Онытылып барган гореф-гадәтләр, авыл тормышы, ихлас мәхәббәт, хатын-кызның сабырлыгы… Кәрим Тинчурин театрында быелгы премьера — “Туган- тумача” мелодрамасы хакында чын мәгънәсендә халыкчан, татар спектакле дияргә була.
Режиссеры һәм драматургы — Илгиз Зәйниев.
— Илгиз белән сөйләшү күптән бара иде. Озак көттек. Бер багаж әсәр алып килде ул. Режиссер Туфан Имаметдинов белән аның “Туган-тумача” спектакленә тукталдык. Илгиз аны йөрәге аша үткәреп язган. Әсәр әбисенең сөйләгәннәренә нигезләнгән. Бу спектакльдә һәркем күңеленә якын нәрсәне тояр, үткәннәрне искә алыр, — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
“Туган-тумача” спектаклен беренче тапкыр 2010 елда Әлмәт театрында режиссер Лилия Әхмәтова куйган булган. Әсәрдә 1950-1970 еллардагы авыр тормыш, коммунизм, якты киләчәк төзергә омтылу чагыла. Сәхнә декорациясе гади, әмма зәвык белән эшләнгән. Милли орнаментлар төшерелгән биек агач баганалар, капка, ат арбасы… Әсәрдәге төп фикерне, иң кыю сүзләрне малкайлар: ат, сыер авызыннан әйттерә режиссер. Монгол кушаматлы атның (Салават Хәбибуллин) фәлсәфәсе, Йолдыз кушаматлы сыерның (Лилия Мәхмүтова) фикерләре шул заман сәясәтен чагылдыра.
Коммунизм төзеп, матур тормышта яшәргә теләмәгән сыер Октябрина хакында:
— Кайда ул менә хәзер? Ялгыш юлга басты да юк булды. Безнең белән иңгә-иң барган булса? Октябрина көтүдән вакытында кайтса, бозау китерсә… Юк ул. Кайда ул менә хәзер? — ди Йолдыз. Аның бозавы Кечкенә әнисе вәгъдә иткән шул “матур тормыш”ның нәтиҗәсен татый: җигелеп арба тарта. “Әллә әни мине алдадымы, әллә үзен алдадылармы икән?” — дип гаҗәпләнә михнәт чигәргә мәҗбүр булган тана.
Илгиз Зәйниевнең әбисе Шәрифә ролендә Резеда Сәләхова уйный. Ире Минсабир — Артем Пискунов. Тормышта та ирле-хатынлы бу гаиләнең мәхәббәт тарихын уйныйсы да юк, гашыйк булу, ярату кичерешләрен алар күзгә яшьләр килерлек дәрәҗәдә чагылдыралар.
Әсәрнең беренче өлеше гореф-гадәтләр: кыз урлау йоласы, туй кебек күренешләр белән уза. Икенчесе беренчесеннән шактый аерыла. Болай да караңгы тоелган сәхнә, ирен урманда агач басып үтергәннән соң, 3 улы белән тол калган Шәрифәнең хәсрәтеннән тагын да каралып киткәндәй сыман.
Спектакльне караган кеше хатирәләргә чумып утырды. Шәрифәнең улына кызыл кәчтүм-чалбар алыр өчен бөтен авылдан акча эзләгәне, чәй эчәргә шикәр булмау, ирнең эчеп кайтып хатынын кыйнавы, бәхет эзләп Үзбәкстан якларына чыгып китү… Боларның күбесе залда утыручыларга таныш, үткәннәргә алып кайта торган эпизодлар.
Бөтен труппаны бергә җыйган сирәк спектакльләрнең берсе ул “Туган-тумача”. Биредә 34 кә якын артист катнаша. Россиянең атказанган артистларыннан алып яңа гына театр училищесын тәмамлаган яшьләр дә бар. Шуларның берсе — Зәринә Сафинаны әйтми мөмкин түгел. Ул укытучы Луиза образын уйный. Ниһаять, укытучыларны яхшы яктан, татарның интеллегенциясе итеп күрсәткән әсәрләр барлыгына шатланып куйдым.
Әсәрнең сюжетын, бөтен нечкәлекләрен сөйләп бетермим, кызыгы калмас. Тик бу әсәр тамашачының яраткан, халыкчан әсәренә әйләнер.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.