Көрәшче Рудия ГАБДУЛЛИНА — Мари Иле республикасының Йошкар-Ола шәһәре кызы. Соңгы елларда Казанда яши. Нәфис, ябык кына кызны, беренче карашка, көчле көрәшче дип уйламассың. Ә ул: “Егетләрне баш аркылы ыргыта идем”, — дип кенә сөйли. Рудия дүрт тапкыр — Мари Иле, ике мәртәбә — Татарстан, өч тапкыр Бөтенроссия чемпионатлары чемпионы. Сабантуйлардагы җиңүләрен санап та торасы юк. Көрәш буенча өченче дәрәҗә хөкемдар. Кечкенәдән спортта. Бер үк спортзалга йөргән якташлары, чемпионнар Мөнир һәм Муса Галләмовларны күзәтеп, алардан күп нәрсәне өйрәнеп үсә.
— Ярышларда үземне беләләр, ә исемне кайчак хәтерләмиләр иде. Сабантуйларда — “Чандыр кыз”, ә турнирларда “Борцуха” дип йөрттеләр, — ди Рудия, елмаеп. — Ул “Борцуха” дигәннәре тәмам ябышты, яшьтәшләр дә шулай дип атады. Ошый да башлаган иде.
“ЙӨРЕР ДӘ ТАШЛАР”, — ДИП УЙЛАДЫЛАР”
Рудиягә 22 яшь. IX сыйныфта укыганда, көрәшче кыз Казанга күченү турында уйлый башлый. “Тулай торакта яшәгәнче, сиңа да җайлы булыр”, — дип, гаилә Казанга килеп төпләнә. Бертуган апасы гаиләсе белән Йошкар-Олада кала. Көрәшче кыз укуын 150 нче мәктәптә дәвам итә.
— Рудия, син чит төбәктән, шәһәр кызы. Татарча бик матур сөйләшәсең!
— Мәктәптә рус, мари һәм инглиз телләрен өйрәндек. Әби: “Балалар татарча белсен. Өйрәтегез”, — дип әнигә әйтеп куйган. Гаиләдә татарча сөйләшергә тырыштык. Казанда бөтен кеше татарча аралашадыр, дип уйладым. Мәктәпкә барсам, бар да русча сөйләшә. “Русча ияләнгән инде”, — диләр.
— Спорт тормышың ничә яшьтән башланды?
— 6 яшьтән, башта 4 ел спорт гимнастикасына йөрдем. Автобус белән берүзем бара идем. Әти-әни эштә. Һәрчак мөстәкыйль булдым. Җае чыкканда, әти дә илтеп куйгалады. Спорткомплекста төрле секцияләр эшли. Әти мине гимнастикага кертә дә көрәш бүлегендә көтеп тора. Ул үзе дә көрәште. Залдан чыгуга, аның янына йөгереп киләм һәм кызыксынып көрәшчеләрне күзәтәм: ир-егетләр күп, кызлар юк. 10 яшемдә спорт гимнастикасын ташладым. Бер ел җиңел атлетикага, чаңгыга йөрдем. Әмма кирәк дип кенә йөрдем. Яңа сезон башлангач: “Көрәшкә йөрисем килә”, — дидем әти-әнигә. 12 яшьлек, 42 кг лы ябык кына кыз. Ай буе аптыратып бетердем. “Ярар, йөрер дә ташлар”, — дип уйлаптыр, әти алып барды.
— Беренче тәэсирләр ничек булды?
— Беренче тренерым Илдус Нәҗип улы Гарипов та башта көлеп кенә карады. 12 яшемдә берүзем зур сумкамны асып, ир-егетләр янына барып утырдым. Ярты елдан малайларны чөя башладым. Яшүсмерләр арасында Мари Иле республикасы беренчелеге булды, I урын алдым. Аннары Әтнә районына Ирек абый Мөхәммәтшин белән тренер Радик абый Шәрәфиев ярышларга чакыра башлады. Татарстанда бил алышып, җиңеп кайттым. Көрәш үз эченә йотты. Сабантуйларда пьедесталдан төшмәдем. Откан бүләкләрне сатып акча эшли башладым. Саба районы Миңгәр авылында 15 мең сумлык сертификат отып, акчасына алтын алка алдым. Анда бик яхшы чыгыш ясадым. Әмма, курыкмыйча әйтәм, финалда башка апаны яклап җиңдерделәр. Ләкин халык барысын да аңлады, миңа көчле итеп кул чаптылар. 46 кг идем, 65 кг лы апаны алып салдым.
“ҮЗЕМНӘН ЗУРРАК ТӘКӘНЕ КҮТӘРДЕМ ДӘ ЙӨГЕРДЕМ”
— Билбау көрәшенә кереп китүең ничек булды?
— Алты ел буе егетләр белән генә көрәштем. Малайлар арасында дүрт тапкыр Мари Иле чемпионы булдым. Тагын да үсәсе килә, тик Татарстанныкына кертмиләр. Россия чемпионатында да кызлар ярыша алмый, чөнки карарда язылмаган. Спорт остасына кандидат исемен аласы килә. Нишләргә? “Билбау көрәше белән шөгыльләнеп кара”, — дип киңәш итте тренер. 15 яшемдә беренче тапкыр Пермь өлкәсенә Бөтенроссия чемпионатына киттем. Җиңеп, спорт остасына кандидат исеменә лаек булдым. Казанга күченгәч, көрәшне ташлар, дип уйладылар. Ә минем күтәрелә башлаган чак. Тренерым Илдус абый килеп, Фәрит абый Шәйхетдиновка аңлатып, “Ак Барс” көрәш сараена урнаштырды. Алар да каршы килмәде. Тренер Булат абый Хәбибрахмановта шөгыльләнә башладым.
— Билбау көрәше сине үзенә тарта алдымы?
— Юк. Кирәк дип кенә көрәштем. Күңелемдә гел татарча көрәш өстен булды.
— Откан беренче һәм бердәнбер тәкәң турында да искә алыйк әле.
— 2020 елда Әтнә районына бер авылга Сабантуйга чакырдылар. Көрәшчегә төп бүләк — тәкә! Миңа ул чакта 17 яшь. Мәйданга унлап хатын-кыз җыелдык. Финалга эләккәннәр көчле, ә минем техник як яхшы. Шуның белән ота идем. Күтәреп тә җитешмиләр. I урын алдым. Мультиварка, матур алым белән көрәшкән өчен 3 мең сум акча бүләк иттеләр. Һәм… Миннән дә зуррак тәкә. “Күтәрәсеңме?” — диләр. Күтәрмәгән кая. Хөкемдарлар булышты, тәкәне күтәреп, мәйданны әйләнеп чыктым. Шул көнне беренче тапкыр әтинең күз яшен күрдем.
“ТРЕНЕР БУЛЫП ЭШЛӘР ИДЕМ ДӘ…”
— Рудия, син бит тренерлыкка укыдың. Белгечлегең буенча эшләргә уйламадыңмы?
— Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер магистратурада читтән торып укыйм. III-IV курсларда “Ак Барс” көрәш сараенда практика үттем. 8-10, 14-16 яшьлекләр белән эшләдем. Тренерлык эше бик ошый. База яхшы, аннары ул һөнәр миңа бирелгән. Әмма хезмәт хакы аз. Тренер эше бик авыр. Чемпион үстерү күп тир түгүне сорый. Студент елларында параллель ярышларда эшли башладым. Татарстан көрәш федерациясенең баш сәркатибе Гөлназ апа Мостафина мине үз канаты астына алды. Ярышларда аның урынбасары вазыйфасын башкарам. Моннан тыш башка өлкәдә тагын бер эшкә урнаштым.
— Ярышларда катнашудан ник туктадың?
— 19 яшемдә Рязань шәһәренә Россия чемпионатына киттем. I урын алам, спорт остасы нормативларын үтим, дип хыялландым. Көндәшемне җиңә ала идем. Хатам аркасында, финалга чыкканда җиңелдем. Башым белән дә бик каты бәрелдем. Егылуларсыз җиңүләр юк, диләр. Әмма шул чакта хискә бирелдем. Кайттым да: “Бүтән көрәшмим”, — дидем.
— Келәмгә талпыну барыбер сүрелеп бетмидер?
— Быел кайбер авылларда хатын-кызлар көрәшкәнен Сабантуй узгач кына белдем. Көрәшәсе килә. Ике ел көрәшмим инде. Әмма ярышларга барам. Шуның белән “тукланам”.
— Очрашкан кешең, көрәшне ташла, дисә?
— Ике дә уйламыйча: “Көрәшне егетләргә алмаштырмыйм”, — дим. Бүген дә девизым шул.
Лилия ЙОСЫПОВА.