Уфага баргач, Башкортстанның халык, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Нәзифә апа КАДЫЙРОВА белән күрештем. Балачакта аклы-каралы телевизордан күреп сокланган бик чибәр ханым бүген дә гаҗәеп сөйкемле. Аңардагы моң… Ул һаман җырлый, тамашачы каршына сәхнәне тутырып чыга. Хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны язылган — Башкорт дәүләт филармониясе. Анда 53 ел эшли!
Нәзифә апаның язмышы бик гыйбрәтле. 32 ел каенана белән яшәгән, ирен, бердәнбер баласын югалткан, әмма бирешмәгән. Бозда мотоузыш буенча беренче дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровның көчле рухлы хатыны ул!
“БИТЛЕК БЕЛӘН ТУГАНМЫН”
— Тумышым белән Башкортстанның Учалы районы Ахун авылыннан, — дип таныштырды Нәзифә апа. — Бу татар авылына безнең бабайлар Татарстанның Мамадыш районыннан килеп төпләнгән. Урал якларына барырга дип юлга чыккач, шунда туктап ял иткәннәр. Ахун бабай аларны яшәп калырга күндергән. Искиткеч табигать кочагында урнашкан, 1500 хуҗалыклы, 3 мең кеше яши торган данлыклы авыл ул. Заманында ярминкәләр үткәргәннәр. Дингә зур игътибар бирелгән. Өч мәчет, мәдрәсә булган.
— Әти-әниегез кем?
— Әтием Җәвәт — ветеринар, әнием Хәбирә 12 яшеннән колхозда көч куйган. Сарык фермасында да эшләде. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Җырлау сәләте миңа әниемнән күчкән. Ул бик матур җырлый иде. Олыгайгач та тавышы яңгырап торды.
— Гаиләдә сез ничә бала?
— Өчәү. Аллага шөкер, бүген барыбыз да исән-сау. Сеңлем Сәкинә белән энем Сабит туган авылда көн күрә. Нигезне бетермәдек. Әти-әни йорты минем исемгә язылган. Элек җәйне гел анда үткәрә идем.
— Нәзифә апа, исемегез матур. Җисемегезгә бик тә туры килә.
— Мине әни өйдә тапкан. Битлек (йөзлек) белән туганмын. Кызганыч, әни аны саклый алмаган. Авылыбыз мәчете имамы Карый бабай, бу кыз бала дәрәҗәгә ирешер, дия-дия миңа исем кушкан. Юраганы юш килде. Исемемне нык яратам.
— Белем ала алмыйча калгансыз икән. Ничек шулай килеп чыкты?
— Балачактан җырчы булырга хыялландым. Кечкенәдән үземне сәхнәгә әзерләдем. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа музыка училищесына укырга килдем. Тик эстрада бүлеге юк дип, мине филармониягә җибәрделәр. Җырчы Илфак Смаков бригадасына эшкә алдылар. Берара Мәскәүгә җырчылыкка укырга барырга кешеләр җыйдылар. Әмма ул вакытта Башкортстан мәдәният министрлыгында акча булмау сәбәпле, китә алмадым. Соңыннан вокал дәресләре алдым. Шуннан соң шактый еллар узды, республикада күпме хөкүмәт башлыгы, министрлар алышынды, ә мин һаман җырлыйм. Шөкер, гомер буе үз халкыма хезмәт иттем.
— Сезгә 13 апрельдә 70 яшь тулды. Юбилейны уздырдыгызмы?
— Әйе. Гадәттә, артистлар юбилей концертына чыгыш ясарга шактый иҗатташ дусларын чакыра. Ә мин беркемне дә дәшмим. Берүзем өч оркестрга кушылып, 25 әр җыр башкарам. Быел да туган көнне филармониядә шулай уздырдым.
— Тавышыгызны ничек саклыйсыз?
— Туңдырма ашамыйм. Авырганда җырламыйм. Еллар тавыш тембрына бераз үзгәреш кертте анысы. Үз тамашачым бар, шуңа сөенәм.
“МИН — ГАБДРАХМАННЫҢ ӨЧЕНЧЕ ХАТЫНЫ”
— Нәзифә апа, ирегез Габдрахман Кадыйров белән ничек таныштыгыз?
— Габдрахман миннән 13 яшькә олы. Без танышканда, ул инде данлыклы кеше иде. Минем дә танылган чакларым. Ул мине телевизордан “Каз өмәсе” тапшыруында күреп гашыйк булган. 23 яшемдә аңа кияүгә чыктым. Мин — аның өченче хатыны. Әнисенең бердәнбер улы. Шуңа күрә өйләнешүгә, барыбыз бергә яши башладык. Габдрахманның спортта алган җәрәхәтләре күп иде. 16 ел гына яшәп калдык. Баш миенә кан савып, 52 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Ул үлгәч, каенанам Гасимәне 16 ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. 2009 елда 94 яшендә мәрхүм булды. Шул ук елны үз әниемне, бердәнбер кызым Гүзәлне җирләдем. Пневмониядән үлгән кызымның 4 һәм 6 яшьлек ике баласы ятим калды. 6 елдан кияү дә мәңгегә күзләрен йомды.
— Бу кадәр хәсрәтне җиңәргә каян көч таптыгыз?
— Туганнар, дуслар терәк булды. Оныкларны тәрбиягә үземә алдым. Туган авылымда да яшәп тордык. Оныклар (Данилга — 21, Лизага 19 яшь) бүген дә миндә көн итә. Нишлисең, язмышыма шулай язылган. Ә мин тәкъдиргә ышанам, аннан качып булмый. Сынауларны лаеклы үтә белү мөһим. Кайгыны уйламаска, гел сөйләмәскә, бирешмәскә, көчле булырга кирәк. Хәсрәтем зур дип, беркайчан да хәмергә үрелмәдем. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорадым. Күңелемне тынычландырыр өчен догалар укыдым.
— Бүген сез ялгыз түгел. Яныгызда Башкортстанның халык артисты, аккомпаниатор-концертмейстер Гали Алтынбаев бар…
— Ул — зур терәгем. Нык ышанычлы кеше. 15 ел элек кавыштык. Кайгыларны җиңәргә Гали нык ярдәм итте.
Гали:
— Безне иҗат таныштырды. 25 ел элек, Нәзифә Кадыйровага баянчы кирәк, дип шалтыраткач, каршы килдем. Аннан Нәзифә үзе хәбәргә чыкты. Ике көн бергә эшләдек тә саубуллаштык. Бер атнадан кабат чыгыш ясарга чакырды. 15 көн теплоходта җырладык. Ун еллап аралашкач кына өйләнештек.
Нәзифә:
— Дуэт буларак бер-беребезгә тәңгәл киләбез, сәхнәдә без бербөтен. Бер-беребезне тоеп эшлибез.
Гали:
— Бервакытта да дан, мода, зур акча артыннан кумадык. Күңелебез ни тели, шуны башкардык. Бүген дә гастрольләргә йөрибез. Балаларга, инвалидларга багышланган чараларда күп катнашабыз. Телевидениегә еш чакыралар. Жюрида утырырга да дәшәләр. Кыскасы, янып иҗат итәбез. Башкорт, татар, рус җырларын рәхәтләнеп халыкка тәкъдим итәбез. Алар арасында романслар, сугыш чоры, халык җырлары да бар. Нәзифә һаман да 2-3 җырны микрофонсыз баянга кушылып җырлый. Ул — гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле җырчы.
Нәзифә:
— Сәхнә — минем яшәешем. Шуннан илһам алам. Урамда танып эндәшәләр, рәхмәт әйтәләр. Тамашачының, сез чын артистлар булдыгыз, дигән сүзе — минем өчен иң югары бәя.
— Гали әфәнде, сезнең гаиләгез бар идеме?
— Мин аерылган. Беренче никахтан ике кызым бар. Өйдән бер кашык та алмыйча чыгып киттем.
Нәзифә:
— Галинең уртак йорт булдырасы килде. 5 ел дәвамында Уфадан читтә үз өебезне салдык. Быел газ үткәрдек.
“КАЯ БАРСАМ ДА, БИЗӘНЕП ЙӨРИМ”
Гали әфәнде — бик эмоциональ, җитез ир-ат. Без Нәзифә апа белән сөйләшеп утырганда, тиз генә табын корган, кайнар ризык пешереп куйган. Шул арада уен коралында көй сузды, миңа йортны күрсәтергә дә өлгерде. Өй эче иҗат йортын хәтерләтә. Нинди генә матур картиналар, сыннар юк, җырчының фотоларыннан тулы бер стенд ясалган. Идәндә Нәзифә апа тәпи атлап киткәндәге палас. Ул аны әти-әнисе, балачагы истәлеге итеп җәйгән.
— Йортыбыз бик матур урында урнашкан, — дип сүзен дәвам итте җырчы. — Каршыда гына нарат урманы, кыргый алмагачлар. Җәен чыгып кына җиләк, гөмбә җыябыз. Шушында җаным-тәнем белән ял итәм. Төркия белән Дубай бер читтә торсын (елмая). Уфада яшәсәк тә, монда еш киләбез.
— Бакчада ниләр үстерәсез?
— Гали алмагачлар утыртты, мин күбрәк чәчәккә өстенлек бирәм. Бераз яшелчә бар, яшел тәмләткечләр, җиләк күп. Бәрәңге утыртмыйбыз.
— Нәзифә апа, сез — бик гүзәл ханым. Кыяфәтегезгә, туклануга ни дәрәҗәдә игътибарлысыз?
— Сөйкемлелек әниемнән, матурлык әтиемнән бирелгән дип уйлыйм. Геннар да роль уйный. Үземне карыйм, кая барсам да, бизәнеп йөрим. Гәүдә зифа булсын өчен, күп ашамаска кирәк. Йокыдан уянгач, физик күнегүләр ясыйм. Валикта да ятам. Җәяү йөрергә тырышам. Битемә массаж ясаткалыйм, әмма салон кошы түгелмен. Табигый матурлык яклымын. Тешләрем дә үземнеке (елмая). Аллага шөкер, безнең буын нык, иммунитетыбыз да әйбәт.
Ашауга килгәндә, пешерергә бик яратам. Күбрәк шулпага өстенлек бирәбез. Көнгә бер тамагым туйганчы ашыйм, аннан җиңелчә тукланам. Еш кына Гали, учак ягып, казанда тәмле итеп ашарга әзерли. Ризыкларны май, хәтта су да салмыйча үз согында пешерә. Элек чәйне сөтләп эчә идем, хәзер сөтсез, бал, лимон, имбир кушам. Күбрәк су эчәм. Итне азрак ашарга тырышам.
Эльмира СӘЛАХОВА.