Теплицада яшелчәләргә акканат (белокрылка) зыян салырга мөмкин. Теплицада 4-5 урынга каен дегетенә (березовый деготь) манылган тасмалар элеп куям. Исе беткән саен дегетне өстәргә була.
Кызу көннәрдә исе бигрәк тә көчле чыга, теплицага корткычлар керми. Былтыр ишек кырыйларына да буяп куйдым, акканат кермәде.
Каен дегетен җиләклеккә дә куям. Бакча җиләгенә долгоносиклар якын килмәсен өчен, бөкләнгән сварка электродларына тасмаларга кискәләнгән салфетка бәйләп, каен дегете сибәм. Моның өчен көнкүрештә кулланыла торган рулонлы коры салфеткалар уңайлы. Җәен яңгыр ява, тузан да куна, исе беткән саен яңартып торырга кирәк.
Фәнзия ӘХМӘТШИНА, Сарман районы Дүсем авылы.