Татарстанның халык артисты Резидә ШӘРӘФИЕВА — татар эстрадасының үзенчәлекле тавышлы һәм бик матур киенүче йолдызы.
— Киемнәрне элек үзем тегә идем. Хәзер тегүчеләребез күп, Чаллыда үземнең тегүчем бар. Ә баш киемнәрен күлмәгемә туры китереп үзем тегәм. Яшь чагымда кигән күлмәкләрем хәзер дә ярый. Аларны ташламадым, беркемгә дә бирмәдем. Киемнәремдә энергетикам яши. Хәзер дә алып киям, — ди җырчы.
“КЕШЕ БУЛГАН ҖИРДӘ ҖЫРЛАМЫЙ ИДЕМ”
— Сөйләшүебезне туган як, балачактан башлыйк әле. Җырлау сәләте сезгә кемнән күчкән?
— Без — дүрт бала, әби-бабай тәрбиясе бик көчле булды, бәлки, җыр-моңга, татар теленә мәхәббәтне алар уяткандыр. Авылның икенче очында яшәгән әбиләргә чиратлашып кунарга бара идек. Әби-бабай — гомерләрен белем бирүгә багышлаган укытучылар. Китап укыгыз әле, тыңлыйсым килә, дип безгә китап укыталар иде. Кычкырып укыйбыз, имеш, әбинең күңелен күрәбез. Ә ул безнең тел байлыгын шулай арттырган. Иртән йокыдан радио уята иде. “Өфе сөйли” дип башлана иде ул. Аннан 20 минут концерт бара, соңрак “Татарстан” радиосы кушыла. Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырларын тыңлап үстем. Әтиебез бик матур итеп гармунда уйный иде. Аның эштән кайтканын дүрт күз белән көтеп ала идек. Аннан өйдә “сораулар буенча” концерт башлана. Менә шулар барысы да күңелемә тупланып, хәзер моң булып агыла торгандыр.
— Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
— Җырчы булырга теләү күңелнең яшерен җирендә, бәләкәйдән йомарланып яткандыр. Кеше булган җирдә җырламый идем. Мәктәптән кайткач, әтинең гармунын алып, төрле көй чыгарып, шуңа кушылып җырлый идем. Берәрсе керсә, шып булам. Җиденче сыйныфта укыганда, әниләр бәйрәмендә бер җыр җырлаганым истә калган. Авыл халкы шаккаткан, әнигә: “Дамира, кызың ябык, озын, ул калын, моңлы тавыш каян чыга икән?” — дигәннәр. Шуннан мәктәптә төрле чараларда катнаша башладым. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә көллиятенә укытучы һөнәрен үзләштерергә укырга кердем. Шунда җырларга йөрдем. Ул елларда, укып бетергәч, төрле төбәкләргә билгелиләр иде. Мине Чирмешәнгә билгеләделәр. Әмма укытучыларым мине үзебезнең төбәккә укытырга җибәрде. Шул вакытта рәсем белән “җенләндем”. Бер кыз белән Казанга рәссам-бизәүче һөнәренә укырга кердек. Анда укыганда “Саз” төркеменә җырчылар җыйдылар. Мин дә эләктем. Шул вакытта: “Әйдә, консерваториягә кертәм, матур җырлыйсың”, — дип тәкъдим ясаучы ансамбль җитәкчесен дә тыңламыйча, Чаллыга рәссам булырга юл тоттым. Рәссам-бизәүче һөнәре буенча укырга кердем. Әмма җыр күңелеңә салынган икән, аны яшереп яткырып булмый. Шәһәр буенча үткәрелгән сайлап алу чарасында катнашып, беренче урынны алдым. Бу миңа җыр дөньясына кереп китәргә зур этәргеч булды.
“ИКЕ ТАКТАГА БАСЫП ЧЫГЫШ ЯСАДЫК”
— Сезне халыкка кайсы җырыгыз Резидә Шәрәфиева итеп танытты?
— Илдар Гомәров иҗат иткән “Синсез яшәү — яшәү түгел ул” җыры зур казаныш алды. Халкым күңелен шуның белән яуладым, дип уйлыйм. Беренче альбомымны “Заман” егетләре, Мөхтәр чыгарды. Аны бик озак җырлап йөрдем.
— Резидә, Равил Галиев белән бик күп концертлар куйдыгыз. Яңадан бергә эшләү теләге юкмы?
— Равил белән аерылып торганыбыз юк та диярлек. Без гел бергә, дип әйтер идем. Былтыр да концертларыбызны яраткан тамашачыларыбызга тәкъдим иттек. Быел исә яңа концерт программасына тулы көч белән әзерлек бара. Мин башка кеше белән концерт куйган очракта да, анда Равил бар. Чөнки хәзер тамашачылар безне бергә күрергә өйрәнгән, аерым-аерым кабул итә дә алмыйлар. “Равил нишләп сезнең белән түгел? Сез бергә тулы, хисле, җылы, бербөтен”, — диләр. Димәк, без бер-беребезгә кирәк.
— Җырларны сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез: сүзенәме, көенәме?
— Минем өчен җыр матур булырга, халык күңелендә ниндидер тәэсир калдырырга тиеш. Әлбәттә, беренче сүзенә игътибар итәм. Шигыре мине уятса, елатса һәм көй белән тәңгәл килсә, бу инде минем җырым. Кайбер җырларны тыңлыйм да утырып елыйм. Җырларны яңа күлмәк белән чагыштырыр идем. Аны тизрәк халыкка, тамашачыга ишеттерәсе, уртаклашасы килә.
— Гастрольләр вакытында күңелсез хәлләргә юлыкканыгыз булдымы?
— Гастрольләрдә бик күп йөрибез. Бервакыт әллә нинди борма юллар аша, паромнар белән Екатеринбургка бардык. Бер дә йокламадык, иртән барып җиттек. Ә кичкә концерт куясы. Әллә йокламаганга, әллә туңганга, тавыш беткән. Мәдәният йортына барып кердек. Карасак, ремонт бара булса кирәк, ике өем ком тора. Сәхнәгә ике такта салганнар, шунда басып чыгыш ясадык. Үз хәлебезне үзебез генә белдек.
Омскида булган бер кызык хәлне дә сөйләп үтим әле. Соң гына кунакханәгә барып кердек. Хатын-кызлардан үзем генә, калганы ир-атлар. Алар — үз бүлмәләренә, мин үз бүлмәмә кереп урнаштык. Төнге сәгать өчләр тирәсе, бер мәлне янгын сигнализациясе эшләмәсенме! Егетләрнең ишекләрен шакыйм, бикле түгел. Уятырга тырышам, кул гына селтиләр. Киемнәремне тиз генә җыйдым да аскы катка йөгердем. Вахтерлар “учебный” сигнал икәнен хәбәр итте.
“ЙОКЛАГАНДА ГЫНА ТИК ЯТАМ”
— Кызыгыз үсеп килә. Сездәге сәләт аңарда кабатланмыймы?
— Кызым Зөләйхада сәләт бар, әмма теләге юк. Кечкенәрәк чакта “балалы солянка”ларда катнаштык. Әмма анда җырларга да ялынып сорагач кына ризалашкан иде.
— Резидә, сез бер дә үзгәрмисез. Гәүдә матурлыгы өчен спорт белән шөгыльләнәсезме? Моның сере нидә?
— Иртә-кич битемә массаж ясыйм, битлекләр кулланам. Аларның рецептын интернеттан алам. Ә гәүдә, тән өчен сулыш гимнастикасының файдасын күрәм. Әле йоганың бер төре — сузылу (растяжка) белән шөгыльләнә башладым. Хәрәкәттә — бәрәкәт, дигән мәкаль миңа туры килә. Йоклаганда гына тик ятам (көлә).
Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА.