Татарстанның атказанган артисты, скрипкачы Динә ЗАКИРОВАны тамашачылар электән “Җырлыйк әле!” тапшыруы музыканты буларак яхшы белә. Күп артистлар, ансамбльләрнең концертларында еш күрәбез. Хәзер тапшыруның алып баручысы буларак та таныйбыз.
— Әни мине 5 яшемдә музыка мәктәбенә, скрипка классына бирде. Беренче көннән үк скрипканы үз иттем. Әгәр бу уен коралында өйрәнә алмасам, театр юлын сайлар идем, — ди Динә. — Ике скрипкам бар. Быел яңаны алдым. Уен кораллары арзан түгел, машина бәясенә тиң. Тавышы да искиткеч. Әмма аны әлегә үземә буйсындырып бетерә алмыйм. 2003 елда махсус минем өчен, кул, бармакларымның үлчәмен алып, Казан мастеры Лев Певзнер скрипка ясады, гел шуны алып чыгып китәм. Чөнки ул — минеке. Яңасы белән дә дуслашырбыз, дип ышанам.
“КУРЫКТЫМ, ӘММА АЛЫНДЫМ ҺӘМ…”
— Динә, соңгы вакытта тормышыңда шактый яңалыклар булды. “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып бару ничек башланды?
— “Җырлыйк әле!”гә урнашканчы, тапшыруга чакыруларын төшемдә күрдем. Интуициям көчле, еш кына вакыйгаларны алдан сизәм. Икенче көнне, чыннан да, тапшыруның авторы, музыкант Нәҗип абый Бәдретдинов шалтыратты. Һәм менә шунда кайнап 12 ел узып та киткән. Эшләү дәверендә тапшыруның эчке һәм тышкы кухнясын күзәттем, ияләштем, бөтен нечкәлекләрен өйрәндем. Андагы рух миңа бик якын иде. Баштарак бу эшкә тәҗрибә өчен дип алынсам, аннары, чыннан да, яраткан шөгылемә әйләнде. Мин һәм бергә эшләгән музыкантларның багажы, Нәҗип абый сезгә әңгәмәдә әйткәнчә, аныкы кадәр үк булмаса да, аны тупларга тырышабыз. Безнең кебек яшьтә Нәҗип абый да ул кадәрле зур багажлы булмагандыр. Бөтен нәрсә тәҗрибә, еллар белән килә. Ул — бик билгеле музыкант, үз алымнары бар, хөрмәт итәбез. Шундый тапшыру оештырганы, канаты астына алганы өчен рәхмәтем зур. Бу — бик кирәкле эш һәм ул акча түгел, халык мәхәббәте белән генә бәяләнә.
Хәзерге көндә мин — әлеге проектның редакторы. Алып баручы вазыйфасын үземә үзем йөкләмәдем, җитәкчеләр тәкъдим итте. Ирем Илнур Закиров (Илнур — Татарстанның атказанган артисты. Динә белән икесе дә Муса Җәлил премиясе лауреатлары — Л.Й.) белән үзебезне алып баручы буларак сынап карыйсыбыз килде. Аның өчен бу — башка юнәлеш, бүтән өлкә. Ул озак еллар Камал театры артисты булып эшли, моннан тыш “Шаян ТВ”да мультфильмнарны, китапларны тавышландыра. Сценарийларны күбесенчә мин язам, тапкан мәгълүматны уртага салып, киңәшләшеп эшлибез. Шушы вазыйфаны ышанып тапшырган җитәкчеләргә, аеруча Лилия Дамир кызы Кадыйровага зур рәхмәт.
— Эшне оештыру процессы җиңел түгелдер?
— Бу, гомумән, җиңел проект түгел. Режиссерлар да: “Иң авыр проектларның берсе”, — дип әйтә. Катнашучылар, җырлаучылар күп. Ансамбльне туплыйм, музыкантларга ноталар язам, аларын да компьютерда эшләргә өйрәндем. Халыкны республика музыкантлары белән дә таныштырасым килә, авыл иҗатчыларын да чакырабыз. Һәрвакыт эзләнәм, һәр съемкага бик җитди әзерләнәм.
— Алып бара башлаган мәлләрдә тәнкыйтьне бик күп яудырдылар. Хәзер ияләшәләр кебек?
— Кытыршылыклар, бәлки, бардыр. Һәрнәрсәгә җиңел, әмма җитди карарга тырышам. Башлаганда да, хөрмәт йөзеннән, Нәҗип абыйдан фикерен сорадым. “Эшли алсагыз, эшләгез. Мин каршы түгел”, — диде. Ничек кенә хөрмәт итсәк тә, ул китте дип, аның артыннан ияреп, яраткан эшебездән китә алмыйбыз бит инде. Һәр кешенең үз фәлсәфәсе, юнәлеше. Бу эшкә алынгач та: “Ничә сум түлисез?” — дип сорамадым. “Эшлимме яки эшләмимме?” — дидем. Лилия Дамировна: “Курыксаң — алынма, алынасың икән — курыкма”, — диде. Курыктым, алындым һәм үземне курыкмаска өйрәттем.
Тәнкыйть, чынлап та, башта күп булды. Фикерләрне укыйм, колагыма киртлим. Арада урынсызлары да бар инде. Дөрес юлдан баруымны беләм. Бөтен кешегә ярап бетеп булмый. Татар интеллигенциясеннән күп мактау сүзләре ишетәм. Үземне матди яктан баету өчен түгел, тапшыру яшәп, халыкны сөендереп торсын, дигән ният белән алынган эш бу. Халык җырларының күбесен, мәсәлән, яшьтәшләрем белми. Тапшырудан колакларына керер, балалар да ишетеп үсәр, дигән өмет белән эшлибез. Үзебезнең җәүһәрләрне онытмасак иде.
Алып баручы булу — аеруча зур сынау, чөнки мин — музыкант. Әйтәсе килгән фикерне музыка уен кораллары ярдәмендә җиткерергә өйрәнгәнмен. Ә монда сөйләм белән эшләргә туры килә. Әллә ни оратор түгеллегемне аңлыйм, күңелдә ничек бар, шулай тырышам. Тәнкыйтькә уңай карыйм, рәхмәт кенә әйтәм.
Тапшыруны безгә хәтле алып барган Алинә-Азат Кәримовлар белән дә бик дустанә мөнәсәбәттә. Азат белән райондашлар да әле, Мөслим ягыннан. Аларның телевидениедән китү сәбәбен әйтә алмыйм, әмма бу очракта минем бер гаебем дә юк. Аларның китүе бик күптәннән билгеле иде.
Сәясәткә кермәскә тырышам, бары тик үз эшемне генә башкарам. Конфликттан китү ягында мин. Янымда гайбәт сөйли башласалар да, читкә борылам, бер кеше турында да начар әйтмим. Үземне шулай сакларга өйрәндем.
“КАМАЛ ТЕАТРЫННАН КИТӘРГӘ ТУРЫ КИЛДЕ”
— Камал театрында Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестрда эшли идең. Аннан ник китәргә булдың, Динә?
— Җәйге ялдан соң Камал театрына эшкә чыкмадым. Анда консерваториядә II курста укыганда, 2007 елда эшли башладым. Быел җәй бик каты авырдым, ковид идеме икән ул… Өч ай больничныйда булдым. Шул вакытта китәргә дип карар кабул иткән идем. Әле ковид өстенә бил ычкынды, аннары кулларда — артрит. Сәламәтлеккә игътибар бирергә дә кирәк. Оркестрда уйнаучылар һәрвакыт формада һәм эштә булырга тиеш. Ә минем гаилә, үз иҗатым, проектларым да бар. Әлбәттә, өстенлекне гомер-гомергә Камал театрына, оркестрга бирә идем. Фуат абый Әбүбәкеров белән эшләгән чор кадерле миңа. Хәзер җитәкчебез башка, оркестрның вазыйфалары да үзгәрде. Аерым концертлар да куеп йөриләр. Әзерлекләре искиткеч. Бик көчле яшь музыкантлар килде. Миңа көн саен алай йөрү авыр була башлады. Көненә 9 сәгать скрипкада уйнарга туры килә иде. Бу аркага да, кулларга да зур йогынты ясады. Табиб: “Болай булмый, “нагрузка”ңны кимет”, — диде. Нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк иде. Балага да әни игътибары кирәк. Камал театры белән бик дустанә мөнәсәбәттә, ярдәм сорасалар, шундук килеп җитәм. Премьераларны калдырмыйм. Гомумән, бер җирдән дә басмаларны яндырып китмим, сүзгә килмим.
— Казан дәүләт консерваториясендә нинди эш алып барасың?
— Рөстәм Рәхмәтуллин ике ел элек этник музыка уен кораллары ансамбле җыйды. Шунда концертмейстер булып эшлим, кылкубызда уйныйм. Ансамбльдә элекке уен кораллары: гөслә дә бар, думбра, курай, баян, мандолина… Минем өчен зур тәҗрибә, кылкубызымны яңгыратырга да бер мәйдан булып тора.
— Динә, бүген скрипкачы булырга теләгән яшьләр бармы? Аларга нинди киңәшләр бирер идең?
— Яшьләр бик кызыксына. Татар музыкасына тартылучылар да күренгәли. Шуны әйтәсем килә: беренче чиратта акча түгел, иҗат турында уйлансыннар иде. Үз исемеңне булдырырга кирәк. Аннары ул исем сиңа эшли башлый. Мәсәлән, скрипкачы Динә Закирова булыр өчен, никадәр “тоз ашаганымны” үзем генә беләм. Республикадагы бик күп авылларда булдым, чыгыш ясамаган район калмады. Тәрәзәсез клубларда да аз эшләмәдек. Әмма беркайчан һәм беркемгә дә: “Мине алыгыз әле”, — дип чәчрәп тормадым. Бүген концерт, мәҗлесләрдә күп чыгыш ясыйм, музейлар белән тыгыз эшлим. Кирәкле булуымны гел тоеп, белеп яшим. Бу иҗат кешесенә бик мөһим. Әйткәнемчә, мин акчага табынган кеше түгел. Кайчак музейларда бушлай чыгыш ясыйм. Ник ярдәм итмәскә әле?
“СКРИПКАГА МӘХӘББӘТ ГЕННАРДАН КҮЧКӘН”
Динә Закирова — Чаллы кызы. Балачагы, яшьлеге күп вакыт әти-әнисенең туган ягында, Мөслим районында узган. Ул чакларны бик сагынып сөйли Динә. Әтисе Чаллыда гомер итә. Әнисе, кызганыч, 54 яшендә якты дөньядан китеп бара. Ул оста баянчы була. Динәнең бертуган энесе Илшат КАИны тәмамлаган, үз эше бар, Казанда яши.
— Әтиең Ильяс абыйның хәле ничек, Динә?
— Әти исән-сау, Чаллыда яши. Тормыш корды. Янында кешесе булуына бик сөенәм, һәркемгә иптәш кирәк. Хатыны ачык. Элемтәдә торабыз, кайтканда күреп чыгабыз. Чаллыда әти-әнием яшәгән фатир буш. Без шунда кайтабыз. Анда әнинең исе, төсе саклана. Сүз уңаеннан, әнием яшьлегендә бик тә скрипкачы булырга теләгән. Әмма бу хыял гына булып калган. Аның теләген мин чынга ашырдым. Тәүге тапкыр кулга алуга, скрипка күңелемә ятты. Бу миңа геннардан күчкән икән. Бабамның бабасы ат арбасына утырып, ярминкәләрдә үзе ясаган скрипка белән җырлап йөргән.
— Кызыгыз Зәлияне дә экраннардан еш күрәбез.
— Зәлия IV сыйныфта укый, 10 яшь. “Шаян ТВ”да балалар белән тапшырулар алып бара. Текстларны бик тиз һәм үзе өйрәнә. Камал театрының яңа бинасында балалар өчен берәр театр студиясе ачылса, шунда йөртергә телибез. Безгә якын булачак. Ул грим бүлмәсендә үсте, гел безнең белән. Камал театрында кайбер спектакльләрдә сәхнәгә дә чыкты.
— Югары Ослан районының Иске Студенец бистәсендә Камал театры артистларының бакчалары тезелеп киткән. Сез дә шуннан алган идегез. Еш барасызмы?
— Камал театрының баш режиссеры, мәрхүм Марсель абый Сәлимҗановның бакчасын алдык. Яздан көзгә хәтле шунда кайнашабыз. Орлыктан башлап өзеп алып кергәнчегә хәтле җиләк-җимеш, яшелчәнең үсү процессын күзәтәм. Бу минем өчен бик кызык. Мәктәптә дә биология дәресен ярата идем.
Бакчабыз матур урында, якында гына Идел елгасы. Театр артистлары шунда мәш киләбез, үзе бер дөнья. Барысы да туганнарыбыз кебек. Күрешеп сөйләшкәч тә, рәхәт булып китә.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Динә Ильяс кызы Закирова
Туган җире: Чаллы
Туган көне: 19 июль, 1986 ел
Белеме: Казан дәүләт консерваториясе