— Билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы исемен алдым. Татарча көрәштә дә әлеге исемгә ия булу өчен 2019 елда ук барлык нормативларны үтәдем, — ди Артур. — Тик һаман документларны тапшырмыйча сузып йөрим. Безнең спортта иң зур бүләкләү — “Россиянең атказанган спорт остасы” исеме. Анысы бирелде, Аллага шөкер.
— Артур, сүзне балачак, спорт тормышыңның башыннан башлыйк әле.
— Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп үстек. Авылда бакча зур, абзар тулы мал-туар булды. Гаиләдә без икәү: 7 яшькә олырак абыем бар. Әтием — совхозда эретеп-ябыштыручы, әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Әни кыскартуга эләкте. Хәзер өйдә генә, хуҗабикә. Әти армиядә хезмәт иткәндә, грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башлаган. Кайткач Сабантуйларда, ярышларда көрәшкән. Совхоз таркалгач, әти берара эшсез торды. Аннары көрәш буенча тренер вазыйфасына кереште. Әни чаңгы спортында актив булды. Мин дә алты яшьтән чаңгыда йөри башладым. Көрәшкә 9 яшьтә килдем. Беренче тренерым — әти. Уфада укый башлагач, Рөстәм Илһам улы Зыякаевка килдем.
— Мәктәптән соң нинди өлкәне сайладың?
— Уфа дәүләт университетында нефть өлкәсе белгеченә укыдым. Бакалаврны тәмамлагач, 2017 елда Уфа дәүләт аграр университетына магистратурага кердем. Физкультура буенча да укыдым. Өч дипломым бар: нефтьче, агроном һәм тренер булып та эшли алам.
— Көрәштә беренче зур җиңүең кайчан булды?
— 15 яшьтә Башкортстан беренчелеген оттым һәм 2010 елда Россия беренчелегендә I урын алдым. Шуннан соң гел I урын ала килдем. 2012 елда Бразилиядә дөнья беренчелегендә алтын медальгә ия булдым. Шул ук елны билбау көрәшендә көрәшә башладым.
— Үзең өчен кайсы турнирны аерып әйтер идең?
— Минем өчен герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры — иң дәрәҗәлесе. 2015 елда 70 кг да көрәшеп, чемпион булдым. Үземә, Муса Җәлил турнирын биш тапкыр җиңәргә, дигән максат куйган идем. Үтәдем.
— Син отмаган турнир калдымы?
— Европа чемпионы, дигән исемем юк. Билбау көрәше буенча бер тапкыр Европа чемпионатында II урын алдым.
— Машина отканың бармы, Артур? Ул, гадәттә, авыр үлчәүдәгеләргә генә эләгә инде.
— Былтыр Уфада шәһәр көненә “Нива” куйдылар. Шунда гадел җиңеп, машина оттым, Аллага шөкер.“БАШКА КИРӘКМИСЕҢ”, — ДИЛӘР ИКӘН, ТУКТЫЙМ”
— Артур, ни өчен Теләчене сайладың?
— Татарстан районы өчен Башкортстаннан беренче булып мин көрәшә башладым. Элек легионерларны чакырмыйлар иде. Теләче районы командасы составында 2015 елдан көрәшәм. Ул вакытта 70 кг да Татарстанда Рамил Синякаев лидер иде. Әлмәттә узган Бөтенроссия турнирында Рамилне җиңдем. Шуннан соң Татарстаннан: “Әйдә, безнең өчен көрәш”, — дип тәкъдимнәр килә башлады. Теләчелеләрдән ул вакытта Раил Нургалиев һәм бу район өчен көрәшүче Муса Галләмовны яхшы белә идем. Теләче район башлыгы урынбасары (хәзер башлыгы) Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин шалтыратты. Аны да белми идем. “Командадан командага күчеп йөрмәячәкмен, Алла боерса. Теләче районы өчен көрәшәм”, — дип үземә сүз бирдем. Әгәр алар: “Артур, башка безгә кирәкмисең”, — ди икән, Татарстан ярышларында бүтән бер команда өчен дә чыгыш ясамаячакмын. Йә Башкортстан өчен көрәшәм, йә көрәштән китәм.
— Хәзер Башкортстанда үзең дә тренерлык эше алып барасың. Балалар көрәшкә тартыламы?
— Борай авылында тренер булып эшлим. Биредә бөтен шартлар тудырылган Көрәш сарае төзеделәр. Шөгыльләнмәс җиреңнән шөгыльләнерсең.
Борайга бер ел элек килдем. Уфадан 150 км йөреп эшлим. Атнасына ике көн мин шөгыльләндерәм. Ике тренер эшлибез. Балалар бар. Быел азрак, кайберләре Уфага укырга китте. Тагын җыярбыз, дип уйлыйм. Бөтен кеше чемпион булып тумый. Максат — аларны физик яктан ныгыту. “Син көчсез”, — дип бер баланы да кире борырга ярамый, дип уйлыйм. Спортчы, тренерлыктан тыш, Башкортстанның билбау көрәше федерациясенең президенты ярдәмчесе булып торам.
— Башкортстанда көрәш буенча ярышлар мәсьәләсе ничегрәк?
— Команда белән бару турында әйтсәк, Башкортстан, Россия беренчелеге генә. Бүтән зур турнирларга чыкмыйлар. Бездә Татарстандагы сыман зур ярышлар үткәрелми. Сентябрьдә Актанышка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турнирына бардык. Безнең балалар өчен әйбәт булды. Ара да ул хәтле ерак түгел. Көчле ярыш булды, бик канәгать кайттык. IV урын алдык, беренче өчлектә булыр өчен аз гына җитмәде. Әмма урын түгел, балалар ярыш күреп, көрәшеп кайтсын, дигән максат белән бардык. 2015 елда үзем, мәсәлән, Татарстанда көрәшә башламасам, мондый нәтиҗәләрем, бәлки, булмас та иде. Көрәшче бит ул күреп өйрәнә, ярышып ныгый.
“АТЛАР БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНАМ”
— Артур, тормыш иптәшең дә спортчы бит синең!
— Хатыным — Чаллыдан, көрәшче Камилла Елисеева (хәзер Зөлкәрнәева). Әлегә бәби ялында. Камилла башта ирекле көрәш белән шөгыльләнгән. Аннары билбау көрәшенә кереште. Шул вакытта таныштык та. 2017 елда Уфага күчте, аграр университетны тәмамлады. 2021 елда никах укыттык. Ул шулай ук “Россиянең атказанган спорт остасы”, билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы. 2022 елда кызыбыз Аиша туды.
— Авылыгыз зурмы? Андагы тормыш белән дә таныштыр әле.
— Туган ягым — Кыйгы районы Арыслан авылы Казаннан 800 км ераклыкта. Яныбыздан Урал таулары уза. Бездән соң 8 чакрымнан Чиләбе өлкәсе башлана. Икенче якта — Свердловск өлкәсе. Авылыбыз зур димәс идем. Совхоз таркалды. Яшьләр хәзер авылда бик калмый. Авыл җирлеге үзебездә, аңа биш-алты авыл карый. Мәктәп, бакча, клуб, кибет бар. Кызганыч, балалар саны кими. Шул сәбәпле, әти район үзәгенә йөреп тә тренерлык эше алып бара башлады. Әти-әни сыер асрыйлар, берничә атыбыз бар. Үзем дә атлар яратам.
— Артур, сине якын араларда кайсы ярышларда күрәчәкбез?
— Иң якыны киләсе елның февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырыла торган турнир булыр. Әкренләп шуңа әзерләнәм.
Лилия ЙОСЫПОВА.