Соңгы елларда шәһәрләрдә генә түгел, район җирлекләрендә дә бер-бер артлы пекарнялар барлыкка килү белән беррәттән өйдә камыр ризыклары пешереп яки ярымфабрикатлар ясап сатулар да артты. Бу аңлашыла да, халык гел каядыр чаба, ашыга, ашарга әзерләп торырга еш кына вакыты калмый. Андый чакта әзер ризык бик ярап куя. Социаль челтәрләрдә дә үз куллары белән пешергән тәм-томнар тәкъдим итүче осталар җитәрлек. Шуларның берсе — Кукмарада яшәүче Ләйлә Закированың да пирог-тортлары бик тәмле күренә. Үзе белән аралашкач, камыр ризыклары пешерү аның һөнәре генә түгел, ә канына сеңгән сәләт булуына инандым. Язмышы да гыйбрәтле…
Ләйлә тумышы белән Теләче районы Сауыш авылыннан. 38 яшендә әниләре яман шештән үлә, ул вакытта аңа — 13, абыйсына 15 яшь була. Үсмер кызга шул чагында ук инде бик тиз үсәргә, олыларча тормыш көтә башларга туры килә — өйдәге бөтен хатын-кыз эше аның җилкәсенә төшә. Дөрес, әтиләре яңадан өйләнеп карый, ләкин үзе дә ике бала ияртеп килгән хатынның авылда төпләнәсе килми. Ул китеп бара. “Әтигә бик рәхмәтле без. Укытты, кеше итте. Ялгызы гына яшәп, 16 ел элек бакыйлыкка күчте”, — дип искә ала якын кешесен Ләйлә.
Тормыш өйрәткәнме, әллә инде Аллаһы Тәгалә ятим кызга үзе ярдәм иткән, үсмер Ләйлә пешергән камыр ризыкларын күреп, гомере буе кешегә аш-су әзерләгән дәү әнисе дә: “Ничек шулай тәмле итеп пешерәсең? Минем болай килеп чыкмый бит”, — дип шакката торган була. Бала күңеленә күп кирәкме, әлеге мактау сүзләре аны тагын да канатландырып җибәрә. Һәм шул чагында ук инде ул киләчәктә аш-су остасы булачакмын дип хәтеренә салып куя. Мәктәпне тәмамлагач, хыялына тугры калып, Сабага кондитер һөнәрен үзләштерергә китә. Чая, җитез кыз пекарняда эшли, почтада оператор вазыйфасын да үти, 18 яшендә кияүгә чыгып, кыз бала табарга да өлгерә. Кызганыч, никахы гына озакка бармый, ире белән аерылышалар.
— Берсендә авылда кич утырганда, күрше апа: “Ләйлә, әйдә, бер газетаның танышу сәхифәсенә синең хакта язып җибәрәбез”, — ди. Мин ризалаштым. Бермәлне кочак-кочак хат килә башламасынмы! Иң беренче ачкан хат Кукмарадан иде. Бер апа: “Өйләнмәгән улым бар, эчми-тартмый”, — дип язган, минем фотоны сораган. Ике уйлап тормадым, җавап бирдем. Берәр айдан, сеңелләрен ияртеп, улы Радик танышырга килде. Шул килүдә әтидән кулымны да сорап китте. Язмыштыр, тагын бер айдан Кукмарага килен булып төштем. Аллага шөкер, бик төпле гаиләгә эләктем, 16 ел матур гына яшибез, — ди Ләйлә.
Яңа җирдә танышым үз кондитер цехын ача. Эшкә ике кондитер да яллый. Камыр ризыклары пешерә, пилмән, манты кебек ярымфабрикатлар ясый башлыйлар. Барлыгы унсигез ноктаны әзер продукт белән тәэмин итәләр. Ике ел шулай матур гына эшли Ләйлә. Ул арада инде Гөлназы янына икенче кызы Азалия да туа.
— Хәзерге кебек пешерүчеләр күп булмаса да, җиңел генә эшләдем, димим. Тәҗрибәсезлек, калькуляцияне белмәү дә комачаулагандыр. Үзем дә пешерәм, сатам, җыештырам. Өйдәге эшкә вакыт калмый, кызлар әле кечкенә. Шулай өзгәләнә торгач, иремә яхшы эш тәкъдим иттеләр дә цехны яптым. Акчага кытлык кичермәгәч, өйдә генә әз-әзләп заказлар алуга күчтем, — ди Ләйлә. Әмма яраткан эше аңа тынгы бирми. Өченче кызы Айлинне алып кайтып, бәби ялында утырганда янә җиң сызганып эшкә тотына. Ят ризык белән танылырга теләп, чәкчәкне үзенчә пешерә башлый ул. Рецептларны күбрәк үзе уйлап таба.
— Йокларга яткач та, болайрак итсәм ничек булыр икән, дип уйлыйм, иртән торуга ясап карыйм, — ди Ләйлә. Беренче тәмләп караучылар — гаиләсе һәм туганнары. Аларга ошаса, димәк, халык та яратачак.
Хәзерге вакытта чүпрәле һәм уалып торган камырдан (песочный) 7-8 төрле пирог, 5-6 төрле чәкчәк пешерә ул. Моның янына гөбәдия, бәлеш өстәлә. Каз пешереп, бизәп бирә. Шулай ук мәҗлесләргә матур итеп өстәл әзерләшә.
— Берсендә ифтар мәҗлесенә төрле-төрле 6-7 пирог, 7-8 тәлинкә спираль чәкчәк, 2 зур гөбәдия, 45 кечкенә гөбәдия һ.б. тагын бик күп әйбергә заказ килде. Төнге сәгать икедә эшкә тотынган идем, кичке бишкә барысын да өлгерттем, — ди Ләйлә. Андый көннәрдә кызларының берсе Айлинне караса, икенчесе әнисенә ярдәм итә. Алар акчаның кайдан ничек килгәнен яхшы аңлый, шуңа булышабыз дип торалар.
Ләйлә башкаларны пешерергә дә өйрәтә әле. Моның өчен һәр әзерләгән ризыгын җентекләп видеога төшерә. Киләчәктә студия ачып, осталык дәресләре уздыру теләге бар. Өйрәнергә теләүчеләр дә күп икән.
— Казан, Уфадан язалар, “Кукмарада кунакханәләр бармы, килеп өйрәнер идек”, — диләр. Көндәшлектән курыкмыйм. Чөнки кулдан да күп нәрсә тора. Бер рецепт буенча әзерләнгән ризык һәркемнеке төрлечә чыга. Ә инде кемдер минем рецепт буенча тәмле итеп пешерергә өйрәнә, рәхмәт әйтә икән, сөенәм генә. Үзем исә аңарчы яңа берничә рецепт уйлап куйган булам, — ди әңгәмәдәшем. Танышым әйтүенчә, ризык уңсын өчен, эшкә “бисмилла” әйтеп, яхшы кәеф белән тотыну мөһим. Үзе иң элек яхшылап юынып чыга, башына ап-ак яулыгын бәйли. Өйдәгеләрне: “Мине борчымагыз, юкса әйберем уңмый”, — дип кисәтеп куя. Музыка кабыза да эшкә керешә.
— Әйбер уңсын өчен, рецептта язылган күләмдә салу бик мөһим. Духовканы да күрсәтелгән градуска куярга кирәк. Берсендә җиләкле пирог пешерергә өйрәнгәндә кызлар: “Ничек синеке шулай матур була?” — дип гаҗәпләнделәр. Баксаң, алар җиләкне әз куя икән. Ризык әзерләгәндә, продуктны беркайчан да экономияләргә ярамый. Кемдер, шул ук инде дип, атланмай урынына маргарин куллана. Болай эшләү дә ялгышлык, — дип киңәшләр бирә Ләйлә.
Шунысын да әйтергә кирәк: әнисенә охшаптыр инде, олы кызы Гөлназ да бик тәвәккәл икән. 21 яшьтә генә булса да, Кукмарада үзенең матурлык студиясен ачып, уңышлы гына эшли.
Гүзәл САБИРОВА.