Сергей Осиповны Минзәләдә “сарымсак патшасы” дип йөртәләр. Быел да 10 сутый җирдән 550 кг уңыш җыеп алганнар. Алар үстергән сарымсакны бик яраталар, 5 әр кг алучылар да бар икән.
Сергей абый һөнәре буенча тимерче. Озак еллар Себердә эшләгән. Хатыны Зоя ханым Чаллыда “КамАЗ” оешмасында хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач, алар туган яклары Минзәлә районы Түбән Юшады авылындагы җирләрендә күпләп сарымсак үстерүгә алынганнар. “Безнең авылда гел җилле. Җир тиз кибә. Ә сарымсак дымны яратмый. Шуңа да сарымсак үстерү өчен бездә шартлар уңайлы”, — ди Сергей Осипов. Бу эш белән инде дүрт ел шөгыльләнәләр.
Тимерче булгач, Сергей абый сарымсак утырту, чүп утау җайланмаларын үз кулы белән ясаган.
— Берьюлы 15 әр тырнак сарымсак утыртып барырга була. Бу юлы 25 650 тырнак утырттык. Сарымсак өчен җир йомшак һәм коры булырга тиеш. Мотоблок белән кишәрлекне яхшылап сукалыйбыз. Туфрак ком кебек вакланырга тиеш, — дип сөйли Сергей абый. Орлыкны өч ел саен яңартып торалар. “Добрыня”, “Богатырь”, “Любаша” сортларына өстенлек бирәләр.
— Ул сортларны базарда сатучы әбиләрдән эзләп таптым, сынадым. Әйбәт уңыш алыр өчен 6 тырнактан артмаган эре башлы сарымсаклар кирәк. Утыртырга иң яхшы вакыт — 19-23 октябрь. Быел көз һава торышы үзенчәлекле булды. Шуңа да сарымсак утыртканда бик игътибарлы булырга туры килде. Сарымсак салкыннар башланганчы тамыр җибәреп өлгерергә тиеш. Иртә утыртсаң, җылыда шытып чыгарга мөмкин, — ди Сергей абый. Шуңа да быел ул әби-бабайлардан ишеткән сынамышларга таянган.
— Түбән Юшады белән Югары Юшады авыллары арасында каенлык бар. Әбиләр, шул каеннарның яфраклары алтынсу төскә кергәч, коры көндә сарымсак утыртырга вакыт, дип әйтә иде. Быел шулай эшләп карадым, — ди Сергей абый. Мартта үсентеләр ап-ак кар өстеннән ямь-яшел булып шытып чыга. Аннары майда махсус җайланма ярдәмендә туфрактагы дымны тикшереп, Сергей абый аларга су сибә.
— Бер тапкыр суны бик яхшылап, сеңдереп сибәргә кирәк. Су җир өстендә җыелып калырга тиеш. Ә гомумән, сарымсак дым яратмый. Сезонына ике тапкыр су сипсәң, җитә. Дөрес, коры елны сигезәр тапкыр сибәргә туры килгән чаклар да булды, — дип искә ала Сергей абый.
Сарымсакны алар складта 7-8 оСта, пластик әрҗәләрдә саклый. Әрҗәнең өстен капларга кирәкми.
— Суыткычта саклау да дөрес түгел. Банкага тутырып, өстен марля белән каплау җитә. Сарымсак коры, караңгы, җиллерәк җирдә сакланырга тиеш. Бер төрле ятып, алар арый, шуңа да селкетеп, урыннарын алыштырып торсаң яхшы, — ди Сергей Осипов.
Сарымсактан алар порошок, гранулалар да ясыйлар. Тиздән эфир майлары җитештерергә уйлыйлар.
— Кайбер кешегә сарымсак ашарга ярамый. Ашказаны авыруларын көчәйтергә мөмкин. Чәйнәп ашаганчы, кечерәк тырнак сарымсакны тоташ килеш йотсаң, файдалырак. Ул үзе таркала. Порошок формасындагысын дәвалану өчен дә кулланырга була. Ул минем һәрчак үзем белән йөри. Машинада термос белән кайнар су. Хәлем китсә, салкын тию билгеләре күзәтелсә, порошок бутап эчәм. Махсус хәрби операциядәге егетләргә дә җибәрдек, — ди Сергей абый.
Сарымсакка Осиповлар ашлама, химикатлар сиптерми. Корткычлардан котылуның үз алымнары.
— Сарымсак угын иттарткычтан чыгартабыз, анысын да сораучылар күп. Калганына аш серкәсе кушып, берничә көн әчетәбез һәм 10 литр суга 1 литр шул катнашманы салып, сарымсакка сибәбез. Исе бик зәһәр, аның каравы корткычлар килми, — ди Сергей абый.
Сарымсакның килосын 350 сумнан саталар. Гадәттә, гыйнварга Осиповларның запаслары тулысынча сатылып бетә. Менә инде икенче ел әңгәмәдәшем үз көче белән ике катлы бина сала. Әлеге йорт тулысынча сарымсак эшләренә багышланачак икән. Сарымсакны эшкәртү, киптерү, саклау, гранула, май, порошок ясау — барысы да шушында урнашачак.
Зоя ханым белән Сергей абый ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар да бик теләп әти-әниләренә ярдәм итә. Осиповларның махсус логотипларын булдырганнар, сарымсакны крафт кәгазьләргә салып сатуны тәкъдим иткәннәр.
— Сатып алучылар канәгать, улларыбыз: “Сезнең өлкән яшьтә дә тик тормавыгыз, гел хәрәкәттә булуыгыз сөендерә”, — диләр. Без алар шатланганга сөенәбез инде, — ди Осиповлар.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.