Мәетне соңгы юлга озатканда тәсбих, тәһлил укылырга тиешме? Аннан соң җеназа намазына баскан кешеләргә имам озак итеп вәгазь сөйли. Бу дөресме?
Ирек абый.
Саба районы Сатыш авылы мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ:
— Төрле якларда төрле гадәт сакланган. Әмма, кеше вафат булгач, мәетне озатканда тәһлил әйтү, Коръән аятьләре уку хәерле. Ә вәгазьгә килгәндә, үлем ул — үзе зур вәгазь. Җеназа намазына төрле кеше килә. Кемдер ашыга, эштән сорап китә. Көне суык, яңгырлы, карлы булырга мөмкин. Хроник авырулы кешеләргә салкында озак басып тору сәламәтлегенә зыян салуы бар. Шуңа да бу очракта вәгазьне кыскарак тотсаң яхшы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзен аңлаешлы, мәгънәле итеп һәм кыска сөйләгән. Аннары Рәсүлебезнең, җеназаны ашыктырыгыз, дигән хәдисе дә бар. Мәетне соңгы юлга озатырга килгән кешеләрне, мәрхүмне дә озак көттерергә ярамый.