Җырчы Айгөл ЗАКИРҖАНОВА кечкенәдән үзен җырчы итеп күз алдына китерә. Театр артисты да буласы килә аның. Рольләргә бүлеп, диалог рәвешендә әсәрләр яза хәтта. Сүзләрен күршедәге бала-чагага бүлеп биреп, спектакльләр куялар.
— Балачакның күп вакыты әбиләремдә узды. Ул чаклар сагынып сөйләргә генә калды, — дип искә ала Айгөл. — 5 яшьтә тәүге тапкыр сәхнәгә чыкканым исемдә. Беренче гонорарым — перәннек, кәнфит. Авыл халкы тавышымны бик яратты. “Бу кыз чын артист булачак”, — дип шул чакта ук юрап куйганнар иде.
“ТӘРТИПСЕЗ БАЛА ИДЕМ”
Айгөл Баулы районы Татар Кандызы авылыннан. Әтисе Миргалим абый электрик булып эшләгән. Әнисе Тәнзилә апа 42 ел балалар бакчасында мөдир, тәрбияче вазыйфаларын башкарган. Хәзер икесе дә лаеклы ялда.
— Әти-әни авылда яши. Тәмле ашлары, җылы сүзләре белән каршы алып, күчтәнәчләр төяп озатып калалар, — ди Айгөл. — Әти биш вакыт намазын калдырмый. Ике бала тәрбияләп үстерделәр: сеңлем Ландыш та Казанда, гаиләле. Кечкенәдән эш тәртибен белеп, өйрәнеп үстек. Бик сагынсак та, гел кайтып йөреп булмый… Алай да ике айга бер кайтып килергә тырышам.
— Мәктәпне тәмамлауга, сәнгать юлыннан киттеңме, Айгөл?
— Әлмәт музыка көллиятенә академик вокал бүлегенә укырга кердем. Опера җырчыларының тавышын кемдер яратып та бетерми. Шуңа көн-төн Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновларның җырларын тыңлап, үзлегемнән эстрадада җырларга өйрәндем. Аннан 2007 елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетына читтән торып укырга кердем. Белгечлегем — театр, телевидение һәм кино режиссеры.
— Балачакта гел хастаханәдә яттым, дигәнеңне хәтерлим.
— Шук, шаян идем. Мәрхүмә әбиләрем: “Син җирдән түгел, малайлар кебек, коймадан гына йөрдең”, — ди иде. Гел егыла, имгәнә идем, тәнемдә күгәргән эз бетеп тормады. Кыскасы, бик тынгысыз, тәртипсез бала идем. Мине тыңламаганы өчен, песинең колагын кайчы белән кискәнем булды хәтта. Бүтән өйгә кермәде инде ул, качып йөрде. Кичен никтер гел аякларым сызлый иде, үлән суларында утырганым хәтердә. Балачактан эч, ашказаным авыртып та хастаханәләрдә күп яттым.
“ҺӘР ЧЫГЫШЫМНАН КИМЧЕЛЕК ЭЗЛИМ”
— Сәхнә тормышың кайсы җырчылар төркемендә башланды?
— 2007 елда Казанда институтка укырга кергәч, “Аксу” продюсерлык үзәгендә эшли башладым. Анда мине җырчы Наил Табанаков белән таныштырдылар. Ул — автор-башкаручы, бик күп җырлар авторы. Беренче җырыма Наил көй язды. “Аксу”да эшләгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шаян җырлар тупланган дисклар чыгардык. Минем башкаруда “Ак каен”, “Яфрак бәйрәме”, “Яңа ел” дигән җырлар керде.
Наил белән эшләгән елларны сагынып искә алам. Беренче ирем белән дә аның төркемендә таныштым. Ул анда гитарада уйный иде. Атнасына дүртәр тапкыр чыгыш ясап йөрдек, репетицияләрдән кайтып кермәдек.
— Эстрадада хәзер көндәшлек тә бик зур.
— Бер кешегә дә беркайчан көнләшеп караганым булмады. Кешенең моңы, тавышы, сәләте бар һәм ул шул юлны сайлаган икән, җырласын. Күбрәк халык җырларын яңартсыннар иде.
Хәзер танылу авыр. Барысы да акчага терәлеп кала. Сәләт, зәвык белән популярлык казансак иде. Сәхнәдә чын сәнгать кешеләре генә булырга тиеш, дип уйлыйм. Җырларыма карата бик таләпчән мин, үземә дә тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Һәр чыгышымнан кимчелек эзлим. Нинди эшкә алынсам да, план төзеп башкарам. Төгәллек яратам.
— Концертлар куясыңмы?
— Авылларга бик йөргәнем юк. “Солянка”ларда катнашам, Сабантуйларда чыгыш ясадым. Быел иҗатыма 15 ел тула. Алла боерса, автор-башкаручы, көйләр язучы буларак Казанда концерт оештыру нияте белән янып йөрим. Күп җырларымны танылган, яшь җырчылар башкара. Аларны да концертымда күрәсем килә.
“ӨШКЕРҮ СӘЛӘТЕМ БАР”
— Айгөл, өшкерү сәләтең бар дип ишеттем…
— Беренче иремнән аерылгач, укуымны дәвам итү өчен, 2 яшьлек баламны әти-әнигә калдырып китәргә туры килде. Кечкенә чакта бала еш чирли бит. Фотография аша өшкереп, аны савыктыра идем. Өшкерү сәләте миңа әбиләрдән бирелгән. Алар догалар укырга өйрәтте. Догалар укып, аларның рух-шәрифләренә багышлыйм. Мәчеткә йөрим, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышам.
— Хәзер өшкерәсеңме?
— Танышларымны өшкергәнем булды. Тик аннары үз халәтемә кайту авыр. Шуңа бу сәләтемне кулланмыйм. Кыен булганда, авыртканда үземне өшкерә алам.
— Сиңа карап, 16 яшьлек улың бар, димәссең…
— Улым Татар Кандызы авылында IX сыйныфны тәмамлады. Элек мәктәп унберьеллык иде, балалар саны азайгач, тугызъеллыкка калды. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә яңа җырымны башкардым. Улым тормышын спорт белән бәйләргә тели.
— Әтисе белән элемтәдә торалармы?
— Аллага шөкер, аралашалар. Телефоннан гына инде, очрашып сөйләшкәннәре юк. Балага әти кирәк.
— Беренче карашка син турырак, коры, бераз усал тоеласың. Икенче яктан, күңелең нечкә кебек.
— Мин — гап-гади авыл баласы. Беркайчан борынымны күтәргәнем булмады. Андыйларны яратмыйм. Күпләр, кырыс, усал, дип бәяли. Кешеләргә карата мин һәрчак ачык. Юлбарыс елында, Кучкар йолдызлыгында туганга күрә, мин тик тормый торган, түземсез, максатчан кеше. “Вакытны ашыктырма”, — ди миңа күпләр. Ачык булсам да, бөтен эч серемне сөйлим дигән сүз түгел. Әнием, әнинең сеңлесе, бертуган сеңлем һәм тагын бер-ике иптәш кызым белән серләшергә мөмкинмен. Иң якын сердәшчем — көзгем.
— Айгөл, үкенечләр турында сүз кузгатсак…
— Иң зур үкенечем — баламны 2 яшендә авылда калдырып, Казанга китүем. Югары уку йортында укырга, кеше булырга кирәк, дип чыгып киттем. Гастрольләр, төрле җирләрдә җырлап йөрдем, күп җырчыларда концерт директоры булып эшләдем. Баулы белән Казан арасы ерак. Шуңа баланы әти-әни карамагында калдырып китәргә туры килде. Улымның ничек үскәнен, балачак вакытларын бик күрергә насыйп булмады. Ике айга бер генә кайтып, анда да дүрт-биш көнгә генә… Балачак хатирәләрен әнием сүзләреннән генә беләм. Баламны ташламадым, мөмкинлек чыгуга, кайту ягын карадым. Ул үсә-үсә барысын да аңлады. Шулай кирәк, дип кабул итте. Үзе дә җырчы булуым белән горурлана, шатлана.
— Белүемчә, син хәзер ялгыз түгел?
— Кабат кияүгә чыгып, матур гына тормыш башладык. Улым тиздән, Алла боерса, безнең янда булачак. Бергә тату гаилә булып яшәрбез, дигән өметтә калам.
Лилия ЙОСЫПОВА.