Нәкый Исәнбәт дигәч тә, 1990 елларда телеэкраннардан барган “Мырау батыр” фильмы хәтергә килә минем. Күренекле фольклорчы, телче, тәрҗемәче, драматург, балалар өчен дә әсәрләр язган, гомере буе халык авыз иҗатын җыйган киң колачлы галимнең тууына 125 ел. Аның кайбер җырлары халыкныкына әйләнде, “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың” һәм башка әсәрләрен бүген дә яратып башкаралар. Пьесалары театр сәхнәләреннән төшми. Ни өчен шундый шәхесебезгә бүген дә һәйкәл куелмаган? Галимнең иҗаты тиешенчә бәяләнәме? Нәкый Исәнбәтнең язмышы, иҗаты хакында әдәбият белгече Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА белән сөйләштек.
— Миләүшә ханым, язучы Гомәр Бәширов истәлекләрендә язып калдырган: “Нәкый ага 85 яшендә. Фразеологик сүзлекнең II томын эшләп утыра. Фәнни институтның бер бүлек эшен берүзе башкара”. Бу киңкырлы шәхеснең эшен тиешенчә бәяләп бетердекме икән?
— Нәкый Исәнбәтнең иҗатын, тормышын 5 ел өйрәнәм. Ул — тиешенчә бәяләнмәгән шәхес. Әйе, бер яктан, аңа Ленин ордены, Тукай премиясе дә бирелгән, ул — Татарстанның халык язучысы. Әмма өйрәнелмәгән, бастырылмаган әсәрләре җитәрлек. Нәкый Исәнбәт 1988 елда, хәтеренә таянып, “Фразеологик сүзлек”не бастырырга тели. Бу сүзлек 1952 елда бастырылмыйча калган “Аңлатмалы сүзлек”нең бер өлеше була. Ул чакта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) галимнәре аңа бу зур эшне башкарып чыгарга ирек бирми. Сүзлекне үзебез төзибез, диләр. План-проспектка Л.Җәләй, Р.Газизовның уңай бәяләмәсе булса да, басмага әзер сүзлекнең I томы нәшрияттан кире кайта. Гомере буе үзен якларга өйрәнгән Нәкый Исәнбәт югалып калмый, сүзлектән мәкальләрне аерып чыгара. Алар дүрт томлык булып җыела. Тик өчесе генә басылып чыга. Монда да галимне мыскыл иттеләр. Томнарның тиражлары 500, 1000 данә тирәсе генә. Дүртенче томын да таптым, ул әле дә папкада басылмыйча ята. Күптән түгел ИЯЛИ үзләре төзегән мәкальләр сүзлеген ике том итеп кенә чыгарды. Калганнары кайда? Югыйсә бу Исәнбәтнең иҗаты гына түгел, анда халыктан җыелган җәүһәрләр тупланган бит. Ул безнең тел байлыгын күтәргән. Вашингтон профессоры Николай Поппе аның иҗатын югары бәяләде, Төркиядә Исәнбәт буенча диссертация якладылар. Ул — безнең горурланырлык шәхесебез. Тик бүген Казанда аңа һәйкәл дә куелмаган. Югыйсә бюсты әзер (хәзер Милли музейда саклана), Совет мәйданында урыны да билгеләнгән булган. Әмма ахырына кадәр эшләп бетерә алмаганнар. 1990 елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Исәнбәтнең 30 томлыгын бастыру буенча Хөкүмәт карарын чыгарган иде. Кызганыч, алары да басылмыйча калды. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Исәнбәтнең архивын электрон вариантка күчерү өчен сканер сатып алабыз, дип вәгъдә биргән иде. Анысы да юк. Исәнбәтнең архивын цифрлаштыру галимнәргә аны өйрәнергә мөмкинлек бирер иде. Юбилей кичәсе дә ашык-пошык кына үтте кебек. Галим шәхес буларак ачылып бетмәде. Тарихтагы “сары таплар” белән болганып, зур галимебезнең киңкырлы эшчәнлеген аңлап та бетермибез, вакчылланабыз. Исәнбәткә бәйле уйдырмаларны юкка чыгарыр вакыт, аның хезмәтләре аша татар халкы язмышын өйрәнергә тиешбез.
— Ә ни өчен Исәнбәтне озак еллар милләтче, бур, карак дип йөрттеләр, аңа кырын карадылар икән соң?
— Татарда көнләшү дигән нәрсә бар. Шул күпләрнең күзен томалый. Бер институт башкарасы хезмәтне берүзе эшләгән шәхесне без карак, милләтче дип бәяләдек. Ә гади халык Нәкый Исәнбәтне күрде, җырларын җырлады. Драматургиясен каршы алды. “Җидегән” эше, “Идегәй” дастаны тирәсендәге ыгы-зыгы, “Балалар фольклоры”, “Миркәй белән Айсылу” әсәрләре белән бәйле проблемалар аркасында Исәнбәткә шактый кыерсыту сүзләре ишетергә, төрмәдә дә утырырга туры килде. “Идегәй” дастаны аркасында аеруча күп эләкте аңа. Моны бер язмада сөйләп бетерерлек тә түгел. Әсәргә Татарстанда идеология эшенең торышына, әдәбиятка һәм сәнгатькә зарар китерә дигән мөһер сугыла. Еллар дәвамында барган бәхәстә Мәскәү суды Исәнбәтне хаклы дип таныды. Кызганыч, үзе соңгы суд алдыннан үлеп китте. “Идегәй”нең берничә варианты бар. Берсе ИЯЛИ белән берлектә эшләнгән. Нәкый аганың исә халыкка цензурасыз, фәнни комментарийлар белән язылган әсәрне җиткерәсе килгән. Анда дастан Идегәйнең үлеме белән түгел, Алтын Урда дәүләтләре язмышы белән төгәлләнә. Тик аңа ирек бирмиләр. Исәнбәт “Идегәй”не бастырырга акча сорый дип, репутациясенә тап төшерәләр. Ул әсәрне урлаган, дигән имеш-мимешләр тарала. Аның намуслы эшчәнлегенә ышанмаучылар арта. 1956 елда халык санын алу, җәдитчелек мәсьәләләренә карата фикерен курыкмыйча әйткәне өчен аңа “милләтче” ярлыгы тагыла.
— Галим иҗатының 75 %ы кулъязма хәлендә. Аларны өйрәнү җиңел түгелдер? Галимнең архивы нигә бүген дә диван астында саклана?
— Исәнбәтнең кулъязмалары барысы да диярлек гарәп графикасы белән язылган. Архивы башта тәртиптә булган. Аны беренче хатыны, татар теле укытучысы Гөлсем апа җентекләп туплап барган. Аннары икенче хатыны Нәҗибә апа сакларга тырышкан. Ул гарәпчә әйбәт укыган. Галимнең кулъязмаларын дүрт ел буена кириллицага күчерә алган. Язмаларны аңлау өчен, белем, әзерлек кирәк. Алар фәнни тел белән язылган. Кулъязмаларны ирем, галим Айдар Хәбетдинов укырга ярдәм итә. Акча түләп, кеше дә яллыйм. Кыскасы, бу эш энә белән кое казыган кебек. Исәнбәт архивына бик җитди караган. Берәүгә дә ышанмаган. Йокларга ятканда да кабинетын бикләп, ачкычны үзенә ала иде, дип сөйли туганнары. Архивын урларга мөмкин икәнен белеп, ул аны 3 нөсхәдә төрле җирләрдә саклаган. Икенче өлешләрне тапмыйча, берсен генә укып та булмый. Нәкый аганың ИЯЛИгә үпкәсе калган булса кирәк. Ул үзенең архивы белән ИЯЛИ галимнәре эшләмәсен дип васыять әйтеп калдырган. Архивның бер өлеше кызы Йолдыз апада иде, ул вафат булды. Калган өлеше икенче хатыны Нәҗибә апаның кызы, оныгы Бәллүр апа белән Хәсән кулында. Мин шулар белән эшлим. Ул архивны халыкка кайтарырга кирәк. Исәнбәтнең төрле өлкәгә караган фикерләрен, бай мирасын төрле матбугатта инглиз һәм татар телендә бастырып барам. “Җыен” фонды ярдәмендә биографик әсәрләре дөнья күрде. Телләрне үстерү комиссиясе аның күптән көтелгән “Балалар фольклоры”н бастырып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә таратты. Хәзер менә “Татар мифлары” китабын татар һәм рус телләрендә бастырырга җыенабыз. Башка әсәрләрен дә яңартам.
— Нәкый Исәнбәтнең туганнары белән аралашасызмы?
— Архивы белән эшләү өчен, Нәкый Исәнбәт төп варисы итеп беренче хатыны Гөлсем апаның улы Булат Гыйззәтуллинны әзерләгән булган. Тик ул вафат була. Гөлсем апа белән уртак балалары: кызлары Йолдыз — танылган музыка белгече, библиограф, Празат — режиссер, рәссам, Арлат — инженер, фронтовик. Нәкый ага төрмәдә утырган чакта, Гөлсем апа авырлы була. Ирен якларга дип Мәскәүгә чыгып китә. Юлда бала таба. Поездда кайтканда, дөньяга яңа аваз салган улы Үзбәк авырып үлә. Гөлсем апа онкологик чирдән вафат була. 70 яшендә Нәкый ага 50 яшьлек Нәҗибә ханым белән яши башлый. Хатын студент чагыннан ук галимгә гашыйк була. Бер кызыклы тарихны да сөйләп китәсем килә. Нәҗип аганы юбилее вакытында, рәсми рәвештә өйләнешмәгәннәр дип, хатыны белән бергә утыртырга теләмиләр. Галим исә, үзем генә утырмаячакмын, ди. Юбилей көнне бөтен зал шыгрым тулган. Сәхнәдә президиумда өлкә комитетыннан хөрмәтле кешеләр утыра. Ә Нәкый ага юк. Кичәне юбилярсыз үткәрергә туры килгән. Баксаң, Нәкый ага Нәҗибә ханым белән Уфада ул көнне язылышканнар, туй уздырганнар икән. Бу вакыйгадан соң хатын-кызга хөрмәт белән караучы Нәкый агага ихтирамым тагын да артты. 18 ел бергә гомер итә алар. Нәҗибә апа галимне тәрбияли, ул рәссам була, иренең астмасы азып китмәсен дип, идәнне тигезләп, тукыма җәеп буйый, аңа авыл сөте генә эчерә, шифалы төнәтмәләр ясап бирә. Аның оныгы Хәсән Исәнбәт тәрбиясендә була. Ул галимнең бертуганы диярсең. Нәкъ Исәнбәтчә фикерли, саф татарча сөйләшә. Бүген язучының архивын ул саклый.
Празат абыйның улы Ренат бүген Камал театрында дизайнер-рәссам булып эшли. Арлат абыйның улы Илдар — эшмәкәр. Башкортстандагы туганнары белән дә аралашып торабыз. Нәҗибә апаның кызы Бәллүр ханым да нык ярдәм итә. Мәрхүм Йолдыз апа әтисенең архивын өйрәнер өчен, лаборатория булсын иде, дип хыялланды. Хәтта үз фатирын да шул максатта тапшырырга теләде. Исәнбәт әле тулысынча ачылмаган. Аның “Сәнәк” һәм “Чаян” журналында эшләгән чагында ясаган карикатуралары, рәсемнәре хакында берәү дә белми. Исәнбәтнең иҗатын бергәләп сакларга тиешбез.
“ӘЛӘК БЕЛӘН ГЕНӘ ҖИҢЕП БУЛМЫЙ”
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
— Талантлы кешеләрдән көнләшү, данына кызыгу бар. Шуннан килеп чыга инде әләк, төрмә, вак көнчелек. Нәкый ага гомер буена әләктән интекте. Тик таш-кыяны әләк белән генә җиңеп булмый. Шуңа күрә аның иҗаты мәңгелек. 1965 елдан башлап, Нәкый агага куен дәфтәремне кыстырып йөрдем. Мин — аның шәкерте. Нәкый агадан сораганым бар: “Балаларың рус мәктәбе бетергән, ничек шулкадәр саф татар телендә тәмле сөйләшәләр соң?” — дим. “Ач вакыт. Празат ашыгып кайтып керә дә: “Мама, дай хлеба”, — ди. Әллә күрше Миша кергәнме, дигән булабыз. Шуннан соң ул кыенсынды, бусаганы атлап керүгә, бер тапкыр да бүтән русча дәшмәде”, — ди.
Щепкинчыларга Мәскәүгә китәр алдыннан Нәкый ага белән очрашу оештырдылар. Сәгать ярым буена ул татар теле, әдәбияты, тарихы турында сөйләде. Руслар арасына китәбез бит. Безгә Нәкый ага: “Мәскәүдә мескенләнеп йөрмәгез. Сез — бөек халыкның балалары, татар булып кайтыгыз”, — диде.
“СУ БАСА КАЛСА, АРХИВ НИШЛИ?”
Илгиз ХАЛИКОВ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры:
— Нәкый Исәнбәт үз вакытында ИЯЛИ галимнәренә рәнҗегән булган. Аны үпкәләткән кешеләрнең дә урыннары җәннәттә булсын. Бәлки, исәннәре дә бардыр. Әмма аның архивын ИЯЛИ галимнәре өйрәнергә тиеш түгел дип әйтү дөрес булмас. Фәнгә зыян килергә тиеш түгел. Институт җитәкчесе буларак, ихластан әйтәм: безнең галимнәр җигелеп эшләргә әзер. “Мирасханә” үзәгенә дә шактый архивлар кайта башлады. Реставрация лабораториясен дә булдырырга планлаштырабыз. Андый лабораторияләр Россия күләмендә бармак белән генә санарлык. Нәкый Исәнбәтнең мирасчысы Бәллүр Хәярова, кулъязмаларны сканердан күчереп караган идек, ул техника аны боза гына, диде. Хәзер яңа җиһазлар белән эшлибез, алар кулъязмаларга зыян китерми. Галимнең архивы шкаф, диван астында саклана, диделәр. Әмма яктылык, дымлылык ягыннан кулъязмаларны саклау таләпләре бар. Әгәр су басса? Кулъязмаларның исән калуында гарантия юк бит. Ә Татарстан Фәннәр академиясендә барлык шартлар бар. Бу мәсьәләне хәл итәргә әле соң түгел. Исәнбәтнең кулъязмаларын саклау гына түгел, аны өйрәнергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк. Нәкый Исәнбәт — татар халкының мирасы.
(“Татар-информ”нан)
“ИСӘНБӘТ ҺИНД МӘДӘНИЯТЕ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНГАН”
Луара ШАКИРҖАНОВА, Татарстанның халык артисты:
— Нәкый Исәнбәт белән театр — бер-берсен тулыландырып торган аерылгысыз исемнәр. Галиәсгар Камал театрында аның 17 әсәре 33 тапкыр (кайберләре кабатланып) куелды. Бүген дә аның әсәрләре театр сәхнәләреннән төшми. Нәкый аганың улы Празат Исәнбәттән интервью алганда: “Балачакта әти пьесаларын язып тәмамлагач, әнигә укып күрсәтә иде, мин ябык ишек артыннан булса да тыңлап торам. Шул чакта ук аның иҗаты миңа кызык иде. Аннары хәреф таный башлагач, бөтен әсәрләрен укып бардым”, — дип сөйләде. Әтисенең ул дүртләп әсәрен куйган. “Режиссер буларак нәрсәнедер кыскартасым килә, әтинең бер генә җөмләне дә төшереп калдырасы килми. Әсәрен куйган вакытта бәхәсләшеп бетә идек”, — ди иде. Берсендә ниндидер спектакль карап кайтканнан соң, Нәкый ага аннан фикерен сораша. Празат абый исә: “Ярый инде бистә халкына”, — ди. Шул чакта әтисе улына гомерлек сабак бирә. “Син — шул халыкның баласы, синең шедеврларың беренче чиратта әнә шул гади халыкка ошасын”, — ди. Нәкый ага һинд мәдәнияте белән кызыксынган. Улына Празат исемен дә һинд шагыйре Прасад хөрмәтенә кушкан. Хәтта йога күнегүләре эшләгән. “Әти аякларын муенына элеп, озак кына утыра ала иде”, — дип искә алган иде Празат абый. Нәкый ага сәнгатьле итеп шигырьләр укыган. Спектакльдә рольләрне оста башкарган. Минем әти Нәкый ага белән Әтнә мәктәбендә укыткан. Шунда алар Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектаклен куя. Нәкый аганың актер буларак осталыгына барысы да шакката. Камал театрында Исәнбәткә багышланган күргәзмә эшли. Анда безнең репертуардагы әсәрләреннән афишалар тупланган.
Нәкый Исәнбәт 1900 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туа. Уфада “Хөсәения”, “Галия” мәдрәсәләрендә белем ала. 10 яшеннән шигырьләр яза. Ул беренче әсәрләрен “Кара сакал”, “Мәргән”, “Дәрвиш”, “Кабил” псевдонимнары белән чыгара. 12 яшеннән халык авыз иҗатын җыя. Ике югары уку йортын тәмамлый, мәктәптә, техникум, институтта укыта. Сатирик комедияләр, фельетоннар, шигырьләр яза. Тәрҗемәче, тәнкыйтьче буларак та таныла. 1930 елның февралендә Казанга күченгәч, аны каты эзәрлекләү башлана. Матбугатта аның “Җидегән” дигән оешмада торуын “фаш иткән” нахак мәкаләләр басыла. Аны революциягә каршы эшчәнлектә гаеплиләр. Исәнбәт, гаиләсен туендыру өчен, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасында да эшләп ала. 1929-1930 елларда аны гаепсез дип таныйлар. Соңрак Нәкый Исәнбәткә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм “Татарстанның халык язучысы” дигән исем бирелде. 1992 елның 12 сентябрендә 92 яшендә вафат була. Казанда Яңа бистә зиратында җирләнгән.
Нәкый Исәнбәт төрек әдәбияты белән танышып барган, дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән. Шекспирны тәрҗемә итү өчен, инглиз телен махсус өйрәнгән.
Казанда Нәкый Исәнбәт исемендәге урам бар.
Нәкыйның чын фамилиясе — Закиров. Ул борынгы бабасының исемен псевдоним итеп алган.
Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне Америкадан сатып алырга теләүче булган. Тик туганнары бирмәгән.
Галимнең туган ягы Башкортстан республикасы Малаяз авылында аңа багышланган музей бар. Анда галимнең автографлары белән китаплары, туганнарына язган хатлары, фотолар, үзе төзегән шәҗәрәсе саклана.
Гөлсем апа белән
Нәҗибә апа белән