Россиянең бердәм мәгълүмат системасы раслаганча, 15 ел эчендә илдә спиртлы эчемлекләр куллану ике тапкыр кимегән. Моңа шикләнмим дә: без балачакта авылда аек ирләр бармак белән генә санарлык иде. Шәһәрдә дә шулай булган. Эштән кайтканнар да подъезд төбе, гаражда төнгә кадәр кәеф-сафа корганнар. Әйе, бүген дә бар сәрхушләр, ләкин күп түгел. Авылда, нигездә, алар — буйдак ирләр, шәһәрдә дә шулайрак. Ә бүген яшьләр тормыш куа. Алар белә: әгәр бер генә атна өендә эчеп ятса, арбадан төшеп калачак. Бу инде ипотекаң да түләнмәячәк, хатының белән дә мөнәсәбәт бозылачак дигән сүз.
Сер түгел, айнымыйча эчкән кешенең гомере аяныч тәмамлана. Шулай да үзен кулга алучылар да очрый. Әнә шундыйларның берсе белән әңгәмә кордым. Татарстанның бер районында яшәүче Гали абыйның (исемен күрсәтмәвемне үтенде) эчүен ташлавына 15 ел узган. Үзе әйткәнчә, 45 яшенә кадәр баш ташлап эчкән. Ә аннан соң ник бер тамчы хәмер капсын!
— Гали абый, хәтта сыра да эчмисезме?
— Юк, эчмим. Эчәсем килми.
Күреп торам: Гали абыйның бу хакта бөтенләй сөйләшәсе килми. Югыйсә районын, авылын күрсәтсәтмәскә дә вәгъдә бирдем, тик барыбер ачылып китми.
— Гали абый, хәмерне ташларга теләп тә, ташлый алмаучылар бик күп. Үз тәҗрибәгезне сөйләгез инде. Бәлки, кемгәдер ярдәмегез тияр.
— Нәрсәсен сөйлисең инде… Кеше кайчан ташлыйсын үзе белә. Эчә алмый башлагач, ташлый.
— Сәламәтлек беткәч, димәкче буласызмы?
— Әйе. Бик каты эчкәннән соң ике атна хастаханәдә яттым. Ашказаны, бавыр — бөтен җирем авыртты. Хәмер түгел, чәй эчсәм дә, кысып ала иде. Аракы урынына хәзер пачкалап дару ашыйм.
— Эчмәгәч рәхәтме соң?
— Рәхәт инде. Әйтәм бит, 20 ел эчендә бөтен организмны яндырдым. Хәзер сәламәтлек юк.
— Яшьлеккә кайтып булса, хәмергә борылып та карамас идегезме?
— Һи, ул чагында аның нәрсә икәнен белмисең. Яшьтәшләрең эчкәч, син дә кызыгасың. Ала карга булып читтә басып тормыйсың бит. Бергә эчеп йөргән кешеләрнең яртысы юк инде, теге дөньяга киттеләр.
— Ә яртысы калдымы?
— Калды. Минем белән бер елгы ир-ат әле дә эчә. Алтмыш тулды инде үзенә. Хәер, организмы таза булган аның. Ә мин алай булдыра алмадым.
— Булдыра алмагач, яхшы бит инде…
— Бәйрәмнәрдә кешечә капсаң ярый да ул. Алай матур итеп эчә белмәдем.
— Гали абый, алтмышта табын артында рюмка тотып утыру бик килешми, хафаланмагыз.
— Юк, хафаланмыйм. Эчкән кешене хәзер яратмыйм. Шуның өчен кисәк кенә дуслар да бетте…
Гали абыйның җәмәгате Гөлсинур апа белән дә сөйләштек. Ире исерек булса да, өч бала тапкан, авыл кибетендә эшләгән. Гомергә күп итеп мал-туар асраганнар. Ә иренең теге чакларын искә алып, менә нәрсәләр сөйләде:
— Эчте, бик эчте. Балаларның үскәнен күрмәде. Исерек килеш кызулыгы да бар иде. Хәзер генә ул мулла мәчесе кебек. И, күрдек инде аның белән. Әллә нинди дарулар да алып карадык, Аракчино бистәсенә Илдар Ханов янына да алып бардык. Аннан кайткач, бер-ике ай эчми торды да янә тотынды. 45 яшендә бик авырды. Хастаханәдән бер кочак чир исемлеге белән кайтты. “Яшисең килсә, эчмә”,— дигән табиблар. Яшисе килде, ахры, эчми. Аллага шөкер дим, балалар үскәч булса да тынычлап яшим, дип сөенәм. Әле дин юлына басмасмы дим, догалар ятлый. Аек ир белән яшәү бөтенләй икенче…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
Фото: © soleg/123rf.com