1986 елның 26 апреле тарихка зур фаҗига буларак кереп калды. Бу көнне Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогында көчле шартлау була. Һавага тонналаган радиоактив матдә тарала. Әлеге һәлакәт күләме һәм фаҗигасе буенча тарихта иң зурысы санала. Чернобыль һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләрнең күбесе бу дөньяда юк. Авариядән килгән зыянны юкка чыгаруда меңләгән кеше җәлеп ителә, алар да радиациядән зарар күрә. Шундыйларның берсе — Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында яшәүче Радик САБИРОВ.
— Хатыным Фирдисә белән Үзбәкстанда яшәгән чагыбыз. Төзелеш өлкәсендә эшли идем. Чернобыль фаҗигасеннән соң өч ел узгач, 1989 елда хәрби комиссариат көчләп диярлек безне авария булган урынга җибәрде. Ул чакта теләп баручылар да булды, чөнки хезмәт хакын күп түлиләр иде. Минем теләгем юк иде анысы. Бармасаң, 5 елга иректән мәхрүм итәләр, дигән сүз ишетелгәч, бурычыбызны үтәргә киттек, — дип искә ала Радик абый. Чернобыльдә ул алты ай була. Фаҗиганең зыянын күрер өчен шул вакыт җитә аңа.
— Төзелештә эшләдек. Тузан белән бергә күп радиация алганбыз. Тимер карават башына тотынуга, ток суккан кебек була иде. Коедагы суны эчәргә ярамады. Андагы урманда зур-зур гөмбәләр күреп исебез китә иде. Тик өзәргә ярамый. Радиация нәтиҗәсендә бөтен нәрсә шундый зур иде. Кайбер солдатлар күлдән беләк буе балыклар тотып пешерә. Ашагач, авырыйлар иде, — дип сөйли Радик абый. Чернобыльдән кайтканда әңгәмәдәшемә 33 яшь була.
— Сәламәтлеге шактый какшаган иде. Үзбәкстанда аңа шунда ук III төркем инвалидлык бирделәр. Чернобыль фаҗигасендә зыян күрүчеләргә тиешле барлык ташламалардан файдаландык. Фатир да алдык. 2000 елларда Үзбәкстанда чуалышлар башлангач, туган ягыбыз Татарстанга күченеп кайттык, — дип сөйли хатыны Фирдисә апа. Чернобыльдә эшләгән чакта Радик абыйның сулыш юлларына зыян килә. Бүген дә шул авырудан интегә.
— Элек Чернобыльдә зыян күрүчеләргә игътибар зуррак иде. Миңа “Чернобыль атом электр станциясендәге катастрофаны бетерүдә катнашу турында”гы медаль дә тапшырдылар. Ел саен пакет белән азык-төлек китерәләр иде. Соңгы елларда Халыкара Чернобыль һәлакәтен искә алу көнендә хәл белүче юк. Хәер, гаеп итеп тә булмый, хәзер халыкны борчый торган башка проблемалар бар. Илләребез тыныч булсын, — ди Радик абый.
Тукай районы Күзкәй авылында гомер итүче Нәкыйп абый Вәлиев та Чернобыль һәлакәте китергән нәтиҗәләрне бетерүдә катнашкан.
— 1987 елның 26 ноябрендә хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килде. Имеш, аннан кайткач, сәламәтлеккә зыян килеп, нәсел калдыру мөмкинлеге булмаска мөмкин дип, 35 тән 45 яшькә кадәрге ике баласы булган ир-атларны Чернобыльгә җыйдылар. Бармыйча ярамый иде, — дип искә ала Нәкыйп абый.
Башта алар Оренбург өлкәсе Тоцк шәһәрендә хәрби әзерлек уза. Аннары Чернобыльгә юл тоталар.
— Оренбургта химик-разведчик белгечлеген үзләштердем. Безне шартлау булган урыннан 30 километр тирәсе ераклыктагы чатырга урнаштырдылар. Суда коенырга, андагы суны эчәргә ярамый иде. Безгә шешә белән минераль су алып киләләр. Эчәргә, юынырга да шуны гына кулланабыз. Беренче көнне үк коры ютәл азаплый башлады. Һава җитми, авыз кибә. Тора-бара организм ияләнде, — ди Нәкыйп абый.
Әңгәмәдәшем радиация зонасында эшләсә дә, аңа инвалидлык төркеме бирмәгәннәр.
— Радиациянең зыяны булды инде. Хәзер дә кояшта йөреп булмый, баш әйләнә. Хәл бетә. Группа бирмәделәр, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашучыларга тиешле ташламалардан да файдалана алмыйм. Фатир да юк. Торак артыннан хәзер йөреп карарга исәп, — ди Нәкыйп абый.
Нәкыйп абыйга 76 яшь. Хатыны Мәгъфия апа белән тигез гомер кичерәләр.
— Ашарга да, кияргә дә бар хәзер, шөкер. Тынычлык кына булсын. Чернобыль һәлакәте — кешелек өчен зур сабак. Ул атом-төш энергиясенең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, контрольдән чыкса, зарарлы радиациянең бик еракларга таралырга мөмкин икәнлеген дәлилләде. Мондый хәлләр кабатланмасын иде, — ди әңгәмәдәшем.
“КЕМГӘДЕР 2 ЕЛ, КЕМГӘДЕР 2 МИНУТ ҖИТӘ”
Роберт НИКИТИН, Әлмәт районында Чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасы рәисе:
— Тумышым белән Үзбәкстаннан. 1986 елны 23 яшемдә мине Чернобыль фаҗигасе булган урынга җибәрделәр. Бетон болгаткыч машина йөртүчесе идем. Төзелеш өлкәсендә эшләдем. Чернобыльдә булып кайттым дию өчен кемгәдер 2 минут вакыт җитә, кемгәдер 2 ел кирәк. Монда кешенең радиациядән күпме зыян алганы роль уйный. Рәсми рәвештә һәр кешегә 25 рентген нурланышы алырга ярый. Шул норманы узганнарны кайтарып җибәрәләр иде. 45 көн эчендә 24,9 рентген алып өлгердем. 25 рентген алып кайткан кешеләргә III төркем инвалидлыгы бирелә иде. Минеке җитеп бетмәде. Группага еллар узгач кына чыктым. Чернобыль авариясендә булып кайтучылар арасында бик күп кешенең гаиләсе таркалды. Төп сәбәбе: ирләр эчте һәм ирлек көчен югалтучылар күп иде. Нәселен дәвам итә алмаучылар булды. Шөкер, дүрт кызыбыз туды. Хәзер миңа 61 яшь.
Ел саен 26 апрельдә Әлмәтнең Хәтер мәйданына митинг белән чыгабыз. Бүген Әлмәт районында Чернобыльдә булган 94 кеше исәпләнә. Безнең районнан барлыгы 174 кеше киткән булган, 100 дән артыгы әйләнеп кайткан. Кызганыч, күбесе үлеп бара. Элегрәк бу истәлекле көнне безгә бәйрәм чаралары оештырыла иде. Пандемиядән соң алар туктатылды. Шөкер, без җитештә яшибез. Чернобыльдә зыян күрүчеләргә ташламалар да бирелә. Тик менә күпләргә нәкъ менә Чернобыльдә алган радиация аркасында сәламәтлеге какшаганны раславы гына авыррак.
“СЕЗ ӘЛЕ ИСӘНМЕНИ, ДИП КАРЫЙЛАР”
Фиргать ГАДИЕВ, Әлки районындагы Чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасы рәисе:
— Татарстанда Чернобыльчеләр оешмалары 20 гә якын. Тик кайберләре юньләп эшләми инде. Әлеге фаҗигадә булучыларның күбесе бу дөньядан китеп бара. Кайсы яман чирдән, ак канлылыктан үлә. Чернобыльдә 1986 елда бер ай булдым. Анда алган зыян бүген дә үзен сиздерә. Чернобыльдә борыннан, колактан кан каты акты. Баш авыртты. Канымны алыштыргач кына бераз рәтләндем. Миндәге авырулар хатыныма да күчте. Хәтта карындагы балага да зыяны тими калмады. Шөкер, ике бала тәрбияләп үстердек. Чернобыльчеләргә тиешле торакны зур газап белән, Мәскәү җитәкчеләренә чыгып, 2004 елда гына алдым. Хәзер Казанда яшим. Чернобыльчеләрне борчыган сораулар, проблемалар бик күп. Аларның күбесен чишәргә тырыштык. Кайсын суд аша хәл иттек. Күпләргә группа, торак алуда ярдәм итәргә туры килде.
Чернобыльчеләргә игътибар аз. Медицина хезмәткәрләре безне күргәч шакката. Янәсе, сез әллә кайчан үләргә тиеш идегез бит, әле дә исәнмени, дигән шикелле карыйлар. Чернобыльгә күбесенчә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек зур шәһәрләрдән күп кеше алынган. Татарстан районнарыннан да чакырылучылар бар. Әлки районыннан Чернобыльдә булган кешеләрнең күбесе бүген гүр иясе инде. Хәзер дүрткә якын кеше генә исән калды.
ЧЕРНОБЫЛЬГӘ СӘЯХӘТ?!
Хәзер Чернобыль атом электр станциясе энергия эшләп чыгармаса да, ташландык хәлдә түгел, анда энергоблокларда куркынычсызлыкны саклаучылар эшли. Авариядән соң фаҗига булган урыннан 30 километр радиуста кешегә кереп-чыгу чикләнгән. 2010 еллардан башлап Чернобыльдәге фаҗига булган урынга экскурсияләр оештырыла. Анда 18 яшьтән узган һәр кеше рәсми тур аша керә ала. Туристлар өчен кунакханәләр, туклану урыннары да каралган. Чернобыль атом электр станциясе зонасында урнашкан Припять шәһәрендә, мәсәлән, 2019 елда 120 мең турист кунак булырга өлгергән. Туристларга яңартылган балалар бакчасын, бер тапкыр да эшләп өлгермәгән, авариягә кадәр яңа куелган күзәтү тәгәрмәчен, башка истәлекле урыннарны күрсәтәләр. “Чернобыльдә ун сәгатьлек тур эчендә алган зыян бер сәгать самолетта очканда алган радиациягә тиң”, — дип яза туроператорлар.
Чернобыль фаҗигасендә зыян күрүчеләргә ташламалар:
Чернобыльдә зыян алу дәрәҗәсенә карап, төрле күләмдә айлык түләү.
Кеше алган зыянга бәйле рәвештә түләнә торган акча.
Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 % ташлама каралган.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә. 1986-1987 елда Чернобыльдә эшләүчеләр пенсиягә ун ел алданрак, ә 1988-1990 елларда хезмәт итүчеләр 5 елга иртәрәк лаеклы ялга чыга ала.
Хастаханә, балалар бакчасы, туклану урыннарына чиратсыз керү.
Мохтаҗларга торак алу мөмкинлеге.
Ташламалардан файдалану өчен кешенең нәкъ менә Чернобыль фаҗигасендә зыян алуы аркасында инвалидлык алган булуы шарт.)
Татарстанда Чернобыль һәлакәте китергән нәтиҗәләрне бетерүдә катнашкан 3,5 меңгә якын кеше яши.
Чернобыльдә иң радиацияле зона булып атом электр станциясе янәшәсендәге урман һәм сазлыклар санала. Радиация алган агачлар 30 минутта куе кызыл төскә кереп һәлак булган. Аларны бульдозерлар белән эттереп, шул ук урында җиргә күмгәннәр. Бу урынны “җирән урман” дип йөртәләр.
Сәхифәне Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.