Ел дәвамында республика авылларыннан сөт бәяләре турында белешкәләп торабыз. Гадәттә, җәен хаклар төшә, ә кыш, яз бераз югарырак була. Тик кайбер районнарда, җәйге чор белән чагыштырганда, әллә ни зур аерма сизелми. Һаман 22,5-23 сумга җыйган яклар бар. “Сөт бәясе бер дә артмасмы икән инде… Кибеттә су да кыйммәтрәк тора”, — дип шалтыраталар безгә. Әле узган атнада гына редакциягә Буа районыннан да шушы проблема белән мөрәҗәгать иттеләр.
— Безнең район авылларында сөтне 24 сумга җыялар. Бөтенләй юк бит инде бу. Шулай арзан җыйган яклар тагын бармы ул? — дип зар белдерде элемтәгә чыгучы укучыбыз.
Сезнең якларда хәлләр ничек? Сыер асрыйсызмы әле? Сөт сатасызмы? Бәяләр ничек?
Җәмилә ФАЗЛЫЕВА, Мөслим районы Татар Бүләре авылы:
— Сыер асрыйм. Ләкин әлегә дип өстәр идем, чөнки бер дә җиңел түгел. Алга таба ничек булыр… Мал азыгын сатып алырга кирәк. Бер дә арзанга төшми. Бездә сөт бәясе әлегә 27 сум иде. Авылда берничә кеше җыя. Мин Азнакайдан килеп алучыларга бирәм. Көн дә 13-14 литр сөт савам.
Фирдәвес РӘХМӘТУЛЛИНА, Менделеевск районы Псәй авылы:
— Авылда сыер асраучылар берничә генә калды, бер 10 баш бардыр. Аларның да күбесе бу чорда ташлаткан. Сөт җыю бөтенләй юк бездә. Сыерны үзләренә сөт булсын өчен генә тоталар. Бераз артканда, кайберләре Менделеевскига алып барып сата. Үзебез авыл кибетеннән алабыз. Литры
91 сум.
Рәмзия МУСИНА, Яңа Чишмә районы Чертуш авылы:
— Шәхсән үзебез, чыгып китеп эшләп йөргәч, сыер асрамыйбыз. Авылда кайбер гаиләләр дүртәр-бишәр баш тота. Фермер хуҗалыклары да бу юнәлештә яхшы эшли. Көтүләр чыга, электр-көтүче көтә. Сөтне бездә бүген 29 сумнан җыялар. Мәсәлән, авылда Хәлиуллиннар гаиләсе сигез сыер асрый. Икесе әлегә ташлаткан, диделәр. Көненә 70-80 литр сөт савып алалар. Кайчак артып калган сөттән корт, каймак ясап саталар. 0,5 литр каймак — 250, 0,5 кг корт 400 сум тора.
Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан да белештек:
— Сөтне күрше авыллардан килеп җыялар. Көчкә
27 сумга күтәрделәр. Бездә сөт бәясе түбән… Кибеттә сөт дип аталган, суга болгатылган порошокның да литры 80-90 сум тора. Ике сыер тотабыз. Быел бетерергә уйлыйбыз. Аларны асраудан мәгънә юк. Сөт алыр өчен малларның үзләренә башта күпме акча тыгарга кирәк. Сөтне сатып алып куллануың яхшырак.
Зөһрә ВӘЛИУЛЛИНА, Сарман районы Җәлил бистәсе:
— Сөт, сөт ризыкларын үзебезгә якын булган авылдан сатып алабыз. 1 литр сөт — 60, 0,5 литр каймак 280 сум тора. Кайберләре 300 сумга да сата. Мал тотучылар сирәгәя бара. Туганнарым Әлмәт районы Тайсуган авылында яши. Мәсәлән, шушы зур авылда да нибары унлап сыер исәпләнә икән. Анда инде сөт җыючыларга тапшырырга калмый да, асраучылардан халык алып бетерә.
Марс МАНСУРОВ, Актаныш районы Такталачык авыл җирлеге башлыгы:
— Бездә бүген сөтне 27 сумнан алалар. Үзебезнең “Таң” хуҗалыгы һәм күрше авыллардан ике эшмәкәр җыеп китә. Бездә сыерлар саны кимеми. Киресенчә, арта бара. Өч авылга 434 савым сыеры бар (былтыргыдан 14 башка күбрәк). Узган ел гына да биш кеше мини-ферма булдырды. Аллага шөкер, авыл халкы тулы канлы тормыш белән яши.
Евдокия НИКИТИНА, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы:
— Хәзер сыер асрамыйбыз. Гомумән, сыер тотучылар азайды. Ике гаилә фермасы бар. Сөтне шулардан алабыз. 3 литры — 200 сум. Авыл халкыннан сөтне 28 сумнан җыялар.
Фирдәвес НӘБИУЛЛИН, Балтач район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе:
— Бүген бездә сөт бәясе — 29 сум. Хикмәт шунда: җыючыларга әмер бирә алмыйбыз, киресенчә, команданы безгә алар бирә. Гадәттәгечә, иң кыены — сөтне арзанга сатып җибәрергә мәҗбүр булган җитештерүчегә. Алар кимсенеп кала.
Җәүдәт ГЫЙЛӘҖЕВ, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы:
— Бездә хәзер сөт җыймыйлар. Бруцеллез авыруы табылганнан соң, авылда алты сыерны юк иттеләр. Чир сүзе чыккач, сыер тотучылар да сата алмый, үзләре генә куллана. Халыкка бармак суырырга гына калды… Сөт бәясе бездә гел түбән йөрде. Февральдә, мәсәлән, Чувашстаннан килеп, 19 сум 50 тиеннән алалар иде. Ара якын булгач, безгә шул яклардан килеп җыялар. Күрше авылларда да бүген хаклар 20 сумнан артык түгелдер. Авылда шундый хәлләр булгач, үзебез кибеттән сатып алабыз.
Саба районы Югары Шытсу авылыннан бер абый:
— Бездә әллә ни югары түгел — 28 сум. Үзебезнең авылныкылар җыя. Читтән кеше кертмиләр. Башка яклардан җыймакчы булып караганнар иде, эшләп китә алмадылар.
Алсу НИГЪМӘТУЛЛИНА, Апас районы Кече Күккүз авылы, сөт җыючы:
— Сөтне 24 сумнан алалар иде, язын әкренләп төшә башлар инде. Үзебез өч авылдан — Кече Күккүз, Зур Күккүз һәм Түбән Барыштан җыябыз. Әлегә 25 сумнан түлибез. Авыллар картая. Сыер асраучылар кими: олыларга эре мал тоту кыен, яшьләрнең бик аласы килми. Азык ягын кайгырту — үзе бер проблема. Шулай да министрлык тарафыннан бүленгән субсидия белән таналар сатып алучы гаиләләр булды. Соңгы биш елда без җыйган сөт күләме бер чама саклана. Бөтенләй кимеп бетте, дип булмый. Ул яктан хәлләр ярыйсы.
Лида КВАКОВА, Чирмешән районы Әккәрәй авылы:
— Сыер тотмыйбыз. Авыл халкыннан 26 сумга җыялар. Исәп-хисапны вакытында ясыйлар. Авылда сыер тотучы хуҗалыклар саны елдан-ел кими бара.
Нина АГАПОВА, Әлки районы Базарлы Матак авылы, фермер:
— Фермерлык эшен Түбән Биктимер авылында алып барам. Күпләп кәҗәләр, сыерлар тотам. Тик крестьян-фермер хуҗалыгы эшен әкренләп ябуга таба барам, шәхси-фермер хуҗалыгы итеп кенә калдырырмын, дип уйлыйм. Шуңа сыер санын киметә башладым. 50 баш иде, хәзер 30 дан артык кына калды. Җәен сөт күп булганда, җыючыларга тапшырдык. Хәзер бәяләр белән кызыксынганыбыз юк. Казанга “Агропромпарк”ка барып сатабыз. Бу эшне унбер ел элек башладык. Атнага ике тапкыр киләбез. Сыер сөтен — 65, кәҗәнекен 160 сумга сатабыз. Сөт ризыклары да әзерлибез. Кәҗә сөтен аеруча яхшы алалар. Чөнки кәҗә асраучы фермер хуҗалыклары да бер-бер артлы ябылып бара. Казанда ярминкәләр башланды, анда сыер сөтен
40 сумнан саталар.
Бөгелмә районының Подгорье авыл җирлегеннән болай диделәр:
— Халыкның бездә сыер асрыйсы килми хәзер. Соңгы елларда җирлеккә караган авылларда бик күпләр эре терлекне бетерде. Файдасы юк. Алыпсатарлар түбән бәягә җыеп, икеләтә арттырып сата. Моны тикшерүче юк. Хакларны теләсә ничек куялар, үзләре теләгәнчә эш итәләр кебек. Шуңа халыкның күңеле үсми. Сирәк-мирәк кенә сыер асраучыларныкын күрше-күлән, туганнары алып бетерә. 1 литрны 67 сумга бирәләр. Батыр авылында бер гаилә фермерлык белән шөгыльләнә. Күпләп тапшыргангадыр, сөтне алардан 30 сумнан алып китәләр. Бу әле шулай, тиздән тагын төшә башлаячак. Бөтен нәрсәгә хаклар артканда, 30 сум югары бәя түгел.
Зәмзәмия ЗӘЙНУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылы:
— Бер сыер гына асрыйбыз. Аның да ташлаткан чагы әле. Сөт сатуның файдасын күрмибез. Бәясе бер дә юк инде — 27 сумнан җыялар иде. Кайбер шешәләрдәге су да 100 сумнан артык. Әле генә чишмәдән тутырган түгел бит ул. Кайдан нинди су алынганын кем дә белми. Ә каймак шикелле сөтең 27 сум.
Чүпрәле районы Иске Чокалы авыл җирлегеннән болай диделәр:
— Бездән сөтне шәхси эшмәкәрләр килеп, 23 сумнан җыя. Әле анысы да Яңа елдан соң гына шулай булды. Район буенча шул бәя йөри дип беләбез. Сыер асраучылар бик кимеде. Азыкка, ягулыкка хаклар үсә, ә сөт бәясе артмый. Башка якларда сөт өчен 27-30 ар сумнан түлиләр. Бездә алай гомердә булганы юк.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте:
— Соңгы айларда сөт бәясе тотрыклыланды һәм үсеш күзәтелә. Хәзерге көндә бу күрсәткеч республика буенча уртача 34,12 сумны тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда, 11,86 %ка югарырак. Былтыр әлеге чорда 30,50 сум иде. Иң югары бәядән җыйган районнарга мисал итеп Бөгелмә (41,33 сум), Түбән Кама (37,15), Мамадыш (36,35 сум), Ютазыны (36,66 сум) китерергә була. Балтач, Биектау районнарында сөт сатуның иң югары бәясе — 29,96 һәм 29 сум. Лениногорскида бу яктан иң зур кимү күзәтелә — 22,50 сум. Кайбер яклар сөт хакының шулай түбән булуын сыйфатка бәйләп аңлата. Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама якларында шәхси-ярдәмче хуҗалыклар сөтне, нигездә, базарда үзләре сата. Бәяләре 31, 32 һәм 50 сум йөри. Югары Ослан, Лаеш районнарында шәхси-ярдәмче хуҗалыклар сөт сатмый.
Фото: © didecs/123rf.com