Авылда халык мал асрамый, дибез. Асраган яклар да бар. Мәсәлән, Кама Тамагы районының Олы Салтык авылында һәр йортта диярлек берничә сыер. Өч көтү чыга. Туксан хуҗалыклы авылда 400 дән артык савым сыеры исәпләнә. Әле баш санын һаман арттыралар икән. Бу хакта ишеткәч сөендем: була икән бит. Тик авылда яшәүче Гөлсирин һәм Айнур Сафиннар белән танышкач, кәеф кырылды. Яшь фермерлар эшләрен киңәйтү өчен кайчаннан бирле җир рәсмиләштерә алмый.
“БАБАМ АТАКЛЫ МУЛЛА БУЛГАН”
Олы Салтыкта халык бик тырыш, әйткәнемчә, бер-берсе белән ярыша-ярыша мал асрыйлар. 60-70 яшьтә дә дүрт-биш сыер тоту биредә гадәти хәл.
— Бүген дә бер гаилә нәселле сыерлар алырга китте, — диде Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин. — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының программасы эшли бит. Дәүләт сигез баш сыер алу өчен 400 мең сум акча бирә. Аның бер шарты бар: биш елда сыер саны кимемәскә тиеш. Инде бу программада өч кеше катнашты. Тагын теләк белдерүчеләр бар. Бездә халык мал асрап көн күрә.
— Авылда яшьләр күпме әллә? — дим авыл җирлеге башлыгына.
— Алай димәс идем, урта яшьтәгеләр, пенсионерлар — барысы да терлек асрый.
— Игенне, печәнне сатып алалармы?
— Әйе. Берничә гаилә үзләренең пай җирләрен эшкәртә. Тагын бер фермер бар, аның мөгезле эре терлек саны йөздән артык.
Сафиннар — авылның иң яшь гаиләсе, хәләл көчләре белән тормыш итәләр. Ике кыз үстерәләр: Әминә белән Әдилә Олы Салтык балалар бакчасына йөри. Гөлсирин һәм Айнур җиде ел элек гаилә корган. Айнур — райондагы янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче, Гөлсирин авылдагы “Август” оешмасында лаборант булып эшли икән. Чын авыл кешеләре: күп итеп мал-туар асрыйлар, яңа каралты салып куйганнар.
— Үзебезнең пай җирләрен алып, шуны эшкәртәбез, — диде Айнур. — Тракторым бар, фермерлык эшендә техникасыз булмый. Әле умарта да тотабыз, бабабыз умартачы иде. Хәзер аның шөгылен мин дәвам итәм.
— Ничә умартагыз бар?
— Кайчандыр утыздан күбрәк иде, быел уннан артык оя гына калды. Безнең якта бал кортлары күп үлә. Узган ел күрше авыл егетенең 70 оя бал корты үлде. Кырларны агулыйлар, ашлыйлар. Менә нәтиҗәсе…
Айнур әле күрше Яңа Сала авылы мәчетендә имам булып та тора. Дөрес, анда көн саен бармый, шулай да Аллаһ йортындагы бөтен эшләрне барлап, тиешенчә үтәргә тырыша.
— Бабам Сафа тирә-якка атаклы мулла булган, — дип дәвам итте Айнур. — Дингә тартылуым шуннан киләдер. Апас аграр көллиятендә белем алганда, иптәш егет белән намаз укый башладык, мәчеткә йөрдек. Әлегә дини белемем юк, ләкин андый ният, теләк бар. Районыбызның имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин белән якыннан аралашабыз. Ул безнең авылда яши, белемле, бик яхшы күңелле кеше. Аның да пай җирләре бар, кыр эшләрен бергә башкарабыз. Сөйләшүебез гел дин тирәсендә була, аңардан күп нәрсәгә өйрәнәм.
Гөлсирин исә Кукмара кызы, югары белеме бар. Айнур кебек үк намазда. Ир белән хатынның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте күзгә ташланды.
— Кукмара кызы Кама Тамагына ничек килеп чыкты, кайда таныштыгыз? — дидем Гөлсирингә.
— Казанда бер дини кибеттә сатучы булып эшли идем, Айнур шунда кәләпүш алырга керде. Сөйләшеп киттек, телефонымны сорады. Бер ел шулай аралашып торганнан соң өйләнештек. Айнурның Олы Салтыкта яшәгәнен белә идем, авыл тормышы куркытмады. Үзем дә авыл баласы бит.
“БЮРОКРАТИЯНЕ ҖИҢЕП БУЛМЫЙ”
Сафиннарның хыялы — зур фермер булу. Бер карасаң, моның өчен киртә дә юк кебек: бүгеннән үк тугыз сыерлары бар, каралтылары да зур гына. Тик яшь гаиләнең моның белән генә чикләнәсе килми: дәүләттән грант алып, эшләрен киңәйтергә телиләр. Иң беренче чиратта яңа ферма бинасы төзергә кирәк, ә авылда бу тыела. Закон буенча, ферма авыл территориясеннән ким дигәндә 100 метр читтә булырга тиеш. Ә Олы Салтыкның авыл башында, нәкъ менә Сафиннар йортыннан ерак түгел иске парк җире бар. Айнур шул җирне арендага алырга тели.
— Ул җирдә иске корылмалар бар, шуның өчен рәсмиләштереп булмый. Ике ел була инде, һаман документларның очына чыга торган түгел, — диде Айнур. — Авыл җирлеге башлыгы да, район авыл хуҗалыгы идарәсе дә белә. “Тукта, булыр”, — диләр дә шуның белән бетә. Йөреп-йөреп карыйбыз да кул селтибез…
Бу мәсьәлә буенча Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев белән сөйләштем. Җитәкче Сафиннарны яхшы белә булып чыкты.
— Айнурга муниципаль җирдән утыз гектар бүлеп бирдек. Ә ул ферма төзергә хыяллана торган җирдә иске корылмалар бар. Алар заманында “Татагролизинг” оешмасы карамагында булган. Ул корылмалар эшкә яраксыз, тик аны сүтәргә хакыбыз юк. Закон шулай куша. Югыйсә “Татагролизинг” оешмасы җитәкчелеге каршы түгел, алар бит инде монда эшләми. Хәзер ул биналарның яраксыз икәнен закон нигезендә расларга кирәк. Әлегә документлар район прокуратурасында ята. Аннан соң ул Кама Тамагының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына, шуннан РФ Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Кама Тамагы районы идарәсенә китә. Иң кызыгы һәм кызганычы — документлар икешәр тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш…
— Ул биналарның яраксыз икәнен расларга күпме вакыт кирәк булачак? — дим.
— Әйтә алмыйм. Район прокуратурасында бер ел була инде, тегеләрендә тизрәк. Зинһар, дөрес аңлагыз, без уйлап чыгарган әйбер түгел. Законнарны үзгәртергә кирәк, бөтен бәла шунда.
Районда грант ала алмаган яки җирләрен теркәгәндә киртәгә очраган фермерлар тагын бар икән.
— Район башлыгы фермерлар яклы, — диде җитәкче. — Әле менә бүген генә бер гаилә белән очраштык. Алар да кәгазь боткасына кереп чумган. Ул бит читтән караганда гына җиңел кебек. Эшли башлагач, бер-бер артлы киртәләр туа. Айнур Сафинга килгәндә, быел ул барыбер грантка дәгъва кыла алмый, чөнки исемлек билгеле. Киләсе елга җитешеп булмасмы, шуңа өметләник. Тырыш гаилә, андый яшьләрне күреп сөенәбез. Бездә алар шактый, барысын да күз уңында тотарга тырышабыз.
…Авылларны сакларга кирәк, дибез. Җитәкче булсам, иң беренче Сафиннар кебек гаиләләрне барлар идем. Бюрократиядән азат итеп, үз эшләрен башлар өчен мөмкинлек тудырсаң, алар таулар күчерәчәк, башкалар өчен дә үрнәк булырлар иде. Ни кызганыч, бездә барысы да сүздә генә кала шул.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.