Көзге бер матур көндә Актаныш районының Киров авылына барып кайттым. Авыл урман уртасында урнашкан: кешеләрнең арт бакчасына терәлеп, имән агачлары үсеп утыра. Җиләк, гөмбә җыю өчен өеңнән биш-ун метр читкә китү дә җитә. Мондый авылны беренче очратуым булды. Аннан бигрәк, биредә төрле милләт кешеләре яши. Һәм алар барысы да татарча сөйләшә.
ЕГЕРМЕ ЯШЕНДӘ — ЛЕНИН ОРДЕНЫ!
Киров исемендәге совхоз заманында районның иң атаклы авылы саналган. Бистә (поселок) статусы бирелгән аңа. Бүген дә биредә тырыш, бердәм халык яши. Әмма инде көчле совхозның исеме дә, җисеме дә калмаган.
Авылга әле йөз яшь тә юк. Урман аланында беренче землянка казучылар — төрле сәбәпләр аркасында туган җиреннән сөрелгән берничә гаилә була. Алар акрынлап җир эшкәртеп, үз көннәрен үзләре күрә башлый. Соңрак биредә Киров исемендәге совхоз оеша. Нәтиҗәдә авыл күзгә күренеп үсә, күрше авыллардан да халык эшкә килә. Милләткә карап бүленеш булмый. Кем белән генә сөйләшсәң дә: “Безнең әти белән әни бәхет эзләп монда килгән”, — диләр.
Авылда бүген 851 кеше яши, 357 хуҗалык исәпләнә. Социаль объектлардан мәдәният йорты, ФАП, кибетләр, урта мәктәп эшли. Белем йортында 82 бала укый. Әле ике ел элек кенә укучылар саны 102 булган. Шулай да киләсе биш елда бала саны бик кимемәскә тиеш икән.
Егерме яшендә Ленин ордены алган Дөлфирә Каһирова — Киров авылының горурлыгы. Заманында күрше Усы авылыннан комсомол юлламасы белән эшкә килгән ул. Һәм биредә төпләнеп тә калган. Тормыш иптәше Шамил абый мәрхүм инде, алты бала тәрбияләп үстергәннәр.
— 15 яшемнән дуңгызлар карадым, — диде Дөлфирә апа. — Бик тырышып эшләдем. Дуңгызларны нормадан тыш яхшы симерткән өчен гел мактадылар. 1960 елда тантаналы рәвештә Ленин ордены тапшырдылар. Ул иң дәрәҗәле бүләк саналды. Татарстан Югары Советы депутаты итеп тә сайладылар.
Дөлфирә апа 84 яшен тутырган, бүген ялгызы яши. Балалары атна саен кайтып йөри. Зур чараларда катнашкан, чыгыш ясаган кеше ул.
— Укытучы буласым килгән иде, мәктәптә бик яхшы укыдым, — диде Дөлфирә апа. — Әмма укырга мөмкинлек булмады. Хәер, үкенмим, лаеклы тормыш юлы үттем. Республика буенча төрле семинарларга да йөрдек. “О, Киров исемендәге совхоз”, — дияләр иде. Гел беренче булдык.
— Кайсы күрсәткечләр буенча? — дим.
— Игенчелек, терлекчелек буенча да. Өч йөз сумга кадәр хезмәт хакы алып эшләүчеләр булды. Хезмәт кешесенең бәясе бик югары иде. Авылда бер генә колхозчы да начар яшәмәде. Шуның өчен дә Киров күзгә күренеп үсте.
Ни кызганыч, шундый атаклы совхоз да үзгәртеп кору җилләренә каршы тора алмаган. 2000 елларда ул таркалган. Хәзер авылның җирләре “Әнәк” агрофирмасына карый икән.
“БЕЗНЕ ХӘЗЕР КҮРҮЧЕ ЮК”
Инде әйткәнемчә, Киров күпмилләтле авыл саналган. Бүген күбрәк татарлар яши. Дөрес, мари, рус, әрмән милләтеннән булган гаиләләр дә бар. Төрле милләт вәкилләре белән аралашып чыктым, рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр.
Валентина Егорова — милләте буенча рус. Мин кергәндә, сәйләннән гарәп язулы картина ясап утыра иде. Бик яраткан шөгыле икән.
— Кияүнең туган көне җитә, аңа дип эшлим, — диде саф татарча әбекәй.
— Киявегез мөселманмы? — дим.
— Әйе, улым, кызым да, оныклар да ислам динендә.
— Ә үзегез кайсы диндә? — дим.
— Аллаһ бер инде ул. Догалар укымыйм, Аллаһтан саулык, ил-көннәргә тынычлык сорыйм. Кылган изгелекләрем җәннәтле итәр әле. Бер кешегә дә начарлык эшләгәнем юк.
— Татарчагыз камил, — дим.
— Соң, без бит татар мәктәбен тәмамладык. Кировта барлык милләт балалары да татарча укыды.
— Ничек алай ул?
— Укытучылар татар иде, шуның өчендер дип уйлыйм.
Валентина түтинең гаиләсе Кировка 1942 елны күченгән. Ул балачагын яхшы хәтерли. Төрле милләт вәкилләре бик дус яшәде, ди.
— Без үскәндә, авылда землянкалар шундый күп иде, — дип дәвам итте Валентина түти. — Сугыштан соң да землянкаларда яшәүче гаиләләр күп булды. Дөрес, аның стенасы агачтан иде. Түбәсе чыбык-чабыктан. Түбәдән бер бәләкәй генә тишек — морҗа чыгып тора. Ә идәне юк, ягъни җир. Хәтта мунчаны да җир казып ясыйлар иде.
Валентина түтигә 84 яшь. Кызы белән кияве яңа йорт салып биргән. Атна саен кайтып йөриләр икән. Тагын ике улы бар. Берсе гаиләсе белән Кировта яши, икенчесе махсус хәрби операциядә. Әни кеше көн саен Аллаһтан аның саулыгын сорый…
— Гомер буе совхозда эшләдем, — ди әбекәй. — Сыер да саудым, ат та җиктем, аннан бригадир булдым. Кырык ел эшләдем. Тик менә зарым бар: безне хәзер бер күрүче кеше юк. Совхоз таркалганнан соң, әйтерсең без эшләмәгән дә. Ник елга бер килеп хәлне белсеннәр? Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне була, шунда бер уч кәнфит белән чәй кыстырып: “Валя түти, хәлең әйбәтме?” — дисәләр була бит. Олы кешенең күңеле булыр иде.
“ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТТЕМ”
Тормышын совхоз белән бәйләгән тагын ике әбекәй — Вәсилә Әмирова һәм Мария түти Алимбаева. Бик якын күршеләр булып яшәгәннәр. Бүген дә пешергән ризыкка кадәр бер-берсе белән бүлешәләр икән.
— Вәсиләнең уты булмаса да кереп җитәм, — ди Мария түти. — Гомер буе фермада бергә эшләдек. Хәзер дә туганнар кебек яшибез.
Мария түти милләте буенча мари. Тик инде гомер буе татар авылында яшәп, туган телен оныта да башлаган. Алай да миңа ана телендә берничә җөмлә әйтеп күрсәтте.
Мария түти Актаныш районының Терпеле авылында туып-үскән. 1960 елда Кировка күченеп килгән — Миңнегол исемле мари егетенә кияүгә чыккан. Мәрхүм җәмәгате белән биш бала үстергәннәр.
— Гомерем буе совхозда эшләдем — дуңгыз карадым, — диде әбекәй. — Кировның чәчәк атуын үз күзләрем белән күрдем. Тату яшәдек, син мари, син рус, дип берәү дә әйтмәде. Инде үзем дә ислам динен кабул иттем. Догалар укыйм. Аллаһ каршына барасы бит…
Вәсилә апа Әмировага тиздән 88 яшь тула икән. Шулай ук ялгызы яши. Әбекәйнең йортына аяк баскач та, чигүле мендәр, япкычларга күз төште. Иң гаҗәбе — ул әле дә чигә, бәйли.
— Бүген генә бер башмак бәйләдем, — дип елмайды Вәсилә апа. — Күзлек кигәч була, җеп тә саплыйм. Элек тегә дә идем. Соңгы елларда теккәнем юк. Ә менә чигү белән бәйләүне ташламыйм, ул миңа рәхәтлек бирә. Сәламәтлегемнән зарланмыйм, колак кына начар ишетә. Безнең әнкәй 101 яшенә җитте. Соңгы көннәренә кадәр аягында йөрде. Аллаһ боерса, мин дә әни яшенә җитәм әле!
Вәсилә апа Кировка 8 яшендә әти-әнисе белән күченеп килгән. Әтисе сугыштан исән-имин әйләнеп кайткач та, яхшы тормыш эзләп, Кировка чыгып китәләр. Дүрт класс тәмамлагач, совхозда эшли башлаган. Башта бәрәңге, чөгендер үстергән, ә 15 яшеннән фермага сыер саварга кергән. Аннан кияүгә чыккан, балалар тапкан. Тик җәмәгате генә иртә вафат булган.
— Бу өйне ирем үлгәч, 1975 елда салдым, — диде Вәсилә апа. — Янымда биш бала, аларны аякка бастырырга кирәк бит. Әткәйләр дә булышты, рәхмәт. Үзем дә тырыш булдым. Малын да асрадык, эшкә дә бардык. Аллаһка шөкер, балаларым да үзем кебек уңган.
…Кировта бик актив халык яши. Алар кебек зурлап “Авыл көне”, “Көзге ярминкә”ләр уздырган салалар тагын бармы икән? Фото, видеоларны күреп ис китте! Күрше Башкортстаннан кадәр кунаклар килгән. (Бәйрәмнәрне оештыручы — Венера Сабитова, ут ханым.) Югыйсә төрле җирләрдән җыелган халык: ничек шулай ачык йөзле, барысы да актив булды икән? Әллә суы, әллә урман һавасы шундый, аңламассың. Ә бәлки, бер-береңә карата хөрмәт булганда яшәү күңелледер. Кыскасы, кировлылардан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.