Алмаз ХӘМЗИН, җырчы:
— Совет армиясендә 1969-1971 елларда хезмәт иттем. Шул елларны әле дә сагынып искә алам, курортта яшәдем бит! Грузиядә ракета гаскәрләренең космик частенда хезмәт иттем. Сейф ачкычлары, печатьләр — барысы да кесәдә йөрде. Яшерен мәгълүмат саклангач, өчәр-дүртәр катлы ишекләрдән йөрдек, тәрәзәләр дә пәрәвез шикелле иде.
Армия белән бәйле вакыйгалар күп минем. Иң кызыгы — алар һич онытылмый икән. Менә шуларның берсен сөйлим әле.
Частьта утырганда, Илһам абый Шакировка охшатып, “Кара урман”ны җырлап җибәрдем. Озак та түгел мине машбюрога чакырдылар. Килсәм, командир хатыннары утыра.
— Кайсы телдә җырлыйсың? — диләр.
— Үз телемдә, татар телемдә, — дим.
Җырлавымны сорадылар, тәмле чәй белән сыйладылар. Бераз вакыт үткәч, часть командиры хатыны тагын чакырта:
— Безгә Тбилисидан генераллар кунакка килергә җыена. Аларга теге матур җырыңны җырларсың әле. Сиңа дип махсус костюмнар алдык. Татар дустыбыз дип таныштырырбыз, — диде.
Башта аптырап калдым. Аннан рәхәт булып китте, чын күңелдән җырладым! Туган җирдән еракта, башка халыклар каршында татарча җырлау — бик мәртәбә, горурлык ул. Беренче тапкыр армиядә шуңа инандым.
Әйе, безнең заманда армиядә булу егетлек тә, дәрәҗә дә иде. Мәсәлән, улыма андый бәхет тәтемәде, чөнки заман башка иде. Без бит чын күңелдән хезмәт иттек. Ватан төшенчәсе бик зур мәгънәгә ия иде. Халык өчен бөтен шартлар, тотрыклылык бар, ил көннән-көн үсә. Армиядән кайткан кешегә барлык ишекләр ачык… Без бит хыялый булып үстек, бөтен егет космонавт буласы килү теләге белән янды. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Кыйммәтләр үзгәрде, тормыш та икенче…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.