• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“СӘГАТЬЛӘРЕМДӘ ТОРМЫШ КАЙНЫЙ”

“СӘГАТЬЛӘРЕМДӘ ТОРМЫШ КАЙНЫЙ”

Эпоксид сумаласы аның кулларында гүзәллеккә әйләнә. Диңгез тематикасын чагылдырган үзенчәлекле сәгатьләр ясаучы — Башкортстанның Бөрҗән районы кызы Назгөл БИКМЕТОВА турында әйтүем. Хәзер ул Уфада яши. Аның сәгатьләрен илнең төрле шәһәрләреннән заказ бирәләр. Сумаладан сәгать ясау үзенчәлекләре турында Назгөлнең үзе белән сөйләштек.

— Назгөл, эпоксид сумаласыннан эшләнмәләр ясау белән ничек кызыксынып киттең?
— Мин кечкенәдән иҗатка гашыйк. Әтиемнең дә тәэсире булгандыр. Ул сынлы сәнгать белән кызыксына, матурлыкны тоя белә. Сумала белән очраклы рәвештә таныштым. Бер ел элек әни миңа сумаладан ясалган эшләнмәләр турында мәгълүмат җибәрде. Бу үзенчәлекле шөгыль мине шунда ук җәлеп итте. Икенче көнне үк интернет кибет аша эпоксид сумаласына, кирәкле материалларга заказ бирдем. Барысын да мөстәкыйль өйрәндем, интернеттан укыдым, форумнарда утырдым. Видеодәресләр карадым. Үз хаталарымда өйрәндем. Нәрсәдер килеп чыкмаганда, әлеге эшнең осталары булган кешеләрнең эшләнмәләрен карап үрнәк ала идем. Киләчәктә минем дә шундый кабатланмас стилем булачак, үз эшемнең остасына әйләнәчәкмен, дип үземә гел кабатлап тордым.
— Беренче эшеңне хәтерлисеңме?
— Бу эш күңелемә бик якын. Беренче сәгатемне ясагач та, фотосын социаль челтәргә куйдым. Күп тә үтми аны сатып алучы табылды. Ул эшемне шедевр дип бәяләде, мине илһамландырды, канатлар өстәде. Беренче эшем Мәскәүгә китте.
— Сәгатьләреңнең үзенчәлеге нидә?
— Сәгатьләремнең үзенчәлеге — гарәп телендә язылган сүзләр, Коръәннән сүрәләр диңгез тематикасы белән кушылган. Башта сәгатьнең нигезен эшлим. Аның өслеген тигезлим. Яр буен хәтерләткән сурәт ясыйм. Моның өчен диңгез комы, үзебезнең Агыйдел елгасындагы ташларны кулланам. Аларны үзем җыям. Аннары сумала ярдәмендә “диңгез”не тудырам. Төзелеш фены белән киптерәм. Сумаланың бер каты тәүлек дәвамында кибә, аны берничә кат агызырга кирәк. Эпоксид сумаласы сыек хәлдә сәламәтлек өчен зыянлы санала. 18 яше тулмаган балаларга, авырлы хатын-кызларга аның белән эшләргә ярамый. Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, битлек һәм перчатка кияргә кирәк. Ә каткан сумала зарарсыз. Ул пыяла йә пластикны хәтерләтә. Сәгатьләремдә тормыш кайнап торганны яратам. “Диңгез”гә көймәләр җибәрәм йә аларны яр буена чылбырга куям, балыклар йөздерәм, кабырчыклар белән бизим. Кайбер сәгатькә фосфор кушам, ул караңгыда янып тора. Бу — бик нечкә ювелир эш. Зур игътибар һәм сабырлык таләп итә. Тик миңа болар барысы да ошый. Бу эшләрне башкарганда, күзләрем яна, рәхәтлек тоям, кәеф күтәрелә.
— Сәгатьләрең кыйммәт торамы? Иң үзенчәлекле заказыңны хәтерлисеңме?
— Сәгатьләрне индивидуаль заказ белән ясыйм. Бер сәгать 5-7 мең сум тора. Бәясе катлаулылыгына һәм үлчәменә бәйле. Иң үзенчәлекле заказ диаметры 50 сантиметрлы бик зур сәгать иде. Ул 18 мең сумга төште. Оригинальлеге һәм катлаулылыгы ягыннан башкаларыннан аерылып тора. Аны 3 атна әзерләдем. Нәрсәләр генә уйлап чыгармадым. Яр буенда маяк, шарлавык, урман, диңгездә йөзүче кит балыклары, сулыклар дисеңме… Киләчәктә эпоксид сумаласыннан өстәл ясарга өйрәнәсем килә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…
Безнең өй

ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…

by irekmanager irekmanager
25 апреля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru