбез, кичләрен план төзибез, дәфтәр тикшерәбез, кичке мәктәптә дәрес бирәбез. Әле җәмәгать эшләре бар: клубта лекцияләр уку, колхоз басуында бәрәңге алу, ындырда ашлык эшкәртү…
Гомере буе эштә дә, гаиләдә дә сынатмаска тырышып яши Мөнирә апа. Уллары Ринат белән кызлары Ләлә дә әти-әниләреннән күреп тормыш көтәргә, гадел булырга өйрәнеп үсә.
— Безнең әни шулкадәр гадел булды. Ялгыш та якын итеп билгемне күтәрмәде. “Син моны белергә тиеш”, — дип, миңа башкаларга караганда да таләпчәнрәк була иде әле, — дип көлеп искә ала кызы Ләлә апа.
Мөнирә апа — бүген инде 3 оныгына һәм 4 оныкчыгына кадерле дәү әни.
— Аллага шөкер, күршеләр белән тату яшибез, — ди Мөнирә апа. — Күренми башласам, авырмыйсыңдыр бит, — дип шалтыраталар.
Мөнирә апа “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән. Әмма укытучы өчен иң кыйммәтлесе — укучыларының игътибары. Бу көнне авылга махсус кайткан дистәләгән укучыларының сәхнәдән рәхмәт әйтүе бәйрәмнең иң матур мизгеле булгандыр.
— Әлеге чараны оештыруны башлап йөргән пенсионер укытучы — әнинең укучысы Абдуллина Нурзидә Шәрәф кызына һәм хезмәте кергән барлык авылдашларыбызга, хөрмәт итеп кайткан кунакларга рәхмәт, — диде юбилярның улы Ринат абый, кичәне йомгаклап.
Чулпан ГАЛИЕВА.