Кукмара районы Аш-Буҗи авылында яшәүче Ләйсән һәм Илгиз Хаматдиновлар — искиткеч тырыш, үрнәк, матур пар. Ике катлы зур, нурлы йорт ерактан ук үзенә чакырып тора. Илгиз белән Ләйсән 10 гектар җирдә суган үстереп кәсеп итә. Шулай ук авылда кибет тоталар, пекарня, сөт цехлары да бар. Тырышып эшли дә, күңелле ял да итә белә алар.
— Аш-Буҗига килен булып төшсәң, эшләп үләсең, чөнки анда нык уңган халык яши, — диләр иде миңа кияүгә чыкканчы. Чынлап та, бу авылда халык хезмәт сөючән, тәртипле. Аш-Буҗида 3 кибет, барысында да алкоголь сату тыелган, — дип искә алды Ләйсән. — Суганны авылда без генә үстермибез, тагын берничә гаилә бар.
Ләйсәнгә 36 яшь, ул тумышы белән Кукмара районының Уразай авылыннан. Ире Илгизгә 35 яшь, кавышуларына 12 ел.
— Илгиз белән 19 яшемдә таныштым, — ди Ләйсән. — Үзебездә клуб юк, иптәш кызым белән күрше авылга бара идек. Шуннан җәяү кайтканда, машина белән ике егет туктады. “Утырыгыз, кызлар”, — диләр. Таныш түгел егетләргә курыкмыйча ничек утырыйк инде? “Юк” дигәч, кузгалып китте болар. Шул вакытта Илгиз бик тыйнак, тыныч, оялчан булып күренде миңа. Шундый егетләр белән дә кызлар йөри, дип әйттем иптәш кызыма. Чөнки яшь вакытта шук егетләрне ошатасың бит. Ул кичне мин өйгә кайтып җиткәндә, Илгиз иптәш егете белән минем күрше кызының капка төбендә сөйләшеп тора иде. “Ләйсән, бу егетнең синең белән танышасы килә”, — ди күрше. Шуннан сөйләшеп киттек. Бу аралашу 5 елга сузылды. “Укып бетереп, бер ел эшләмичә өйләнмим”, — диде Илгиз. 2012 елда кавыштык та, бер ел Казанда яшәдек. Әмма ирем шәһәрне үз итмәде. Әтисе Миннефәниснең эшмәкәрлегендә ярдәм итәргә дип, авылга кайтып төпләндек. Үз йортыбызны төзегәнче, 5-6 ел Илгизнең әти-әнисе белән яшәдек.
Ләйсән һәм Илгиз интернетта социаль челтәрләрдә дә актив, тормышларын да, эшләрен дә яктырталар. “Сез тормышта да гел шулай шаян һәм татумы?” — дип сорамый булдыра алмадым.
— Ирем белән холыкларыбыз капма-каршы. Мин кызу. Илгиз әнисе кебек сабыр, төпле фикерле, аек акыллы. Беркайчан кешегә каты бәрелми. Мине дә шуңа өнди, — ди Ләйсән. — Әлбәттә, гаиләдә үпкәләшүләр булгалый. Өйдә булган хәлләрне кешегә сөйләмәскә, әти-әниләрне борчымаска, дип өйләнешүгә үк сүз куештык. Минем әби (әтинең әнисе): “Ачуың килсә, телеңне тешлә дә ярсуыңны агач төбенә чыгып сөйлә”, — дип әйтә иде. Мөнәсәбәтләр кискенләшсә, икең утырып сөйләшү хәерле.
Ирем сүзеннән чыкмыйм, шуңа күрә аның миңа хөрмәте зур. Әлбәттә, гел аныңча гына булмый, киреләнгән очракта хатын-кыз хәйләкәрлеген эшкә җигәм. Без бөтен җирдә бергә. Монысы — каенатам киңәше.
Каенанам белән дә дуслыкны саклыйм. Аңа хөрмәтем дә, рәхмәтем дә чиксез. Ике яклап та әти-әниләребез исән-сау, Аллага шөкер. Балаларыбызны (Ләйсән белән Илгиз 2 малай, 1 кыз тәрбияли — Э.С.) карарга нык булышалар.
Илгиз Казанның химия-технология институтын тәмамлаган, инженер. Ләйсән исә социаль белем бирү академиясендә педагог-психологка укыган. Банк мәктәбендә дә белем алган.
— Хезмәтсез булмый, — ди Ләйсән. — Балаларыбыз эшкә өйрәнеп үсә. Авылда рәхәтләнеп көн итәбез. Иң мөһиме — исәнлек булсын. Киләчәктә дә бер-беребезне ишетеп (ир белән хатын өчен бу бик мөһим), матур дөньябызны коруны дәвам итәргә язсын!
Эльмира СӘЛАХОВА.