Баянчы, автор-башкаручы Нияз САФИУЛЛИНны бу сезонда зур эшләр көтә. Озак еллар сәхнәдә эшләгән Нияз тәүге тапкыр үз программасы белән гастроль турына җыена.
— Иҗат юлым бик кечкенәдән башланды. 5 яшем тулар-тулмас авыл сәхнәсендә уйнап җырлаганмын. Ике рәтле хромкада өздерә идем, — дип искә ала Нияз. — Шул гармун аркасында зур сәхнәгә күтәрелдем дип уйлыйм. Дөрес, ул уен коралын тегеләй-болай тарткалап, тетеп бетергән идек инде. Беренче уйнаган көем — Ризван Хәкимовның “И, Ходай, исәнлек бир!” җыры. Җиде яшьтә үземә гармун сатып алдылар. Анысы да күптән исән түгел…
“НИШЛӘП ЮГАЛЫП ЯТАСЫҢ?”
— Нияз, гастроль турына әзерлек ничек бара?
— Бу — зурлап әзерләнгән беренче тур. Төркем тупладык. Билгеле, күңелдә тамашачы килерме-юкмы икән, дигән борчылу бар бераз. Чөнки бөтен кеше дә мине белеп бетерми бит әле. Аллага тапшырып, гастрольләрне Апас ягыннан башларга ниятлибез, аннары Казан тирәсендәге районнарга барырга планлаштырабыз.
— Баянда уйнап кына калмыйсың, җырлыйсың, көйләр язасың. “Ник үз концертлары белән чыкмый икән”, — диләр иде.
— 20 елдан артык җырлар язам. Иҗат җимешләремне зур сәхнәдә җырларга оялдым. Миндә әрсезлек юк. Быел, ниһаять, тәвәккәлләргә булдым. Дөресрәге, бер абый этәргеч ясады. “Җырларыңны ротациягә бирик, нишләп югалып ятасың”, — дип артымнан төртеп җибәрде дисәм дә була. Шул сүзләр белән канатланып, ныклап тотынырга уйладым. Хәзер тамашачыма баянчы буларак кына түгел, шактый еллар туплаган, тормыштан алып язылган җырларым аша да күренәсем килә. Соңгы вакытта концертларга күп йөрдем. Тамашачыга ниләр җитми, нәрсә кирәген өйрәндем.
Сәхнә эшчәнлегемә 21 ел. 2003 елдан алып профессиональ төстә эшлим. Башта Динә апа һәм Рафаэль абый Латыйповлар төркемендә йөрдем. Тугыз ел автор-башкаручы Ринат Рахматуллинда хезмәт куйдым. Өч ел Вадим Захаров төркемендә эшләдем. Барысы белән дә тату мөнәсәбәттә, аралашабыз, киңәшләшәбез. Аеруча Ринат абый белән гел элемтәдә.
“БАЯНЫМ МИЛЛИОН СУМНАН АРТЫК”
— Нияз, ничә баяның бар? Сер булмаса, иң кыйбаты ничә сумлык?
— Алар дүртәү: икесе баян, берсе “Саратов”, берсе “Хромка”. Иң кыйбатлысы миллион сумнан артык.
— Бер баян, бик саклап йөрткәндә, чама белән ничә ел хезмәт итә?
— Музыка уен коралы — безнең өчен бала кебек. Карап, кадерләп кенә торабыз. Бик саклап йөрткәндә, үз гомереңә дә җитәргә мөмкин. Бу баяннарымны ахыргы сулышка кадәр саклармын дип уйлыйм.
— Концертларда өч-дүрт сәгать баян күтәреп басып тору җиңел түгел…
— Әйе, сәламәтлеккә дә зыян салмый калмый. Бил, арка авырта, аяклар сызлый. Баян тотып елмаеп торырга, селкенергә кирәк. Алар авыр. Утырып уйнау матур түгел кебек. Гармунчы утырып уйный икән, димәк, сәламәтлеге какшаган дип уйларга була. Соңгы вакытта баяннарым кечерәйде. Яшьрәк чакта сәхнәдә тамашачыга зур баяннар белән күренәсе килә. Ә еллар узган, яшь барган саен, бәләкәйрәкләре белән чыгыш ясасаң да бик таманга туры килә.
— Син — җырларның көен, бертуган сеңлең Гөлназ сүзләрен яза иде. Ул әле дә шулай актив иҗат итәме?
— Гөлназ Мәскәүдә яши. Ул күбрәк рус эстрадасы белән дус. Мәскәүдә туй-юбилейларда чыгыш ясый. Соңгы вакытта җырның сүзләрен дә үзем яза башладым. Баштан узган кичерешләремне көйгә салам.
— “Юллар” дигән клибыңны яхшы хәтерлибез. Ничә клип чыгардың?
— Барлыгы җиде клип бар. Икесе быел язын һәм җәен төшерелде. Әле көзен тагын бер клип эшләргә уйлыйбыз. Ике альбом чыгардым.
— Соңгы елларда җырларыңны кайсы җырчылар башкара? Хезмәтеңне бәялиләрме?
— Җырларны сорап торалар. Вадим Захаров, Ринат Рахматуллин, Энҗе Шәймурзина һ.б. лар башкара. Аларның берсен дә сатып бирмәдем. Алга таба, заказга яздырган очракта, сатып бирмичә булмас.
— Сәхнәдән тыш, берәр өстәмә эшең юкмы?
— Әлегә тулысынча иҗат белән генә мәшгуль. Төрле чараларга дәшәләр. Бик яхшы түләнгәннәре дә, бушка чакырганнары да була. Мине туй-юбилейларда бик еш күрергә мөмкин. Үземә берәр эш ачу уе бар. Зур булмаса да, берәр керем чыганагы булдырасы иде.
“АВЫЛЫМ КАЗАНГА 400 ЧАКРЫМ”
— Нияз, син Баулыдан. Казанга бик якын түгел. Еш кайтып булмыйдыр.
— Яңа Чүте авылы Казанга 400 км. Узган елларда еш кайта идем, быел андый мөмкинлек юк әле. Бу — тәүге концерт программасы, гастроль турын әзерләү белән бәйле. Яңа җырлар яздырам. Буш вакыт юк диярлек.
Әти-әни, Аллага шөкер, авылда матур, тигез яшәп яталар. Әти башта нефть өлкәсендә, аннары авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйды. Әни гомер буе укытучы булып эшләде. Икесе дә лаеклы ялда. Бәрәңге үстерәләр, печән чабалар. Бер-ике баш терлек тоталар. Сыерны бетерделәр.
— Гаиләдә сез өч бала. Энең ниләр белән шөгыльләнә?
— Энем Салават бер заводта җитәкче. Гаиләсе белән Казанда яши, ике бала үстерәләр. Без шушы өлкәдә кайнагач, шоу-бизнеска битараф түгел. Акыллы киңәшләрен бирә.
— Өйдә, сәхнә артында син нинди, Нияз?
— Сәхнәдә дә, өйдә дә бер үк Нияз мин. Холкым бик йомшак. Кайчак артык кызып китәм, әмма тиз суынам. Ярдәм сорасалар, булышырга тырышам. Кеше кыен хәлдә икән, соңгы тиенемә хәтле биреп җибәрергә мөмкинмен.
— Ничек ял итәсең?
— Ял итә белмим дисәм, дөресрәк. Гел эш булып торсын. Алайса, үземне кая куярга белмим. Буш вакытта өйдә ашарга пешерергә яратам. Авылда йорт тирәсендә эшләве рәхәт, искене яңартырга тырышам.
— Шәхси тормышыңда зур яңалык көтелә икән!
— Гаилә турында бик кычкырып сөйләргә яратмыйм. Беренче никахтан 13 яшьлек улым бар. Аннары икенче тапкыр өйләндем, өч ел элек никах укыттык. Бу юлы мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә ашыкмаган идек. Бераз курку да бар иде. Хәзер инде бер-беребезне белдек. Аңлашып, хөрмәт, мәхәббәттә яшибез. Язылышырга карар кылдык. Балаларыбыз да булыр әле, Алла боерса.
— Тамашачыга, газета укучыларга нинди теләкләр җиткерер идең?
— Ике-өч көнлек дөньяда яшибез. Дөнья бөтенебезгә дә иркен, киң. Һәр минутның кадерен белеп гомер кичерсәк иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.