Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Закир ШАҺБАН чыгышы белән Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылыннан. Новосибирск шәһәрендә күрмәүчеләр өчен махсус интернат-мәктәптә белем ала. 5 яшеннән җырлый башлый.
— Сәхнәдә 50 елдан артык чыгыш ясыйм, дияргә буладыр, — дип сүз башлады Закир абый. — Профессиональ эшчәнлеккә килгәндә, 1991 елда Новосибирск өлкә милли-мәдәни үзәге оештырылды. Шунда беренчеләрдән булып оештыру эшләрендә катнаштым. Сәхнә эшен шуннан башлап саныйм. Шул чорда милли-мәдәни үзәк каршында “Тургай” иҗат театры ачылды. Минем Новосибирск шәһәрендә яшәгән, эшләгән вакыт. Төрле фестивальләрдә катнашып йөрим. 1992 елда исә язмышымда зур борылыш булды.
“ТУГАН ЯККА БИШ ЕЛГА БЕР КАЙТАМ”
— Закир абый, Казанга ерактан — Себер якларыннан килеп төпләнгәнсез. Туган җирдән чыгып киткәнгә шактый еллар бардыр?
— Казанга килеп иҗат итә башлаганыма 30 елдан артык вакыт узды. Себер татарлары фольклор ансамбле белән 1992 елда Казанга килдек. Мине легендар җырчы Илһам ага Шакиров күреп алды. Озакламый, 1993 елда күченеп тә килдем. 1994 елда Казан дәүләт педагогика институтына Миңгол Галиев классына укырга кердем. 1995 елда “Татар җыры” бәйгесендә катнаштым, II дәрәҗә премиягә лаек булдым. Дөрес, анда җиңдермәскә теләүчеләр дә булган. Күрми, барыбер күтәрелә алмас, дигәннәрдер. Шунда мине Хәйдәр ага Бигичев яклап чыккан. Иҗат, сиземләү ягыннан без кайбер тулысынча сәламәт кешеләрдән көчлерәк тә әле.
— Туган якта соңгы тапкыр кайчан кунак булдыгыз?
— Тармакүлдә 2020 елда булган идек. Биш елга бер кайтырга тырышам. Алла боерса, киләсе елга юл тотасы булыр. Анда әти-әни күптән юк инде, төп нигез буш. Авылда икенче буын туганнар яши. Аларда кунак булып, якыннарны күреп, әти-әни каберен барлап китәбез.
— Аксубайга еш кайтасыздыр?
— Гөлүсәнең әти-әнисе — әби-бабай исән-сау. Авылда җир җимертеп яшәп яталар. Бәрәңге дә, кабак та күпләп үстерәләр, бик тырышлар. Ул якта еш булабыз. Гөлүсә исә, концерт графиклары туры килмәгәндә, атна саен да кайта. Авыл мохитендә эш белән бергә ял итеп, илһам алып килә.
— Эшләр ничек бара?
— Республика буйлап “Мин яраттым җирдә күп мәртәбә” дип аталган программа белән концерт куеп йөрибез. Кунак җырчылар буларак Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет, Алия Исрафилованы чакырдык.
— Оештыру, билет сату җиңел түгел хәзер.
— Көндәшлек бик зур. Районнарда концертлар күп оештырыла. Аннары, ягы-ягы белән дә аерыла. Кайбер районда актив йөриләр, икенчеләрендә авырдан җыелалар. Аннан, махсус хәрби операциянең дә йогынтысы бар. Бу аңлашыла да. Ул башланганнан соң, сәнгать өлкәсендә эшләү тагын да кыенлашты. Тамашачы күңел ачу чараларына бик ашкынып килми. Шулай да, җыелмыйлар, дия алмыйм.
— Тамашачы аз булса, кәефкә, иҗатка да йогынты ясый бит әле.
— Күңел төшенкелеге булгалый инде. Пессимизмга бирелү начар. Шәхсән мине андый вакытта өмет коткара. Һәрчак өмет белән яшәргә тырышам. Кәеф юк, дип кенә ятып булмый. Әйткәнемчә, туктаусыз эшләргә, эзләнергә кирәк.
“ИСЕМ АЛАСЫ КИЛӘ ДӘ, БОРЫП ҖИБӘРӘЛӘР…”
— “Заман” төркеме солисты булып эшләдегез. Аннары шактый еллар аерым чыгыш ясадыгыз. Соңгы елларда Гөлүсә белән матур проект булдырдыгыз. Халык бу яңалыкны яратып кабул итте. Иртәрәк оешасы калган, дип уйламыйсызмы?
— “Заман” төркемендә егетләр белән сигез ел бергә эшләп таралыштык. 2003 елдан мөстәкыйль эшли башладым. Соңгы елларда Гөлүсә белән уртак концертлар куябыз. Иртәрәк оешасы дигәндә, юк, алай дип уйламыйбыз, һәр нәрсәнең үз вакыты. Димәк, бу проектка без хәзер өлгергән. Бергә җырлар иҗат итәбез, дуэтлар башкарабыз, Гөлүсә сәхнәдән үзе язган шигырьләрне укый.
Гөлүсәнең 50 яшьлек юбилее якынлаша (Гөлүсә Шаһбан 1975 елның 17 гыйнварында Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа — Л.Й.). “Уздырырга теләмим”, — ди. Миңа ике елдан 60 яшь тула. Бер яктан, шактый вакыт бар кебек. Әмма ул тиз уза. Исән-имин булсак, юбилей кичәсен зурлап оештырырга ниятлим.
— Тамашачылар: “Нишләп Закир Шаһбанга һаман халык артисты исеме бирелми икән?” — дип әйтеп куйгалый.
— Бу проблема күңелгә тия. Кемнәрдер аны бик иртә ала. Документларны җыеп, бер-ике тапкыр дәгъва итеп тә карадым. Шәһәр мәдәният департаментын, ТР Мәдәният министрлыгын үтә, ә ТР Министлар кабинетыннан кире борып җибәрәләр. 60 яшьлек юбилеема таба тагын бер талпынып карыйм. Ничек булыр… Чордашларым, бергә укыган, эшләгән кешеләр алып бетерде. Вакытында бәяләсеннәр иде… Кешедән ким түгел, эшемне җиренә җиткереп башкарам.
— Гөлүсә сезнең хакта элек үк: “Меңнән артык китап укыган кеше ул. Укымыйча тора алмый”, — дип әйтә иде. Соңгы вакытта нинди эчтәлектәгеләрен укыйсыз?
— Хәзер интернетта аудиокитаплар бик күп, сайлау мөмкинлеге зур. Психология турында күбрәк укыйм, атаклы халыкара психологлар китапларына өстенлек бирәм. Карнеги белән кызыксынам. Яшәү көчен гаилә белән бергә китаплардан алам.
Гөлүсә язган шигырьләрне иң беренче мин укыйм. Алар, чыннан да, матур. Әдәби тәнкыйтьче булмасам да, шигърияттә берникадәр фикер йөртә алам, яхшыны начардан аерам. Вакытында мәрхүм шагыйрь Рәзил ага Вәлиев та, Гөлүсәнең беренче китабы чыкканда, бу шигърияттә ихласлылык бар, дип әйткән иде. Шигърияттә ихласлылык — иң беренче урында.
— Сәясәт белән дә кызыксынасызмы?
— Әлбәттә. Сәясәт, аеруча халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксынам. Барысын да күзәтеп, укып, анализлап барам.
“ИКЕ АТНА УЗУГА, НИКАХ УКЫТТЫК”
Закир абыйның хатыны Гөлүсә Шаһбан “Кабатланмас безнең сөюләр”, “Күңел эретерлек сүзләр бар” һәм “Сиңа атап яздым” шигырь китаплары аша яхшы таныш. “Бөтен хит булган җыр текстларым Закирга багышлана. Аңа яратып чыктым. Ул чакта миңа 26 яшь иде”, — дип искә ала Гөлүсә. Алар 2002 елда кушыла, әмма 2015 елда гына никахларын рәсмиләштерәләр. Гөлүсә — иренең дүртенче хатыны. Закир абыйның алдагы никахтан Ильяс исемле улы бар.
— Закир абый, Гөлүсә белән кайда таныштыгыз?
— 2002 елда тулай торакта очраштык. Гөлүсә дусларына кунакка килгән иде. Ике атнадан никах укыттык.
— Кызыгыз Алисә иҗат юлын сайламаган. Эшендә җитәкче итеп билгеләгәннәр, дип ишеттек.
— Алисә берничә ел элек заказга төрле тәм-томнар пешерә башлады. Казан кооператив институтында эшмәкәрлек һәм маркетинг юнәлеше буенча укый. Параллель рәвештә инде ике ел “Ривьера” ресторанында эшли. Анда хәзер баш кондитер вазыйфасын башкара. 20 яшендә кечкенә генә үзенең коллективы белән идарә итә башлады, җаваплылыгы тагын да артты.
— Алисә күбрәк кайсыгызга охшаган?
— Акылы, белеме, сабырлыгы, таланты белән — миңа, хис-кичерешләр, нечкә күңел, шул ук вакытта кыюлык, йөрәк аша үткәрүләре ягыннан әнисенә охшаган. Артыгын сөйләшми, уйлап кына җавап бирә.
— Закир абый, 13 ноябрь — Халыкара күрмәүчеләр көне. Аларга җәмгыятьтә аз булса да игътибар бармы?
— Үзем якты дөньяны күрү бәхетеннән тумыштан мәхрүм. Аның каравы Аллаһы Тәгалә сәләт биргән. Күрмәүчеләр көнен сукырларга бераз игътибарны җәлеп итә торган көн, дип кабул итәм. Күбесе моңа аеруча мохтаҗ. Күрмәүчеләргә җәмгыятьтә тиешенчә игътибар юк. Башкалардан ким булмавыбызны хезмәт белән исбатлап торырга тиешбез. Минем кебекләр тормышта югалып калмасын иде. Тормышта хатыным Гөлүсә — иң зур булышчым. Ул илһам, көч бирә һәм кызым Алисәнең уңышларына сөенеп яшим.
Лилия ЙОСЫПОВА.