Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә мондый спектакльне күргәнем юк иде әле. Елатты, елмайтты, уйлатты да бу чыгышлар. “Ай-ли, замана…” спектаклен Тинчурин театрында физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар шөгыльләнә торган “Могҗиза” студиясенә йөрүчеләр куйды. Шунысы да үзенчәлекле: спектакльдә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Кайбер гаиләләр белән якыннанрак таныштык.
“АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ СЫНАВЫ ДИП КАБУЛ ИТТЕК”
Якуповлар гаиләсе Теләче районыннан. Алар ике бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары Айратка 21 яшь.
— Улыбыз җитлекмичә туды. 7 айга кадәр башка балалар кебек үсте, аннары үсешендә кимчелекләр күзәтелә башлады. 1 яшь тә 3 айда балабызга ДЦП диагнозы куйдылар. Ул чакта бу авыруның нәрсә икәнен белми идем әле. Интернет юк. Хастаханәләргә, тернәкләндерү үзәкләренә йөри башлагач, безнеке шикелле балаларны күреп, ниләр кичерергә туры киләсен аңладык. Моны Аллаһы Тәгаләнең сынавы дип кабул иттек, — дип сөйли Айратның әнисе Люзия апа.
Алар балаларын савыктыру өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларга шөгыльләнү урыны булдыруны сорап, берничә әти-әни район башлыгына мөрәҗәгать иткән. Инде берничә ел райондагы “Батыр” спорт комплексында ЛФК төркеме эшли. Айрат шунда бочча спорт төре белән шөгыльләнә.
— Башта кул көрәше белән кызыксынган иде. Тик бу имгәнү куркынычы зур булган спорт төре санала. Шуңа да боччаны сайладык. Анысында туплар атып уйныйлар. Бочча паралимпия уеннарына кергән. Анда хәтта урын өстендә ятучылар да катнаша. Айратның уңышлары сөендерә. Республика күләмендәге ярышта ул 3 нче урынны алды. Россия беренчелегендә катнашып, бишлеккә керде, — дип сөйли әнисе.
Күнекмәләрен ныгытыр өчен, Теләчедән Казандагы “Ярдәм” мәчетенә килеп йөри.
Айрат — кечкенәдән китаплар укып үскән бала. Хастаханәдә ятканда еш кына әнисе белән әкиятләр, шигырьләр укый торган булганнар. Күрәсең, әдәбиятка мәхәббәт шул вакыттан ук сеңгәндер.
— Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә Люция Әблиеваның әни турындагы шигырен укып, беренче урын алганнан соң, әсәр авторы безне социаль челтәрдә эзләп тапты. Улыбызның сәләтен үстерергә тәкъдим итте. Безне артист Зөлфия Вәлиева белән таныштырды. Ул исә Тинчурин театрында “Могҗиза” студиясе барлыгын әйтте. Шуннан соң без һәр атна районнан Казанга сәхнә серләрен үзләштерергә килә башладык, — дип сөйли Люзия апа. Бу юлы спектакльдә алар ире белән җырлады, Айрат шигырь сөйләде.
Егет кечкенәдән бик актив булган.
— Балалар бакчасының нәрсә икәнен беләсем килә дигәч, анда да йөртеп алдык. Мәктәптә дә дистант рәвештә укырга теләмәде. “Сыйныфташларым белән күрешәсем килә”, — дип көн дә укырга йөрде. Иҗадый бәйгеләрдә актив катнаша. Кеше белән аралашырга ярата. Шул ук вакытта теләсә кемгә күңелен ачып салмый. Бик сак, игътибарлы, — дип сөйли улы турында Люзия апа. Якуповлар өмет өзми. “Киләчәктә улыбыз тормышта югалып калмасын иде, дип тырышабыз”, — диләр.
“КЫЗЫМ БЕЛӘН СӘХНӘГӘ ЧЫГАРГА ТЕЛӘГӘН ИДЕМ”
Казаннан Ралина әнисе Руфия ханым белән спектакльдә дуэт башкарды.
— Сәхнәгә чыккач, кызым бик каушый иде, чөнки прожектор, якты утлар күзләрен чагылдыра. “Әни, мин берни күрмим, алга таба очам сыман”, — дип әйтә иде. Бу юлы аның белән җырларга чыккач, кызымның хәлен аңладым. Чынлап та, күзне чагылдыра, каушата икән. Кызым исә “Могҗиза” студиясенә йөри башлагач, сәхнәгә ияләнде, куркуын җиңде, — дип сөйли Руфия ханым Гатауллина.
Ралина — аларның беренче кызлары.
— Кызыбыз вакытыннан алда туды. Ул озак кына кувезда ятты. 40 көнлек чагында күзенә беренче операция кичерде. ДЦП диагнозы куйдылар. Ул вакытта моның нәрсә икәнен күз алдына да китермәдем. Үсә-үсә балабызның мөстәкыйль йөри алмавын, башкалардан аерылып торганын күреп, бик борчылдык. Депрессиягә бирелмәскә ирем, туганнарыбыз ярдәм итте, — дип искә ала Руфия ханым. Алар дәвалауның төрле алымнарын кулланып караган. Кырымга тернәкләнү үзәгенә баргач, 2 яшь ярымда балалары беренче тапкыр йөреп киткән.
— Әй ул чактагы сөенүләребез! Ралинаның җырларга яратканын сизеп, музыка мәктәбенә бирдек. Әтисе дә аның белән шөгыльләнә, бергәләп репетиция ясыйлар. Кызым белән бергә сәхнәгә чыгу теләгем бар иде. “Могҗиза” студиясе хыялларны чынга ашырды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Ралинага 16 яшь. IX сыйныфны тәмамлаган. Кыз бик үҗәт, тырыш, яңалыкка омтыла. Туризм буенча белгеч йә бухгалтер һөнәрен үзләштерергә тели.
Икенче баласын Руфия ханым 40 яшендә тапкан.
— Икенче балабызны алып кайтырга бик курыктым. Сәламәтлеге өчен дә борчылдым. Кечкенә сабый да булгач, олы кызыбызны ничек карарбыз дип тә уйладым. Шөкер, янәшәбездә терәк туганнарыбыз булды. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, — ди әңгәмәдәшем. Ул үзе дә мәктәптә физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны укыта.
— Мондый үзенчәлекле балаларга белем бирү белән бергә, социумга җайлашырга, яшьтәшләре алдында үзләрен ким хис итмәскә өйрәтергә тырышабыз, — ди Руфия Гатауллина.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Кәрим Тинчурин театрында 2019 елдан бирле физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе эшли. Бу эш “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар белән шөгыльләнәләр, аларны сәхнә серләренә өйрәтәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллин. Театр студиясенә 15 кә якын бала йөри. Рус милләтеннән булган балалар да биредә татарчага өйрәнә.