Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында яшәүче Таракановлар гаиләсе 7 мең бытбылдык асрый.
— 2018 елда улым Александрга 14 яшь вакытта, ул үзмәшгуль булып теркәлде һәм бытбылдык асрау белән шөгыльләнә башладык. Иң яшь үзмәшгульләрнең берсе иде ул, — дип искә ала гаилә башлыгы Петр ага.
Бытбылдык йомыркаларын танышлары аша Ростовтан кайтарталар. Үз акчаларына махсус читлекләр, җайланмалар, инкубатор сатып алалар.
— Башка кош-кортлар белән чагыштырганда, бытбылдык асрау отышлырак булып тоелды. Беренчедән, алар ике ай дигәндә суярлык булып өлгерә, икенчедән, көн саен йомырка сала, өченчедән, аз ашый, бер бытбылдыкка 37 грамм катнаш азык җитә, алар читлектә үсә, кунакча кирәкми, урамга чыгарсаң, очып китәргә мөмкиннәр. Аннары бытбылдыкның итенә, йомыркасына да ихтыяҗ зур. Ул файдалы, диетик булып санала, — ди Петр ага.
Бытбылдык итен элек патшалар гына ашаган, диләр. Йомыркасы цинк, селен, магний, тимер кебек минералларга, витаминнарга бай. Хәтта йомырканың кабыгы да анемия, рахиттан файдалы.
— Үзем дә көн саен иртән 5 бытбылдык йомыркасын чи килеш эчәм. Бу миңа көн дәвамына җитәрлек энергия бирә. Миңа кайсы көнне 18 әр сәгать эшләргә дә туры килә, — ди Петр ага. Ул Чүти авылы җирлеге башлыгы булып эшли.
Пермьдә бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнүче танышлары кошларның тизәкләрен дә файдаланырга өйрәнгән. Аннан яшелчәләргә черемә ясап саталар икән. Кыскасы, бытбылдыкның бер нәрсәсе дә исраф булмый.
— Кошларның сайравы үзе бер ләззәт бирә. Аларны тыңласаң, тынычланып каласың, — ди әңгәмәдәшем.
Бытбылдыкка катнаш азыкны Мари Иле республикасыннан кайтарталар. Кошларны көненә ике тапкыр ашатырга кирәк. Аена 5 тоннага якын ризык тотыла икән. Йомыркасын Ульяновск кибетләренә, итен Самара өлкәсендәге рестораннарга тапшыралар.
— Рестораннар 180-220 граммлы бытбылдыкларны сорыйлар. Бу — бер порция күләме. Итнең килограммы — 750 сум тирәсе. Ысланган бытбылдыкныкы — 1200 сум. Көненә 1500 йомырка тапшырабыз. Берсе 5 сум тора. Күпләп сатканда, ташламалар каралган, — ди әңгәмәдәшем.
Бытбылдыкларны, кызыгып, тере килеш сатып алучылар да бар.
— Ике айлык бер бытбылдык 250 сум тора. Тик үрчетү җиңел түгел, бытбылдыкны бала тәрбияләгән кебек карарга кирәк. Аларның торган урыннарында һәрчак 22 оС җылылык булырга, һава җилләтелеп торырга, дымлылык сакланырга тиеш. Бытбылдыклар нәзберек. Һава торышына бик сизгер, — ди Петр ага.
Татарстанда бытбылдык үрчетү буенча аерым программаның камилләшеп бетмәгән булуы да борчый Таракановларны. Бу мәсьәләне республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да берничә тапкыр күтәргәннәр.
— Татарстанда бытбылдык үрчетүчеләр күп түгел. Дөресен әйткәндә, бездә бу итнең ни дәрәҗәдә файдалы икәнен әле аңлап та бетермиләр бугай. Күбрәк чит төбәкләр сорый. Аның каравы көндәшлек бик юк. Бытбылдык үрчетүдә дәүләт ярдәме дә булса, грант оту мөмкинлеге туса, эшне күпкә тизләтеп булыр иде. Безнең киләчәктә кошлар санын 40 меңгә җиткерергә исәп бар. Моның өчен автоматлаштырылган система булуы мөһим. Чиста керем аена 450 мең сумга җитә икән, бизнес уңышлы бара дигән сүз. Тик моның өчен әле тырышырга кирәк, — ди Петр Тараканов.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.