Казандагы “Апанай” мәчетенең мөхтәрәм мөгаллимәсе Гөлназ ИЛЬЯЗОВА башкаларны үзенең гыйлемлелеге, ораторлык сәләте, декоратив-гамәли сәнгатькә маһирлыгы белән сокландыра! Аның белән үткән әңгәмәбез борынгы мәчетебез үз юбилеен тантана иткән көннәргә туры килде.
“2020 ЕЛДАН ШУШЫ МӘДРӘСӘДӘ ЭШЛИМ”
— Гөлназ ханым, сез кайсы яктан һәм мөгаллимлек эшчәнлегегез өчен нигә нәкъ “Апанай” мәчетен сайладыгыз?
— Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында туганмын. Гаиләбездә апам Гөлфинур һәм абыем Рәис белән үстем. Әтиебез Кариб машина йөртүче иде, әниебез Зөлфия укытучы булып эшләде. Әниебез исән-сау, ә әтиебез вафат инде. Үзем хакында авылда үскән бер мишәр кызы дип әйтә алам. Урта мәктәпне тәмамлагач, укытучылык һөнәрен сайларга теләсәм дә, үзгәртеп кору белән бәйле вакыйгалар сәбәпле, финанс өлкәсе буенча китәргә туры килде. 2006 елда Ульяновск дәүләт университетының “Экономика һәм бизнес” институтын уңышлы тәмамладым. Хәзер дә шушы өлкәдә эшлим, мин — дәүләт хезмәткәре. Казанга 2007 елда күченеп килдек. Улым Рамил Казан федераль университетында белем ала.
Казанга килгәч, дини гыйлем алу юлына бастым. 2013 елны башкалада “Гаилә” мәчете ачылды. Әлеге Аллаһ йортына Коръән укырга өйрәнү курсына йөрдем. 2016 елда башыма яулык яптым. Шул ук елны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга кердем. Анда безгә Әхмәт хәзрәт Сабиров та дәресләр бирде һәм, укулар тәмамлангач, 2020 елда ул, “Апанай” мәдрәсәсе мөдире буларак, берничә шәкертне, мәчет мәдрәсәсенә чакырып, җәйге лагерьга йөрүче балаларга татар халкының атаклы хатын-кызлары: Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитова, Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Сара Шакулова хакында лекцияләр сөйләргә тәкъдим итте. Әхмәт хәзрәт — заманында шушы мәчетне мәхәллә халкына кайтаруда, төзекләндерүдә күп тырышлык куйган шәхесләрнең берсе. Шулай итеп, 2020 елдан шушы мәдрәсәдә эшлим.
“МИЛЛИ ЧИГҮЛӘРЕБЕЗГӘ ӨЙРӘТӘМ”
— “Апанай” мәчете үзенең 255 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан нинди мөһим чаралар оештыруда катнаштыгыз?
— Шәкертләрне, җәйге лагерьга йөрүче мәктәп балаларын мәчет, мәхәллә тарихы белән таныштырдык, мәшһүр шәхесләребез турында лекцияләр сөйләдек. Балаларны К.Насыйри белән бәйле урыннарга алып бардык, башка экскурсияләр дә оештырылды.
“Апанай” мәчете — татарлар өчен бик тарихый урын. Монда нинди генә татар шәхесләре белем алмаган да, кемнәр генә хезмәт куймаган… Өстәвенә “Апанай” мәчетендәге “Иман” нәшриятында басылган хәзерге заман укучысына аңлаешлы тәрҗемәләр, яңа әсбаплар, китаплар белән дә танышып була. Мәдрәсәнең өченче катында меңнән артык китап, газета-журналлар тупланган яңа китапханә эшли, теләге булганнар анда гыйлем җыя ала.
Мәчетебездә ике ел дәвамында һәр атнакич мөнәҗәт әйтергә өйрәтәләр. Мөнәҗәтләр халкыбызны дингә өнди. Хәзер Коръән ашларында, хатын-кызлар җыелган чараларда догалар уку тәмамланып, ризыклар авыз ителгәч, мөнәҗәтләр башкару күркәм бер йолага әйләнеп бара.
Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, хәзрәтләребез, абыстайлар — барысы да көчле гыйлемлеләр. Юбилей уңаеннан, хәзрәтләребез, мөгаллим-мөгаллимәләребез эшчәнлеген яктырткан фотоальбом нәшер иттек. Мәчет тарихындагы эзебез истә калырлык булды, машаллаһ!
Мәчет онлайн форматта гыйлем бирә, курсларга меңләгән шәкерт язылган.
— Сез мәдрәсә укучыларына кул эшләрен дә төшендерәсез бит әле…
— Әйе, аларны милли чигүләребезгә өйрәтәм. Үзем дә чигәм, калфак, изүләр тегәм, бәйлим. “Апанай” мәчетендә күнче Илдар абый Шәйхетдинов хезмәт куйган елларда аннан күн эшләнмәләр ясарга өйрәндем, “Казан җөе”нә дә төшендем. Шуннан соң үземә бизәкләп ике пар читек тектем. Бер пары — чын күннән, икенчесе — фетр тукымадан. Читек тегү җиңел эш түгел, хәзер күн дә кыйммәт, тегү энәсен дә заказ биреп ясатырга кирәк. Түземлек таләп итә торган четерекле хезмәт бу. Моннан кала мәчеттә кием-салым тегәргә өйрәтү курсы да эшли.
“Апанай” мәчетендә гарәп каллиграфиясенә, шәмаилләр язарга өйрәтү дәресләре, Коръән ашын дөрес итеп үткәрү, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре дә оештырылган. Биредә Коръән уку кагыйдәләренә өйрәнү, Коръәнне тулысынча ятлау курсларына шулай ук күп мөселман йөри.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.