Түбән Кама термылары хакында күпләрнең ишеткәне бардыр. Аны шәһәрнең визит карточкасы дип йөртәләр. Әлеге су коену комплексы ачылганнан бирле Түбән Кама халык күпләп килә торган курорт шәһәрләренең берсенә әйләнде. Татарстандагы бу термы Россиядә иң зурысы санала. Тагын ул Воткинск, Самарада эшли. Тиздән Казанда да мондый комплекс булачак, диләр. Хәзергә исә без Түбән Каманыкын карап кайтырга булдык.
БРАСЛЕТНЫ КҮЗ УҢЫДАЙ САКЛАРГА КИРӘК
Термы дип элек Грециядәге, борынгы Римдагы мунчаларны атый торган булганнар. Бүген исә термы үз эченә хамам, сауна, мунча, бассейннарны ала. Казаннан Түбән Камага 3,5 сәгатьтә барып җитәргә була. Әлеге комплекс Түбә Каманың үзәгендә үк диярлек урнашкан. Парковкасы бушлай, тик урыннар чикләнгән. Шуңа да кайбер кешеләргә машинасын якын-тирәдәге йорт ишегалларына куярга туры килә. Бирегә Татарстаннан тыш Мәскәү, Башкортстан, Ижаудан да күп киләләр. Әлеге комплекс
2-4 мең кешене берьюлы сыйдыра ала икән.
Килеп керүгә, башта расписка тутырырга кирәк. Анда үзең турында мәгълүмат язасың. Комплекска керүдә медицина ягыннан чикләүләр юкмы, тире авырулары хакында сораулар бар. Дөрес, берәүдән дә медицина белешмәсе сорамыйлар. Бәяләргә килгәндә, эш көннәрендә сәгате — 310 сум. Көне буена лимитсыз билет алырга да була. Су, мунча яратучылар өчен монысы отышлырак. Көне буена 1330 сум түлисең. 5 яшькә кадәр балалар бушлай керә ала. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә билет бәясе кыйммәтрәк. Термы иртәнге сәгать 8 дән кичке 10 га кадәр эшли. Мөселман хатын-кызлары өчен аерым көн каралган. Алар һәр сишәмбе көндезге сәгать 12 гә кадәр биредә иркенләп ял итә ала. Һәр айның беренче дүшәмбесендә комплекс эшләми, санитар көн.
Килеп керүгә, бер төркем халыкны күреп, башта куркып калган идек, хәер, чират тиз таралды. Кассада билет алгач, кулга кияргә браслет бирәләр. Аны күз уңыдай сакларга кирәк, югалтсаң — 5 мең сум штраф. Комплекстагы бар хезмәтләргә, кафеларга, сатып алган әйберләргә 5 мең сумга кадәр шул браслет белән түләргә була. Браслетны тапшырганда тоткан акчаны түлисең. Телефон чыланмасын өчен, су үткәрми торган махсус янчыклар да тәкъдим итәләр.
Үзең белән ашарга, эчәргә алып керергә рөхсәт ителми. Монысын җитди тикшерәләр. Чишенү урынында кыяр, помидор ашап утырган ике апаны термыда эшләүче бер хезмәткәр күреп: “Соңгы тапкыр булсын!” — дип ачуланып чыгып китте. Биредә кафелар, тамак ялгау урыннары җитәрлек анысы. Хәләл ризык та бар. Бер чатта кукуруз сатып торалар, икенчесендә — коктейль, туңдырма. Чират торырга сабырлыгың җитсә, урамдагы бер алачыкта билгеле бер сәгатьләрдә үлән чәйләрен бушлай эчәргә була.
ҺӘРНӘРСӘ ФАЙДАЛЫ
Киемнәрне алыштырып, комплексның эченә узгач, күзләр камаша. Кая барырга белми аптырап торасың. Бер якта — хамам, икенче якта — сауна, мунча, бассейннар.
Мунчаның ниндие генә юк монда: Зәңгәр мунча Кело наратыннан эшләнгән. Парланганда бүленеп чыккан эфир майлары нерв системасын тынычландыра, сулыш юлларын чистарта, ди. Кара мунча микробларны үтерә, сөякләрне ныгыта. Якты мунча салкын тигәндә шифалы, йокысызлыктан дәвалый. Сыра мунчасы иммунитетны ныгыта. Татар мунчасы йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы. Нефрит мунчасы кан басымын көйли, организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта. Рус мунчасы ябыктыра, матдәләр алмашын яхшырта. Кайберләрендә чабынырга да ярый. Аквапарклардан аермалы буларак, термыда су гына коенып калмыйсың, дәваланасың да. Хамамнарның, сауналарның да һәрберсе сәламәтлек өчен файдалы. Керер алдыннан ишек янындагы элмә тактада нинди авыруларга шифа икәне турында мәгълүмат бирелгән.
Эчтәге зур бассейн гидромассаж эффекты белән. Бассейн стеналарыннан зур басым белән су бәреп тора. Ул тирәдә һәрчак кеше. Аркасына, корсагына, муенына, аягына массаж ала.
Урамдагы бассейннар да үзенчәлекле. Бу немец архитекторы Виктор Хельферның проекты икән. Әлеге бассейннар уч төбе рәвешендә эшләнгән. Биш бассейн — биш бармак. Берсендә — салкын су, икенчесендә — балалар өчен бассейн, өченчесе — джакузи, дүртенчесе — үле диңгез, тозлы судан тора. Бишенчесендә күптән түгел күңел ачу таулары ясаганнар. Урамдагы бассейннарның күбесендә су җылы — 34-36 оС. Шуңа да биредән кыш көне дә кеше өзелми.
— Үзебез Казаннан. Түбән Камадагы термыга инде икенче ел киләбез. Биредә ошый. Казанның аквапаркында көне буе ял итү бер кешегә — 3700 сум. Монда арзанракка төшә. Аквапаркта күбрәк күңел ачу каралган. Ә биредә дәваланып ял итәсең. Гадәттә, Түбән Камага ике көнгә киләбез, — ди Казаннан Гайфуллиннар гаиләсе.
Альберт белән Ирина Башкортстаннан килгәннәр.
— Төркиягә барырга теләгән идек, өчебезгә билет бәясе 300 мең сумга төшә. Шуңа да алмашка ял итү урыны эзли башладык. Интернетта Түбән Кама термыларын мактаганнар. Шуңа бирегә килдек. Дөрес, монда бөтен җиргә чират бик зур икән, ял көннәрендә бигрәк тә. Бассейнда кешеләр консерв банкасындагы вак балыклар сыман. Бәлки, кыш көне биредә кызыграктыр, — диде алар.
ТУКАЙ ПАРКЫНДА ШҮРӘЛЕ
Берничә көнгә килүчеләр өчен термының үз кунакханәсе бар, шулай ук вакытлыча фатир алырга була. Аренда бәясенең бер тәүлеге 2500-3000 сумнан башлана.
Комплекста өстәмә хезмәтләрдән дә файдаланырга мөмкин: массаж, балыклар ярдәмендә тәнне чистарту һәм башкалар. Болары түләүле. Ял көннәрендә комплекста төрле концертлар, “күбекле” кичәләр дә оештыралар.
Түбән Кама Россиядәге иң зур нефтехимия үзәге булгач, биредә яшеллек аздыр дип уйлаган идек. Шәһәр яшеллеккә бай икән. Парклардагы агачлар сокланырлык. Лемаев исемендәге сквер, “СемьЯ” паркы, велосипедлар музее, Стахеев йорты дисеңме. Һәрберсе үзенә бер тарих, истәлекләр. Шәһәр читендәге Красный Ключ бистәсе табигатьнең матур урынында урнашкан. Биредә елга буенча саф һава суларга да була.
Термы янында гына Тукай паркы урнашкан. Бик зур булмаса да, эчтәлекле, матур урын. Паркта шагыйрьнең агачтан ясалган герой сыннары каршы ала. Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәлесе дә бар. Кыскасы, Түбән Кама — һава алыштырып кайту өчен отышлы урын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.