Авыллар бетә, дип сыкранганда, Арча районының Урта Бирәзә авылы, киресенчә, үсә бара. 2000 еллар башында монда 48 йорт калган. Бүген исә 101 нче өй төзелеп ята. Унөч ел эчендә илле йорт салынган. Нәтиҗәдә биредә бер генә буш нигез дә юк. Урта Бирәзә — Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның туган авылы дигәч, тагын да кызыксыну арта, шулаймы?
“ДӘҮЛӘТ БИРӘ ИКӘН, АЛЫРГА КИРӘК!”
Урта Бирәзәдә бүген яңа йортларны кыр җирләрен рәсмиләштереп салалар икән. Хәтта тулы бер яңа урам да барлыкка килгән.
— Революциягә кадәр Урта Бирәзәдә 109 йорт булган, 1049 кеше яшәгән, — диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. — Якын киләчәктә шушы санга яңадан кайтырбыз дип уйлыйм. Авыл еллап түгел, айлап үсә, Аллага шөкер. Бүген монда 324 кеше теркәлгән. Ләкин халык саны бермә-бер артык, чөнки күп яшь гаиләләрнең шәһәрдә фатирлары бар. Алар шунда теркәлгән. Ә үзләре монда йорт салып, матур итеп яшәп яталар.
— Авылда калган яшь гаиләләр үзегезнең егет-кызлармы? — дим.
— Төрлесе бар. Читтән дә килеп төпләнәләр. Ата-бабалары нигезен яңартучы яшьләр күп. Яшьләр белән күп тапкыр очрашулар үткәрдем. “Җир ул — байлык. Ата-бабаларыгызның нигезләре ташландык хәлдә ята, шуларны чистартып, яңа йорт җиткезегез. Дәүләт яшьләргә төрле программалар тәкъдим итә. Үзем документларын эшләп бирәм, алыныгыз гына”, — дидем.
— Һәм эшләп тә бирдегезме? — дим.
— Әйе. 2012 елдан башлап авылда калган яшь белгечләргә дәүләт йорт салырга 1 әр миллион сум бирде. Ул чагында бу акчага бер дигән өй салып була иде. Әнә шулай башта бер гаиләгә, аннан икенчесенә документлар юллап, субсидияләр кайтты. Авыл җирлекләренә дә яхшы бит: мәдәният йорты эшләүме, юл салу программасымы, кеше саны аз булса, берсендә дә катнаша алмыйсың. Ә болай ел саен авылда биш-алты, хәтта унар йорт калкып чыга. Кайсы ишеккә барып керсәң дә, авыз тутырып: “Безнең авыл үсә, шушы программага кертегез әле”, — дип әйтә аласың. Газы, суы кергән, юлы бар. Башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, ФАП, мәчет, кибет — барысы да гөрләп эшләп тора. Үз эшен башлаучы яшьләр шактый. Арчага, Казанга йөреп тә эшлиләр.
Урта Бирәзәнең табигате дә искиткеч: янәшәдә генә таулар, болыннар. Географик яктан да уңайлы, Арча шәһәренә дүрт-биш кенә чакрым. Димәк, балаңны спорт яки музыка мәктәбенә, бассейнга йөртсәң, җәяү дә барырга мөмкин.
ФӘЙЗРАХМАНОВЛАР УРАМЫ
Авыл җирлеге башлыгы белән Фәйзрахмановлар урамына килеп туктадык. Башка урамнардан аермалы буларак, биредә ике катлы яңа йортлар күп түгел.
— Без үскәндә авылда менә шундый йортлар иде, — ди Илфира Рамазановна.
— Урамны Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы хөрмәтенә атадыгызмы? — дим.
— Айдар Фәйзрахманов һәм аның туганнары хөрмәтенә куштык. Алар бит алты бала, Айдар абый — иң төпчеге. Фәйзрахмановларның кайсын гына алсаң да, горурланып сөйләргә була. Иң мөһиме — барысы да авыл өчен янып яшәде, яши. Мисал өчен, Альберт абый Фәйзрахманов бөтен “Востокгазстрой”ның генераль директоры иде. 1988 елда ук, Татарстанда беренче булып, Урта Бирәзәгә газ кертте. Аннан соң халыкны сулы да итте. Юл артыннан исә Айдар абый Фәйзрахманов йөрде. Яңа мәдәният йорты да аның тырышлыгы белән салынды. Атаклы нәселнең данлыклы балалары шул.
Фәйзрахмановларның төп нигезе бүген Айдар абый кулында. Төпчек бала буларак, абый-апалары аны хөрмәтле энекәшләренә тапшырган. Ә Айдар абый бер эшкә алынса, җиренә җиткермичә туктамый. (Бу сүзне авылдашларыннан берничә тапкыр ишеттем.)
АТАКЛЫ НӘСЕЛ
Җәен Фәйзрахмановларның йорты гөлбакчага әйләнә икән. Айдар абый анда атналар буе яши, кызлары, оныклары да кайта. Кышын исә йорт күбрәк бикле тора. Хәер, күршедә Рәмзия апа гомер итә, ул көн саен кереп, ут-газны карап чыга.
— Айдарның йорты кышын да җылы тора, — диде Рәмзия апа Фәйзрахманова. — Мин кереп карап чыгам. Мәрхүм ирем белән Айдар икетуганнар, шулай булгач, мин дә Фәйзрахмановлар нәселен дәвам итүче. Урта Бирәзәгә килен булып төшкәнгә 58 ел булды, күрше Күкчә авылыннан мин.
Рәмзия апа үзе артыннан ияртте. Кеше яшәми торган йорт димәссең: кары көрәлгән, ялт иткән! Аны күрше егете көри икән.
— Айдар нигезне бик карап тота, — дип дәвам итте Рәмзия апа. — Ир-атлардан үзе генә калды инде, ике абыйсы да мәрхүм булды. Ике апасы исән-сау, Аллага шөкер. Казанда яшиләр, җәен алар да кайта. Ишегалдында беседкалары бар, шунда табын корып, матур итеп кич утыралар. Мин дә керәм инде.
Кем белән сөйләшсәң дә, авыл кешеләре Фәйзрахмановларны хөрмәт белән искә ала. Айдар абыйның әти-әнисе авылның атаклы мөгаллимнәре булган.
— Алар икесе дә Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә укыткан, — диде Рәмзия апа. — Сугыш башлангач, Фәтхрахман абый фронтка киткән. Ашыйсы ризыгы, туасы балалары булгангадыр, сугыштан исән-имин кайткан. Фәтхрахман абый белән Бибинур апа алты баласына да бер дигән тәрбия биргән, аларның һәрберсе баян, гармунда уйнарга өйрәнгән. Фәтхрахман абый үзе дә скрипка, тальянда уйный иде. Бертуган абыйсы Гыйният хәтта скрипкалар ясаган. Күрәсең, җыр-моңга сәләт нәселдән килә. Кызганыч, Фәтхрахман абый озын гомерле булмады, ә менә Бибинур апа сиксәннән узды.
ХИКМӘТЛЕ МУЗЕЙ
Айдар абый әти-әнисеннән калган йортны яңарткан: эчен агач белән тышлаган, янкорма ясап куйган. Анысы музей буларак хезмәт итә. Ни генә юк монда: кәстрүл, чынаяктан башлап музыка уен кораллары, кадерле фотоларга кадәр… Хәтта Айдар абый үскән бала арбасына хәтле сакланган! Чынлап та, иң гаҗәпләндергәне музей булды. Ничек бер гаиләдә шулкадәр күп әйбер сакланган?! Алай гына түгел, алар барысы да төзек, әйтерсең кичә генә сатып алынган! Искелек калдыгы дип, бер нәрсәне дә чыгарып атмаганнар бит. Хәтта Айдар абый тугач ясалган сәкегә кадәр матур итеп буяп куелган. Ул бүген дә хезмәт итә. Зыялы, затлы нәселнең олы шәҗәрәсе исә шушы экспонатларның иң кыйммәтлеседер, мөгаен.
Айдар абый зәвыклы кеше: бу аның иҗатында нык сизелә. Инде җырчының туган нигезенә аяк баскач, моңа шик калмады. Биредә һәр нәрсәнең үз урыны бар. Ә менә артык купшылыкка урын юк монда. Һәр нәрсәдә җан җылысы, иҗат нуры сизелә…
Фәйзрахмановлар йортына җәен килергә кирәк, Айдар абый бакчачы да, диделәр. Аның чәчкәләренә сокланмаган кеше юк икән. Ә ул утырткан агач-куаклар (йөздән артык!) Айдар абыйның тагын бер изге гамәле булып авыл тарихында калыр.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
P.S. 30 гыйнварда хөрмәтле, яраткан җырчыбыз Айдар Фәйзрахмановка 70 яшь тулды! Ул җитәкләгән Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дә 25 еллык матур юбилеен билгеләп узды. Шушы уңайдан Айдар абыйны ихлас күңелдән котлыйбыз. Саулык, сөенечле озын гомер телибез. Тагын бик күп еллар халкыбызга хезмәт итәргә язсын. Татар мәдәниятен үстерүдә Сезнең өлеш бәяләп бетергесез. Барысы өчен дә зур рәхмәт!
“ТУГАН АВЫЛЫМ ГӨРЛӘП ТОРА!”
Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, Татарстанның халык артисты:
— Авылларда мәдәният йортлары торгызыла башлаганнан соң, Татарстан Президентына хат яздым. Аллага шөкер, 2018 елда авылыбыз мәдәният йортлы да булды. Архивларда эзләнгәндә, бабамның әтисе авылда мәчетне зурайту прошениесе белән патшага хат язганлыгы ачыкланды. Мин әйтәм, һаман шул бер нәсел йөри…
Кырык йортка калган Урта Бирәзәдә бүген йөздән артык өй бар. Авыл гөрләп тора. Туган нигезем дә төзек, матур. Үз кулларым белән 100 дән артык агач утырттым. Болар барысы да минем өчен зур сөенеч. Туган авылымның яңадан үсүендә район үзәгенә якын булуы да зур этәргеч булды. Юл булса — тәртип. Халык йөреп тә эшли. Европада күптән шулай инде ул: 60-100 чакрымны уйламыйлар да, йөреп эшлиләр.