Җырчы Гөлназ ГАФУРОВА белән күрешергә план коргач, очрашу урыны итеп “Татмедиа” бинасының “Әдәби кафе”сын сайладык. Чөнки Гөлназ биредә “СалаваTIK” проектын җитәкли.
— Казан шәһәр филармониясеннән килдем. Әле анда, әле монда… — йөгереп кенә йөрибез, — ди әңгәмәдәшем, елмаеп. — Соңгы вакытта күпләр: “Гөлназ, кая югалдыгыз?” — дип сорый. Көн-төн концертта, спектакльләрдә мин. Кайчак көненә балалар белән дә өчәр-дүртәр чарада эшлибез. Телевидениедә, газета битләрендә күренмәсәң, социаль челтәрләргә еш чыкмасаң, югалталар. Сәхнәдән киткән дип тә уйларга мөмкиннәр. Юк, алай түгел. Ял итмичә эшлибез.
“БАЛАЛАР ФИЛАРМОНИЯСЕНӘ 5 ЕЛ”
— Гөлназ, синең төп эш урыны — Казан шәһәр филармониясе. Нинди чаралар уздырасыз?
— Филармониядә солист булып күптәннән эшлим. Спектакльләрдә катнашам. “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә ролен, мәсәлән, 20 елга якын уйныйм. Аны яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән алмаш-тилмәш башкарабыз. Гастрольләргә чыгабыз. Бу араларда “Дед Мороз проспал” әкиятен яңартып әзерлибез. Көненә өч-дүрт спектакль куячакбыз. Балалар өчен уйнау җиңелрәк тә кебек. “Мырау батыр”да, мәсәлән, Мәрьям ролендә мин. Балалар бик кызыксына. “Мырау батыр азактан сезнең принцка әверелмиме?” — дип тә сорыйлар.
— Балалар филармониясендә дә эшлисең бит әле син?
— Балалар филармониясенә 5 ел булды. Анда вокал, хореография һәм музыка уен кораллары бүлеге бар. Һәр бүлекнең үз укытучысы. Мин вокал дәресләре алып барам, ансамбль җитәклим.
— Балаларны ничә яшьтән аласыз?
— Быел 5 яшьтән дә алдык. Әмма алар “нагрузка”га чыдый алмый, тиз арыйлар. Шуңа аерым шөгыльләнәбез. Аларга күбрәк уен кирәк.
— Балалар укыту җиңел түгел. Бу өлкәдә күптән хезмәт куясыңмы?
— Әлбәттә, укытмасам, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде. Бәлки, аерым җырчы буларак кына эшләп, вакыт, энергия дә күбрәк үземә тияр иде. Көн саен репетиция, чыгышлар… Әмма эшемне бик яратып башкарам. Аңа хәтле дә 15 елдан артык музыка мәктәбендә эшләдем, хезмәт кенәгәм вокал укытучысы буларак ачылды.
— “СалаваTIK”лар проектының эше ничек бара?
— Бу проектка да 5 ел була. “СалаваTIK”лар белән 60 ка якын җыр чыгардык. Балалар филармониясе оешып, ярты ел узгач, миңа “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова шалтыратты: “Гөлназ, бер проект бар. Син балалар белән шөгыльләнәсең. Вокал укытучысы буларак, алынмассыңмы икән?” — дип чакырды. “СалаваTIK”та балалар үзгәреп тора. Алар үсә, алмаша. Әмма проекттан китәселәре килми, бик яратып катнашалар. Биектау, Питрәч, Арчадан хәтле йөриләр.
— Чыгышларын телевидениеләргә чыгарып буламы соң?
— Үзебезне чакырганда, тарифларын шундук әйтәләр. Балаларның да клиплары бар. “СалаваTIK”лар белән соңгы тапкырында 60 мең сумга клип төшердек. Интернетка куйдык та шуның белән бетте. Телевидениегә аерым түләргә кирәк. Балалар өчен ярый әле “Саф” радиосы бар. Анда безнең җырларны әйләндерәләр. “Тәртип FM” радиосы да, Аллага шөкер, бушлай ала. Әти-әниләренә рәхмәт, йөртәләр. Әмма этәргеч юк. Мөмкинлеге булмаган балаларга булышырга тырышабыз. Сер түгел, конкурсларның да күбесе хәзер түләүле. Йә түләүсез конкурсны эзлисең яки, түләүле булса, ярдәм итәргә туры килә. Балалар филармониясенә килгәндә, анда да иганәчеләр юк. Балалар үз көчләре белән бара. Кайвакыт безгә түләнә, шул суммадан балаларга бүлеп бирәм. Алар сөенә инде, күңелләре үсә. Хезмәт бит. Балалар белән төрле тематикада эшли алабыз, мөнәҗәтләр дә башкарабыз, клипларыбыз да бар. Рамазан аенда да бик күп чакыралар.
“БАЛАЛАР ҮЗЕМ КЕБЕК ОЯЛЧАН”
— Тормыш иптәшең — җырчы Вәли Фазлыйәхмәтов белән иҗат эшчәнлегегез ничек бара, Гөлназ?
— Вәли белән никахларда дуэтлар башкарабыз, хәләл чараларда эшлибез. Яңа җырлар язылып тора. Ә уртак клиплар әлегә көтелми. Үземнең “Бишек җыры”на клип чыкты.
— “Эшең күп, бераз кимет”, — димиме Вәли?
— Юк, ике якка да өлгергәч, аны-моны әйтми. Балаларны алмаш-тилмәш илтәбез-алабыз. Билгеле, гастрольгә чыгасы булганда, икешәр атнага китә алмыйм инде. Күп дигәндә, иремнән биш-алты көнгә генә сорыйм. Вәли аңлый. Элек “Казан егетләре”, аннары “Раян” төркеме белән гел гастрольдә булды бит. Кечкенә балалар белән үзем генә кала идем.
— Озак еллар төркем белән эшләп таркалышкач, аңа кыен булмадымы?
— Алар аралашып яши. Узган ел Артур Минһаҗевның юбилей кичәсендә “Казан егетләре”нең элекке составындагы солистлар өчәү бергә җырладылар.
— Балаларыгыз сәнгатьтә активмы?
— Улыбыз Мөхәммәдкә — 15, кызыбыз Җәннәткә 10 яшь. Балалар сәнгатьтә актив. Әмма, үзем кебек, оялчанрак алар. Түгәрәкләргә йөреп кенә оялулары бераз кими төште. Мөхәммәд музыка мәктәбен “5”ле билгеләренә тәмамлады. Фортепианода бик матур уйный. Укытучыларының аны консерватория каршында эшләп килүче балалар мәктәбенә җибәрәсе килде. Улыбыз теләмәде. Мин дә алай кыстамадым. Бәлки, балаларыбызның артист булуына артык зур теләгем дә юктыр. Теләсә, күңел өчен, өстәмә юнәлеш буларак кереп китәр. Үзе дә шулайрак ди. Ул — күбрәк кул остасы: машиналар сүтеп-җыярга ярата, агач эшләре белән мавыга. Бу өлкәдәге олимпиадаларда катнаша.
— Җәннәт балалар филармониясенә йөрмиме?
— Балалар филармониясенә йөртеп карадым. Сыйныфка керә дә: “Бу — минем әни”, “Әнигә әйтәм”, тегеләй-болай… — барысын да урынга бастыра иде. Бөтен бала тыныч, ә бу әнине тыңламый. Үз балаң булганда, бераз башкача икән. Шуннан аны “Апуш” студиясенә бирдек. Бик ярата. Филармония карамагындагы “Казан” бию ансамбленең балалар студиясенә, музыка мәктәбенә дә йөри. Төрле шәһәрләрдә конкурста катнашалар, дөнья күрәләр.
— Берара, блогер булып, бакча, йорт эшләрен актив куеп бара идең. Соңгы арада бик чыкмыйсың кебек?
— Ул чакта вакыт та иркенрәк кебек иде. Суган, сарымсак үстерү, күркә-бройлер йолку дисеңме… — берсе дә калмады. Социаль челтәрләрне ташламас өчен, акча түләп, профессионалларга да мөрәҗәгать иттем. Шәһәр филармониясеннән алган айлык хезмәт хакын аларга бирә идем. Әмма алып бара алмадылар, минем арттан өлгереп җитешмәделәр. Аннары икенче кеше эшләү башкачарак икән, язылучыларым, халык аны барыбер сизә.
“19 ЯШЕМДӘ КИЯҮГӘ АЛДЫ ДА КУЙДЫ”
— Вәлинең башка тармакта эшләре бармы, Гөлназ?
— Ул йортлар төзү эшендә кайный. Гел гастрольдә йөрсәң, тамадалык итсәң, сәхнә эше белән дә гаилә алып барып буладыр. Без Вәли белән алай йөреп бетерә алмабыз кебек. Мин, гомумән, гел сайлау юлында идем. Гаилә һәрвакыт беренче урында булды. Шәһәр филармониясендә хезмәт куеп, күп проектларда эшләп тә, гаиләгә зыян килмәсен дип кайгыртам. Балаларны йөртергә кирәк.
— Үз йортыгыз белән яшәгәч, хуҗалыкта да эш күптер?
— Салмачы бистәсендә әти-әниләр белән янәшә яшәдек. Киләчәктә дә хыял алар белән бергә булырга. Андагы йортны саттык. Яңа өй төзибез. Түбә астына керттеләр, эчке эшләре калды. Балаларга җайлы булсын, автобуслар да йөрсен, дип шәһәргә тагын да якынаерга уйладык. Әлегә фатирда яшибез. Ай рәхәт икән. Бер эш юк. Кайтабыз да авабыз. Ике катлы өйне үзем җыештырам. Җыештыручылар чакыртмыйм, андый нәрсәгә ияләшмәгән, ояла идем. Бакча, кош-корт, мунча… — барысына да өлгердем.
Гөлназ — Түбән Кама кызы. IX сыйныфны тәмамлап, Казанга китә: башта — музыка училищесы, аннары консерваториядә укый. XI сыйныфтан соң сеңлесе дә Казанга килә. Әти-әниләре күңелсезләнеп кала. Киләчәкне, оныкларны уйлап, фатирны сатып, алар да Казанга күченә. “Икесе дә җитәкче урыннарда хезмәт куя иде. Эшләрен калдырып китү җиңел булмады. Андагы белән мондагы торак бәяләре дә бик аерыла. Казанга күченгәч, эш табу авыр булды”, — дип сөйли Гөлназ. Әтисе әле дә эшли икән. Ә Вәлинең әти-әнисе Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яши.
— Вәли белән кавышканыгызга ничә ел булды?
— Өйләнешкәнебезгә 20 ел була. Училищеда таныштык. Ул Нефтекама машина төзелеше техникумын ташлап, Казан музыка училищесына килгән. Язмыштыр бу. Анда гына укыса яки соңрак килсә, бәлки, танышмас та идек. Бер укытучыда укыдык. Беренче мәлләрдә бөтенләй исем китмәде. Аннары әкренләп үзенә тарта башлады.
— Сабыр гына көткәндер ул?
— Сабыр, түзем, тырыш. Әкрен генә күңелне яулады. Соңрак кына кайсыдыр әңгәмәсендә ишеттем: “Мин аңладым ничек яуларга икәнен. Әгәр бәйләнчек булсам, куркытырга мөмкин идем”, — дип әйтте. Ипләп, дусларча гына аралашып, 19 яшемдә мине кияүгә алды да куйды. Үзенә 21 яшь иде. Бөтенесе шаккатты ул чакта. Ә минем тәрбия шундый булган: аралашасың икән, димәк, аңа кияүгә чыгасың. Егетләр белән йөрү юк иде. Иртә гаилә коруның уңай ягы — балаларыбыз үсте. Мөхәммәд күп эштә булыша. Җәннәт әле кечерәк, төпчек булгач, иркәрәк.
— Гөлназ, озак еллар вокал укытасың, күрсәтерлек эшең дә аз түгел. Исемнәрең юк кебек әле?
— Эшеңне күрсәтү, исем алу мәсьәләсендә әрсезлек кирәк шул. Ә миндә ул юк. Балалар өчен, продюсерлары буларак, төрле ишектән керәм, тартып барам. Ә үзем өчен алай түгел. Мине телевидениедә, концертларда еш кына: “Татарстанның атказанган артисты”, —дип игълан итәләр. Шуннан ишетеп, котлап шалтырата башлыйлар. “Алай әйтмәгез. Исемем юк әле минем”, — дип төзәтәм. Гаҗәпләнәләр: “Синнән соң килгәннәр дә күптән алды бит инде”, — диләр. “Исемнәрне сорап аласымыни?” — дип әйтәсе килә. Миңа ул исемем булмаганга оят түгел, артык исем китми. Бәяләүчеләр хезмәтне “күреп” бетермәсә дә, халык күрә!
Лилия ЙОСЫПОВА.