Мәшһүр рәссам, СССР Рәссамнар берлеге, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасы, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Равил ЗАҺИДУЛЛИН безгә милләт тарихын чагылдырган картиналары буенча күптән таныш. Әлеге әйдәп баручы рәссамыбыз — үз халкына хезмәт итүче фидакярләребезнең берсе! Моннан кала Равил Габделбәшир улының тагын бер үзенчәлекле иҗат юнәлешендәге әсәрләре бар — пыялалардагы гүзәл милли бизәкләр!
“КАРТИНАЛАРНЫ ҺӘР КӨН САТЫП БУЛМЫЙ”
— Равил абый, сез — бихисап картиналар авторы. Алар сәнгатьнең кайсы юнәлешенә карый?
— Мин 40 ел шушы һөнәрдә. Хезмәтләрем милли һәм тарихый романтизм юнәлешенә карый. Аларның һәммәсе дә татар тарихындагы вакыйгаларны яңарта, Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгында яшәгән ерак буыннарның шанлы тарихын данлыйлар. Аннары безнең халык урта гасырларда ук гамәли сәнгать төрләренең чәчәк атуы буенча танылган, шуңа күрә бу тема да иҗатым үзәгендә.
— Картиналарыгыз — популяр, алар чит дәүләтләрдә дә саклана. Андагы сәнгатьсөярләргә татар тарихы тасвирланган картиналар нигә кирәк?
— Чит дәүләтләрдә яшәүче халык — үзгә, алар арасында күпләр тарих белән кызыксына. Үз тарихларыннан кала, башка милләтләр тарихларын да өйрәнәләр. Алар үзләре булган җирләрдән милли төс-төсмерле ядкәрләр алып кайтырга тели. Күп картиналарым башка дәүләтләрдәге коллекционерлар тарафыннан үзгәртеп кору башланган елларда сатып алынды. Хәзер мәдәни аралашу мөмкинлеге тар, иҗат эшләрен таможня аша уздыру да мәшәкатьле. Калган хезмәтләрем исә Казан дәүләт музейларында, Болгар дәүләт музей-тыюлыгында. РФ Президентының Стрельнада урнашкан Президент резиденциясендә “Өйлә намазы” дип аталган картинам эленеп тора. Моннан кала РФ Президенты В.Путин, башка картиналарымны карап чыккач, “Падишаһ авы” әсәремне дә ошаткан иде, ул да шул резиденциядәдер, бәлкем. Һәр рәссам халык ихтыяҗын истә тотып иҗат итә, әгәр эшләрем башкаларга ошый икән, мин моңа, әлбәттә, бик шат! Алар белән төрле елларда Венгрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Күвәйт, Франция, Нидерланд һ.б. илләр халкы танышты.
— Сез — күп еллар буе ирекле рәссам. Бу юлдан бару кыюлык, үз-үзеңә ныклы ышаныч булуны һәм үҗәтлек тә таләп итә…
— Әлбәттә, ирекле рәссам юлы катлаулы. Картиналарны һәр көн сатып булмый. Аларны сатып алу вәкаләте йөкләнгән дәүләт структуралары белән дә аралашам димәс идем, чөнки алар картиналарымны ике-өч тапкыр арзанрак бәядән сатып алырга тели. Иҗатчы буларак үз көчемә генә таянам, шуңа күрә күп вакытым остаханәмдә үтә. Ял көннәрем аз. Милләт тарихына хезмәт итүче рәссамнарның хәле җиңел түгел. Билгеле, тырышлыкларым Мәскәү һөнәри рәссамнары күз уңында, әсәрләрем Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан күптән югары бәяләнде, әйтик, 2012 һәм 2015 елларда “За вклад в отечественную культуру” көмеш һәм алтын медальләренә лаек булдым.
— Совет еллары белән чагыштырсак, бүгенге көн иҗатчылары ни хәлдә?
— Мин үз фикеремне генә белдерәм: хәзер татар рәссамнары шәхси күргәзмәләрен галереяларда, музейларда аз ача. Чөнки анда башка милләт рәссамнары күргәзмәләре эшли. Безгә игътибар күпкә аз хәзер. Аннары совет власте елларында күргәзмәдән соң оештыру комитеты рәссамның уңышлы әсәрләрен дәүләт акчасына сатып ала иде. Бүген байлар күп, алар татарлар арасында да җитәрлек. Ләкин аларның сынлы сәнгать белән кызыксынып, яхшы бәягә картина сатып алганын күргәнем юк. Рәссамнар да һәрберсе үз эчендә кайнаша. Әлбәттә, кайберләре күмәк пленэрларда катнаша, аралаша. Тик үз милли тарихыбызны яктырткан, реализм юнәлешле картиналар бик аз языла.
“БОЛАЙ ИҖАТ ИТҮЧЕ БАШКА РӘССАМ ЮК”
— “Төрки мәдәният музее”н ачарга иде, диючеләр бар…
— Ул нәкъ татар халкының тарихын, мәдәниятен чагылдырган музей булып, аның бер өлеше генә гомумтөрки мәдәнияткә багышланса, уңышлырак булыр иде. Тик бу хыял гына, безнең тарихны, мәдәният һәм сәнгатебезне данлый, югарыга күтәрә торган музей ачылыр дип уйламыйм.
— Улларыгыз сезнең юлдан киттеме?
— Улыбыз Фәрһад Казан химия-технология институтының башта дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлады, аннары дизайн белгечлегенә укыды. Иннополиста арт-директор булып эшли. Илдар Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесыннан соң Лион университетына укырга китте. Бакалавриат һәм магистратураны тәмамлады, Кытайның Далянь каласында стажировка үтте. Француз, кытай телләрен бик яхшы белә. Хәзер Парижның Коммерция югары мәктәбендә (НЕС) халыкара проектлар координаторы булып эшли. Хәләл җефетем Дилбәр белән аларның талантлы, тырыш, зыялы булуларын күреп куанабыз!
— Пыяла әсәрләрегез гаҗәеп матур! Аларны кайчаннан алып ясыйсыз?
— 1990 еллар башында гарәп каллиграфиясе белән кызыксынып киттем, берникадәр шәмаилләр ясадым. Заманында, вакыт табып, гарәп теле курсында гарәп грамматикасына төшендем. Могтәбәр сынчы, рәссам Б.Урманче белән аралаштым. Аның гозерен үтәп, берничә шәмаиле күчермәсен кабатлап ясап бирдем. Татарларда киң кулланылышта йөргән шәмаилләр күп очракта пыяла өслеккә эшләнгән булгач, аларны пыялаларга гына яздым.
Чәчәкле, геометрик бизәкле әсәрләремне 2009 елдан бирле иҗат итәм. Болар — татар халкы тарихындагы шәмаил язу алымын искәртә торган әсәрләр. Ни гаҗәп, аларны, нигездә, башка милләт вәкилләре кызыксынып сатып ала. “Әлхәмдүлилләһ”, “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дигән гарәпчә язмалы шәмаилләрем дә бар.
— Орнаментлы әсәрләрегез ничек ясала?
— Әүвәл пыяла өслекнең артына кара төстәге майлы буяу белән орнаментларның контурын сызам. Аннары рәсемне тотрыклы буяу белән буяп, чәчәк, сабак ясалган урыннарга йомарланган, ялтыравык фольга ябыштырам. Фольганы Кытайдан кайтартам, аның төрлесен кулланам. Бу — үзенә күрә бер яңалыгым. Әлеге бизәкле эшләнмәләремне сәнгатьсөярләр эксклюзив бүләккә тиңли, чөнки мондый әсәрләр иҗат итүче башка рәссам бездә юк.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.