Халык арасында, кәҗә мал түгел, дигән сүзләр йөрсә дә, Зәй районы Шыкмай авылында яшәүче Альбина Әхмәтшина моның киресен раслаган. Мәктәптән соң Чаллыда кулинария училищесын тәмамлагач, ул күп еллар пешекче булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, туган авылында абзар тутырып кәҗә, куяннар асрый. Җиде ел элек аллергиядән интегә башлагач, кәҗә ала һәм аның сөтенең файдасын беренче көннән үк күрә.
— Пешекче булып эшләгәндә, азык-төлек комбинатында әллә ароматизаторлар ярамады, нәрсәдер аллергия бирде, — дип сүз башлады Альбина апа. — Кәҗә сөтенең аллергиядән ярдәм иткәнен ишетеп белә идем, шуны үзем сынап карарга булдым. Акрынлап-акрынлап файдасын күреп сөендем. Дөрес, аллергиясе булган кешеләргә диета да сакларга кирәк. Хәзер кәҗәләрем сигез башка җитте. Алар витаминлы ризыклар гына ярата: кабак, чөгендер, кишер бирәм. Арпаны да үз итәләр. Аны көнаралаш чиратлаштырып улакка салам. Җәй көне болынга, кырга алып чыгам. Яшел үлән күрсәләр, чабалар.
— Аллергиядән интегүчеләргә кәҗә сөтен ничек эчәргә кирәк?
— Кәҗә сөтен чәйгә салам. Төннәрен йоклый алмыйча ятсам, сөтне җылытып, бераз бал кушам. Кайчан йоклап киткәнемне үзем дә сизмичә калам.
Альбина апа үзе генә яши. Терлекләре — аның иптәшләре. Кәҗәләренең һәрберсенең кушаматы бар. Тормышын алардан башка күз алдына китерә алмый. Хуҗалыкта зур эшләр башкарыласы булса, балалары кайта. Табында һәрчак Альбина апаның кәҗә сөтеннән ясаган эремчеге белән каймагы булыр. Кунакларга да үзе ясаган сөт ризыкларын күчтәнәч итеп бирергә ярата ул.
Арыслан ГӘРӘЕВ.