Кукмара районы Любян авылында 99 яшьлек Шәмсенур Айдамирова бик начар торак шартларында яши. Йортына газ кермәгән. Өе җимерек. Ишекләре дә ябылмый икән. Хәзер Шәмсенур әби күбрәк урын өстендә. Кызы Нана апа тәрбиясендә.
ЙОРТ ҖИРГӘ ИҢЕП БАРА
— Әни тумышы белән Мамадыш ягыннан. Гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерделәр. 25 яшендә тол калды. Әти вафатыннан соң, ул Кукмара районының Любян авылына кайтып төпләнде. Бу якларны бик яратты, табигатенә гашыйк булды. Ул чакта Любян гөрләп торган авыл иде бит. Хәтта абый Калуга өлкәсенә яшәргә алып киткәч тә, “күршеләремне сагынам”, дип качып кайткан иде, — дип сөйли кызы.
Шәмсенур әби озак еллар пекарняда эшләгән.
2 улы иртә гүр иясе булган. Бүген аның бердәнбер кызы әнисе янына Мәскәү өлкәсеннән күченеп кайткан. Үзенә дә 74 яшь инде.
— Әни гомер буе авырлыклар күрде. Сослангерда урман кискән, тимер юлында эшләгән. Любянда яши башлагач та, барысы үз җилкәсендә булды. Тиешле таләпләргә туры килми дип, безнең йортка газ кертә алмадылар. Шуңа да әни гомере буе урманнан утын ташыды. Йорты таушалгач, нигезне ныгытыйк, дигән идем: “Син барыбер Мәскәүдән кайтмыйсың бит, миңа җитә”, — дип, өй үзгәрешсез калды. Үзебезгә алып китәргә теләдем, килмәде. Чарасызлыктан үзем кайттым, 14 ел әнине карыйм. Тик хәзер йортны төзекләндерергә мөмкин түгел. Мин үзем дә пенсиядә, күршеләр “монда кайтканда чәчәк кебек идең” диләр, хәзер әнидән дә олырак күренәм бугай, ике таякка таянып кына йөрим, үз хәлем хәл. Йорт җиргә иңеп бара. Әнинең йортын күреп, кычкырып елыйсым килә, — ди Нана апа. — Идәндә гөмбәчек. Идән такталарын инде ике тапкыр алыштырдык, файдасыз. Чөнки яз-көз базга су тула. Гел дымлы булгач, гөмбәчек барлыкка килә. Кыш көне бездә бик салкын, быел 5-10 градус кына җылы булды. Урман янында яшәп, әни мунча да салдыра алмады. Юындырырга кирәк дип, үзем төзеттем. Берничә тапкыр йортны ныгытып карадым. Ни хикмәт, илебезнең урман хуҗалыгы өчен ничәмә-ничә буын һөнәр ияләре әзерләгән тарихый Лубян урман көллияте биредә, һәр якта агач, ә бер генә бүрәнәне дә бушлай алып булмады.
ШӘХСИ ЙОРТ БУЛГАЧ, БЕРНИ ЭШЛӘП БУЛМЫЙ
Шәмсенур әби торак шартларын яхшырту буенча чиратка баса алмаган. Төрле бусагаларны шактый таптасалар да, яңа торак тиеш түгел, дигәннәр. Әби сугыш ветеранының тол хатыны түгел, сугышта катнашмаган. Инвалидлык төркеме дә юк. Торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программалары таләпләренә дә туры килми икән. Өстәвенә Шәмсенур әби йортын оныгы, Нана апаның кызы исеменә күчергән.
— Хәзер бу йортны кызым карарга тиеш булып чыга. Тик аның үз тормышы. Ул Мәскәү өлкәсендә яши. Болай да кулыннан килгәнчә булыша. Капка ясатты, су кертте, — ди Нана апа.
Кукмара районы хакимиятенә бу проблема яхшы таныш.
— Торак шартларын яхшырту бездә закон нигезендә башкарыла. Кызганыч, Шәмсенур әби бернинди ташламалы категориягә керми. Күпме теләсәк тә, бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә өлкән кешеләрне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек юк. Бу мәсьәләдә Любян авылы башлыгы да тырышып карады. Ул үзе юрист. Әмма законга каршы барып булмый, — дип аңлаттылар район хакимиятендә.
Любян авылы башлыгы Гүзәлия Тежикова да, әлеге мәсьәләдә берничә тапкыр прокуратурага бардым, ди.
— Шәмсенур әби кызганыч. Өе чынлап та яшәрлек түгел шул. Йортны авария хәлендә дип танысыннар өчен, районга да мөрәҗәгать иткән идек, прокуратурадан тискәре җавап килде. Кызганыч, шәхси йорт булгач, берни эшли алмыйлар. Җитмәсә, өй хәзер әбинең оныгы исемендә, — ди Гүзәлия Тежикова. Бу йортны ремонтлап булмасмы дип, авыл җирлеге иганәчеләр дә тапкан булган. Тик алар өйне төзекләндерү мөмкин түгел дип нәтиҗә ясаган.
— Шәмсенур әбигә кызы белән вакытлыча яшәп торырга торак та тәкъдим иткән идек. Бездә шулай арендага алып яшәүчеләр бар. Әмма Айдамировалар ризалашмадылар, — ди Гүзәлия ханым.
ИНВАЛИДЛЫК ТӨРКЕМЕ КИРӘК
Шәмсенур әби мәсьәләсендә Кукмара районының социаль яклау бүлеге белән дә элемтәгә чыктык.
— Бу гаиләнең безгә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәне булды. Устав буенча нәрсә тиеш, шуны эшлибез. Кызганыч, социаль яклау бүлеге торак белән тәэмин итә алмый. Татарстан Министрлар Кабинетының “Инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озак вакыт тәрбияләү системасы турында”гы 198 нче карары нигезендә, үзен мөстәкыйль карап тора алмаган өлкән һәм физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә бушлай социаль хезмәтләр пакеты тәкъдим ителә. Белгечләр өйгә килеп тестлар, сораулар ярдәмендә кешенең мохтаҗлык дәрәҗәсен билгели. Шәмсенур Айдамировага да социаль хезмәткәр билгеләнде, — дип аңлаттылар социаль яклау бүлегендә.
Йорт мәсьәләсе бер хәл, урын өстендә ятучы Шәмсенур әбинең инвалидлык группасы да юк. Шуңа дәүләттән бирелә торган памперс, башка тернәкләндерү чараларыннан, төрле ташламалардан да файдалана алмый.
— Мондагы табиблар әнигә инвалидлык төркеме тиеш түгел, диделәр. Берәр җире авыртып китсә, үземнең таныш Мәскәү табибларына шалтыратам, — ди Нана апа.
Кукмара районының Любян авылы Алабуга шәһәре хастаханәсенә карый икән.
— Моннан өч еллар элек Любян халкы, Татарстан Рәисенә хатлар язып, бик үтенеп, Алабуга хастаханәсенә беркетүләрен сорады. Хәзер Любян кешеләренең безгә катнашы юк, амбулатор карталарын да Алабугага күчерделәр. Дөресен генә әйткәндә, шулай яхшырак та, чөнки Любяннан Кукмарага кадәр ерак. Юл әйбәт булганда да, 45 минутлап килергә кирәк. Ә Алабугага алар ун минутта барып җитә. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртсалар да, Алабуга җайлырак, — дип аңлаттылар Кукмара районы үзәк хастаханәсендә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан:
— Әгәр авыру йөри алмый, урын өстендә ята икән, табиблар аны өенә килеп карарга бурычлы. “Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре хакында”гы закон буенча, кешенең бушлай медицина ярдәме алырга хокукы бар һәм аны аңа кайбер очракларда өйгә килеп тә күрсәтергә тиешләр. Гадәттә, терапевт авыруны караганнан соң, нинди тар белгечләр кирәген билгели һәм аларны чакырта. Өйдә авырудан анализ ала, электрокардиограммага төшерә. Җәрәхәтләрне бәйләргә мөмкиннәр. Әгәр авыруны даими карарга кирәк икән, бу очракта социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда социаль хезмәткәр билгеләячәкләр.
Илюзә МӘРДАНОВА, юрист:
— РФ Гражданнар кодексының 210 нчы маддәсе буенча, җир кишәрлеген милекче карап торырга тиеш. Тыелган үлән, чүп-чар үстерәме — җаваплылык йорт хуҗасында. Россия Хөкүмәтенең 47 нче карары нигезендә (2006 елның 28 гыйнварыннан гамәлдә), бары тик күпкатлы, муниципалитет карамагындагы йортлар гына авария хәлендә дип таныла ала. Ә шәхси йортлар бу категориягә керми. Шәхси йортны сүтү, төзү, ремонтлау эшләрен милекче башкара. Бары тик ул урыннан федераль юл үтәргә тиешле булса гына, милекчегә җир кишәрлеге өчен компенсация түләргә, ул урынны бушатырга кушарга мөмкиннәр. Шул ук вакытта милекче торагын тиешенчә карап торырга бурычлы. Әгәр йортның торышы башкаларга куркыныч тудырса, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәсә, милекчегә штраф салырга да мөмкиннәр.
Татарстанның медик-социаль экспертиза баш бюросыннан:
— РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 20 февралендә расланган “Кешеләрне инвалид итеп тану кагыйдәләре турында”гы 95 нче карары нигезендә, инвалидлык төркемен алу өчен медик-социаль экспертиза узарга кирәк. Моның өчен теркәлү урыны буенча хастаханәдән юллама алалар. Табиблар авыру кешенең барлык медицина документларын әзерлиләр һәм медик-социаль экспертиза бюросына җибәрәләр. Кешенең хәленә карап, инвалидлык группасы бирү турында карар чыгарыла. Пациентның нинди дә булса авыруы булу ул әле инвалидлык төркеме бирелергә тиеш дигән сүз түгел. Инвалидлык өчен авыру тәэсирендә кешенең функциональ мөмкинлекләре ни дәрәҗәдә чикләнә икәнне билгеләү мөһим. Әгәр авыру йөри алмаса, сырхауханәдән “хәле авыр булганга килә алмый” дигән белешмә алырга кирәк булачак. Бу очракта белгечләр тикшерүне өйдә үткәрәләр.