Без булачак ирем Нияз белән бер авылда туып, беренче сыйныфтан бергә укыдык. Әниләребез дә бергә почтада хат ташучы булып эшләде. Шул чакта ук: “Әнә, бәләкәй генә Дилара, үзе чаклы сумка күтәреп, газета тарата”, — дип, Ниязга да почта өләшү өчен урам бүлеп биргәннәр.
1978 елның 6 ноябрь кичендә бәйрәм концерты тәмамлангач, сыйныфташлар белән кайтырга чыктык. Сөйләшеп, көлешеп, үзенең урамына борылырга онытып, безнең капка төбенә җиткәч кенә исенә килде Ул. Егет кеше ничек болай гына борылып китсен инде! “Классташ, әйдә, бераз сөйләшеп йөрик”, — дип (әйтерсең моңарчы сөйләшмәгән), капка келәсен тотты. Юк-бар сөйләшеп, бер сәгатьләп вакыт үтте. Мин күңелемдәге хисләрдән очкалый башлаган күбәләкләрне күңел сандыгына бикләргә тырыштым. Ник дисәгез, Нияз — чибәр егет, ә мин үземне чибәрләр рәтенә кертми идем. Ә Ул өенә кайтып җиткәнче: “Бер сыйныфта укып, нишләп Аны күрми йөрдем икән?” — дип шаккаткан.
Көзге каникулдан килгәндә сыйныфтагы кызларның башында тик бер генә сорау булган: “Ничек шундый егет Диларага күз төшергән?”
Менә шулай итеп, 1985 елда өйләнешеп, 34 ел бер коллективта мин — укытучы, Ул мәктәп директоры булып эшләп, ике ул, өч онык үстереп, алтмышка җиткәч, туган авылыбызга кайтып, Аллаһка шөкер, бергә яшәп ятабыз.
“Мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан кайтмассың”, — диләр. Мин дә “принц” “пәп” иткәч, “принцесса”га әйләнгәнмендер инде.
P.S. Рус мәктәбендә эшләгәч, гадәт буенча, хәзер дә ул — Анасовна, мин — Ильгизыч дип дәшәбез.
Дилара ГУЛУМОВА, пенсионер-укытучы, Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы.