• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

“КАН ТАПШЫРГАН САЕН, БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ АЛАМ, ДИП СӨЕНӘМ”

“КАН ТАПШЫРГАН САЕН, БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ АЛАМ, ДИП СӨЕНӘМ”

Баллы чәй эчмәсәм, кан анализын биреп чыккач та башым әйләнә. 50 шәр, 60 ар тапкыр кан тапшырган донорлар ничек бернинди хәлсезлек тоймый икән, дип гел гаҗәпләнә идем.
— Киресенчә, кан тапшыргач, кәефем күтәрелә, көчем арта, — ди Россиянең мактаулы доноры Ландыш ШӘЙХЕТДИНОВА. Донор булу үзенчәлекләре турында аның үзе белән сөйләштек.
Әңгәмәдәшем тумышы белән Бөгелмәдән. Казанда яши, өч югары белеме бар, хәзерге вакытта психотерапевт булып эшли. Ул 40 яшендә, барлыгы 53 тапкыр кан һәм аның компонентларын (плазма, тромбоцит) тапшырган.

— Ландыш, беренче тапкыр кан тапшырган көнеңне хәтерлисеңме?
— Ул чакта студент идем. 2004-2005 еллар булдымы икән, “Уникс”ка кан алырга килделәр. Ул чакта бу миңа ошады. Шуннан соң донорлык белән кызыксынып киттем. Кияүгә чыгып, ике балабызны тапкан арада туктап тордым да тагын кан тапшыруны дәвам иттем. Бу миңа рәхәтлек бирә, кан тапшырган көнне җиңеллек тоям.
— Нинди кешеләр кан тапшыра алмый?
— Кан тапшырырга килгәч та, башта бармактан анализ алалар, тикшерәләр. Яңа гына чит илдә сәяхәт итеп кайткан, тән температурасы югары күтәрелгән, гемоглобины, кан басымы түбән, гәүдә авырлыгы 55 кг нан кимрәк булган, организмда ялкынсынулар ачыкланган кешеләр донор була алмый.
— Кан тапшыру озак вакытны аламы?
— Анализларың яхшы булса, ике печенье белән баллы кайнар чәй бирәләр. Шуннан соң кан тапшырырга утырасың. Республика кан тапшыру үзәгендә барлык шартлар тудырылган. Уңайлы кәнәфиләр, бар нәрсә стериль, йогышсызландырылган. Әгәр канның үзен генә тапшырасың икән, 20 минутта эшне төгәллиләр, тромбоцитларны бирү озаграк, сәгать ярымга сузылырга мөмкин. Канны венадан алалар. Һәр кан тапшырган саен, башкаларга ярдәм итә алам бит, дип сөенәм.
Сеңлем баласын бик авыр, ике көн тапты. Шул чакта күп кан югалтты. Аңа тиз арада кан салырга кирәк иде. Шул чакта кеше каны аның гомерен саклап калды. Хәзер сеңлемнең баласына 9 яшь тулды инде, шөкер. Шул вакыйганы исемә төшерәм дә, каным белән кемгәдер булышам, дип уйлыйм. Игелек эшләргә мөмкинлек биргәне өчен, Аллаһыма рәхмәт укыйм.
— Кан тапшыргач, башыгыз әйләнмиме? Организмны ничек ныгытасыз?
— Кешедә уртача 4-5 литр кан исәпләнә. Кан тапшырганда, аның 450 мл ын гына алалар. Бу — барлык канның 8 %ы дигән сүз. Ул кан, гадәттә, 72 сәгатьтә организмда тулыланып бетә. Башым әйләнгәне юк. Киресенчә, кан тапшыргач, миңа рәхәт, көч тоям.
Организмны ныгытыр өчен, күбрәк саф һавада булырга тырышам. Витаминнар эчәм. 10 елга якын телевизор карамыйм. Гомумән, безнең гаиләдә аны кабызучы да юк. Пульты кайда икәнен дә белмибез. Ирем, ике улыбызның да телевизорга исләре китми. Яңалыкларны кешеләрдән ишетеп беләм. Телевизор карамагач, буш вакыт та күбрәк кала. Бакчада эшлим. Кан составын яхшырта торган ризыкларга (әйтик, ит, гранат һ.б.) өстенлек бирәм. Диета тотмыйм. Дөрес, кан тапшырырга барырга 2-3 көн кала дөрес тукланырга кирәк. Сөтле ризыклар ашарга киңәш ителми. Майлы, борычлы, тозлы ашамлыклар кан сыйфатына начар тәэсир итәргә мөмкин. Кан бирер алдыннан тиешенчә йокларга, алкоголь кулланмаска, тәмәке тартмаска, дарулар эчмәскә кирәк. Гадәттә, иртән суда пешкән ботка ашыйм. Соңгы елларда Республика кан үзәгеннән мине үзләре кирәк чакларда чакыртып алалар.
— Сез — Россиянең мактаулы доноры. Нинди ташламалардан файдаланасыз?
— Кан тапшырып чыккач, ашауга 990 сум компенсация түләнә. Моннан тыш ике көн ял бирелә. Аның берсе кан тапшырган көн булып санала. Икенчесен кеше ел дәвамында үзенә кирәк вакытта алырга хокуклы. Үз гомерендә 40 тапкыр кан бирүчеләр мактаулы (почетный) донор исеменә тәкъдим ителә. Аларга “Мактаулы донор” дигән күкрәк тамгасы тапшырыла. Ел саен өстәмә ял, чиратсыз медицина ярдәме алу мөмкинлеге, елына бер тапкыр 17 мең сум тирәсе түләү каралган.
Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.

“ДОНОРНЫҢ ҺӘРБЕРСЕ КАДЕРЛЕ”
Республика кан үзәгеннән:
— Кан һәм аның компонентлары төрле максатларда кулланыла: онкологик авырулы кешеләргә кирәк булганда, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә, операцияләр вакытында кан югалтканда, яңа туган сабыйларга ярдәм кирәк чакта, канны алыштырырга туры килгәндә. Донорның һәрберсе кадерле. Ләкин тискәре резуслы беренче төркем канга ихтыяҗ тагын да зуррак. Чөнки ул универсаль донор булып санала. Кичектергесез хәлләр вакытында мондый канны, төркемгә карамастан, теләсә кайсы кешегә салырга мөмкин. Аерым кан төркеме, аның компонентлары кирәк булганда, игълан бирәбез. Гомумән, безнең рәсми сайтта донор светофоры дигән әйбер бар. Аңа карап, кеше бүген нинди кан төркеменә ихтыяҗ бар икәнен ачыклый ала.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru