• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“ЮК КЫНА НӘРСӘ ФАҖИГАГӘ КИТЕРЕРГӘ МӨМКИН”

“ЮК КЫНА НӘРСӘ ФАҖИГАГӘ КИТЕРЕРГӘ МӨМКИН”

Нурлат районыннан Рәис абый Сафиуллин 45 елга якын машина йөртә. Былтыр республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә 62 яшьлек әңгәмәдәшем иң яхшы машина йөртүче автобабай дип тә танылган иде.
— Юлда йөргәндә кагыйдәләрне истә тотарга һәм бик нык игътибарлы булырга кирәк. Юк кына нәрсә дә, әйтик, борылганда поворотникны кабызмау, зур фаҗигагә китерергә мөмкин, — ди ул. Машина озаграк хезмәт итсен өчен, аны гел карап торырга киңәш итә.
— Маен, куллану вакыты чыккан запас частьларны, түзә бит әле дип, ахыргача көтәргә түгел, вакытында алыштырырга кирәк. Капот астын ешрак карарга киңәш итәм. Элек машина ватылса, кеше үзе дә төзәтә ала иде, хәзер заманча автомобильне аңлар өчен электроника өлкәсендә белгеч булу кирәк, — ди Рәис абый.
Ул автомәктәптә 9 елга якын инструктор вазыйфасын да башкарган. Бу эш гомер өчен куркыныч булып санала, ди ул.
— 1980 елларда юлларда иркен иде. Бөтен урамга 1-2 машина булырга мөмкин. Ә хәзер бер гаиләдә икешәр машина, хәрәкәт тыгыз. Өлкән яшьтәге ханымнар да автомәктәпкә килә. Кайбер үзсүзлеләре белән эшләү аеруча авыр. Араларында үзләрен ничек өйрәтергә кирәклеген аңлатырга маташучылары да очрый, — ди Рәис абый, елмаеп. — Укытучылар, билгеле бер стаж җыйгач, “выслуга лет” белән пенсиягә чыга, ә бездә күпме эшләсәң дә, андый ташлама юк. Азга гына игътибарыңны читкә юнәлтсәң дә, юл һәлакәтенә очравың бар, куркыныч эш. Һәр кешегә имин юллар телим, — ди Рәис абый.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru