Безнең чәй сатып алганыбыз юк, ел саен күп итеп кырлыган (иван-чәй) әзерлибез. Аны яндырып әзерләргә кирәк, болай гына киптергәндә, ул бик әче була.
Кырлыганны сабагы белән җыябыз, чәчәкләрен өзәргә кирәк. Чөнки ул кипкәч, мамыкка әйләнә.
Кырлыганны тактага таратып, балта белән чапкалыйбыз. Зур пакетларга тыгызлап тутырып, авызын бәйләп куябыз. Һава калмаска тиеш. Өстенә юрган каплап, авыр йөк бастырабыз. Өч көн янарга тиеш. Аннан җәеп киптерәбез.
Безнең сарай түбәсендә печәнлектә чиста, җиләс, ышык урын бар. Анда торбалар тора. Шул торбаларга иске челтәр, пәрдәләр җәеп, шунда янган кырлыганны таратып салабыз. Көнгә 2-3 мәртәбә әйләндерергә кирәк. Ул анда астан да, өстән дә җилләп тора. Бер атнада кибә. Яхшылап кипкән үләнне шикәрдән бушаган капчыкларга тутырып куябыз.
Чәй кап-кара чыга, бик хуш исле була. Мондый чәйне гөлҗимеш, җиләк яфраклары, мелисса, бөтнек яфраклары кушып та пешереп эчәбез.
Кырлыганда С витамины лимоннан алты тапкыр күбрәк.
Лилия МОРТАЗИНА, Башкортстан, Илеш районы, Ябалак авылы.