Йортның хуҗасы юк икән, ул автомат рәвештә дәүләт карамагына тапшырыла. Әлеге закон нигезендә, муниципалитетка күчкән тораклар бар инде. Әле күптән түгел генә редакциябезгә Мамадыш районы Уразбахты авылыннан бер гаилә: “Үзебез дә белми калдык, әтинең йорты авыл җирлеге карамагына күчеп куйган”, — дип шалтыратты. 1 марттан чүп үләне баскан, кулланылмаган җирләрне дә дәүләт кире ала, дигән имеш-мимешләр йөри.
“ЙОРТЛАРНЫҢ ХУҖАСЫН БАРЛЫЙБЫЗ”
2021 елдан гамәлгә кергән 518 нче закон нигезендә, районнарда, авылларда озак еллар хуҗасыз торган йортларны барлый башладылар. Авыл башлыклары газетага игълан биреп, туганнары, танышлары аша, уведомлениеләр җибәреп, архив документларын анализлап, эчке эшләр, салым органнарыннан, пенсия бүлекләреннән, нотариуслардан мәгълүмат соратып, ташландык өйләрнең хуҗаларын эзли. Милекче, табылган очракта, торагын Росреестрга барып рәсмиләштерергә тиеш була. Хуҗа табылмаса, җирле үзидарәнең йортны үз исеменә теркәү хокукы бар. Бу очракта муниципалитет әлеге йортларны сүтә дә, сата да, арендага бирә дә ала.
— Бездә хуҗасыз өйләр калмады инде. 581 нче закон буенча, ташландык йортларның хуҗалары табылды. Торакларны милекчеләр үз исемнәренә рәсмиләштереп бара. Хуҗалары күчемсез милек өчен салымны түләп тора, — ди Биектау районы Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин.
Кыскасы, кадастр исәбендә булган барлык күчемсез милек ияләрен акрынлап табарга тырышалар. Авыл җирлеге башлыклары: “Йортның хуҗасын табу җиңел эш түгел. Кайбер өйләрнең милекчеләре чит илдә яши, авылга кайтып күренгәннәре дә юк, ә икенчеләре вафат. Шулай да бу закон гамәлгә кергәнгә сөенәбез. Ташландык тораклар элек-электән бер баш бәласе. Беренчедән, авылның ямен бозып торалар. Икенчедән, янгын чыгу куркынычы зур. Өченчедән, җир сорап килгән кешегә еллар буе буш торган өйне закон нигезендә сатып булмый иде. Дүртенчедән, йорт тирәсен чистартырга, нигездә үскән үләнне чабарга кирәк булса да, кешесе юк, кемне кисәтергә дә белмәссең. Хәзер бу өлкәдә күп мәсьәләләр хәл ителер кебек”, — диләр.
Закон нигезендә, кеше үлеп киткән очракта, аның торагын алты ай эчендә мирасчысы үз исеменә теркәргә тиеш.
— Бу вакыт аралыгында торакны рәсмиләштереп өлгермәсә, эш суд аша башкарыла. Әгәр йорт беркемгә дә кирәк булмаса, ул җирле үзидарә карамагына күчә. Шуннан соң инде әлеге өйне дәүләт теләсә нәрсә эшләтә ала. Мирасчы табылып, торакны кире кайтарырга уйласа, бу — шактый катлаулы эш, ул очракта аңа йортын аукцион нигезендә җирле үзидарәдән сатып алырга туры киләчәк, — ди юрист Илүзә Мәрданова.
“ҖИРНЕ РӘТКӘ КИТЕРҮ ӨЧЕН 3 ЕЛ БИРЕЛӘ”
Кулланылмаган җирләр буенча Росреестрның Татарстан идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
— 3 ел дәвамында җир кишәрлегендә бернәрсә үстермәсәң, кулланылмаган җирләрне дәүләт үз карамагына ала, дигән хәбәр дөрес түгел. 1 марттан, чынлап та, яңа закон гамәлгә керә анысы. Әмма ул, киресенчә, җир милекчеләренең хокукларын яклауга юнәлтелгән. Әлеге 307 нче федераль закон 2024 елның 8 августында ук кабул ителгән иде. Биредә торак пунктлардагы ташландык, чүп үскән, чүплек оясына әйләнгән кишәрлекләр турында сүз бара. Аларны чистарту, киптерү, сукалау өчен 3 ел вакыт бирелә, — дип аңлаттылар Росреестрның Татарстан идарәсендә.
Ягъни милекче кишәрлеген рәткә китергән шушы 3 ел эчендә аны, җирен кулланмый дип, штрафка тартмаячаклар. Шул вакыт узгач, ул әлеге җирне максатчан куллана алачак: яшелчә, җиләк-җимеш үстерәме һәм башкалар.
— Әлеге закон сәнәгать, туризм өлкәсенә караган кишәрлекләргә, авыл хуҗалыгы җирләренә, рекреация зоналарына (ял итү, парк, бакча, комлык һ.б. өчен каралган урыннар) кагылмый, — диделәр Росреестрның Татарстан идарәсендә.
Сүз уңаеннан, төзелеш, авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләрне максатчан файдаланмаган очракта, дәүләтнең аны кире алу мөмкинлеге турындагы закон 1995 елдан бирле гамәлдә.
— Гражданнар кодексының 284 һәм 285 нче маддәсе буенча, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, төзелеш өчен дип алынган җирләрдән 3 ел эчендә тиешенчә файдаланмасаң, штраф салырга, кишәрлекне алырга да мөмкиннәр. Авыл хуҗалыгы җирләрен саклау һәм куллану өлкәсендәге законны бозган өчен, җәзалар 2016 елда катгыйландырылган иде. Бу өлкәдә иң еш очрый торган тәртип бозулар: кырларның чүп үләне һәм агач-куак белән капланган булуы, авыл хуҗалыгы җирләрендә карьерлар казу, монтаж, демонтаж эшләрен алып бару, рөхсәтсез уңдырышлы туфрак катламын алу, — ди юрист Илүзә Мәрданова.
“КҮРШЕБЕЗ 10 ЕЛ КҮРЕНМИ”
1 марттан гамәлгә керәчәк яңа закон исә бары тик торак пункт, бакча кишәрлекләрендә урнашкан җирләргә генә кагыла. Шунысы да мөһим — җирен рәткә китереп, файдалана башлаганнан соң гына, кеше әлеге кишәрлек өчен җавап тотачак. Ягъни җирне рәткә китерергә 3 ел бирелә. Шуннан соң 3 ел тиешенчә файдаланмасаң гына, җирсез калуың бар.
— Казанның Авиатөзелеш районында бакчабыз бар. Күршеләрнең ун еллап күренгәне юк. Бакчаларын тигәнәк баскан, йортлары җиргә иңеп бара. Бакчачылык ширкәтенә взнос та түләмиләр. Ширкәт председателе алар белән элемтәгә чыгып караган. “Бакчаны сатарга куйдык”, — дигәннәр. Тик 10 елдан бирле бакча сатмыйлардыр инде? Шул җимерек йортка караган саен, үт-күз чыкмасын дип, җәй буе куркып яшәдек. Җитмәсә, чүп баскан бакча төрле инфекцияләр чыганагы да булып тора, бәлки, бу закон гамәлгә кергәч, күршеләрне, ниһаять, штрафка тартырлар, бакчаларын рәткә китермәсәләр, җирләрен башка кешеләргә бирерләр, — ди Казаннан Мәдинә ханым Гаярова.
Җирнең тиешле максатларда файдаланылышын җирле үзидарә, Росреестр идарәсе хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Тәртип бозу күзәтелгән очракта, беренче тапкыр кисәтү белән чикләнәчәкләр. Кимчелекләрне төзәтү өчен, 30 көн вакыт бирелә. Шуннан соң да үзгәрешләр булмаса, җир кишәрлеген милекчедән алырга, сатуга куярга мөмкиннәр.
“ҺӘР ӨЙНЕҢ ХУҖАСЫ БАР”
Айдар ФӘЙЗУЛЛИН, Кукмара районы Ядегәр авыл җирлеге башлыгы:
— Бездә хәзер хуҗасыз тораклар калмады инде. Һәр өйнең хуҗасы бар. Кеше яшәми торганнарының да ияләре табылды. 518 нче закон нигезендә, кешеләргә уведомлениеләр җибәрелде. Шул рәвешле хуҗасыз йортларга кагылышлы кешеләрне эзләдек. Суд аша кешеләр торакларын үз исемнәренә рәсмиләштерде. Бер-ике йорт кына җирле үзидарә карамагына күчте. Алар инде җимерек хәлдә. Бу урынга дәүләт программасы буенча яңа өйләр салырга ниятлибез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
ҮЗ ЙОРТЫМДА — ҮЗ КӨЕМ
2024 елда Татарстанда 16,5 мең торак йорт (гомуми мәйданы 2,2 млн. кв.м) хисапка куелган. Бу — 2023 елдан 32,2 %ка күбрәк.
— Яңа төзелгән йортларның 8,6 меңе авыл җирендә урнашкан, тагын 3,4 меңе бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә. 8,5 мең йорт — бер катлы, 7,3 меңе — ике, 741 йорт өч катлы. Иң популяр төзелеш материаллары кирпеч һәм агач: 8,3 мең йорт — кирпечтән, 2,3 меңе агачтан төзелгән, — дип белдерде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе.
“САТЫП АЛАЛАР ДА ТАШЛАП КИТӘЛӘР”
Гөлнара СЕМАХИНА, Яшел Үзән районы Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы:
— Районнан килгән боерык нигезендә, 518 нче закон буенча ныклы эш алып бардык, хуҗасыз йортларны, аларның ияләрен барладык. Хуҗасыз җирләр шактый ачыкланды. Юридик затларга караган кайберләрен җирле үзидарә исеменә күчерделәр. Физик затлар йортларын югалтмасын иде, дип тырышабыз. Кешеләр судка барып, торакларын үз исемнәренә күчертә алсын өчен, бердәм күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) выписка, карарлар алып бирәбез. Мәрхүмнең вафатыннан соң туганнары мирас эшен тиз арада хәл итәргә тырышсын иде. Дөнья хәлен белеп булмый, йортларыгызны рәсмиләштерегез, дип халыкка аңлату эшләрен дә алып барабыз, тик кайберләренең исе китми, салым түләтер өчен кирәкме бу сезгә, диләр. Шундый очраклар бар: озак вакыт авылга кайтмаган, вакытында мирасны рәсмиләштермәгән кешеләрнең кисәк кенә йортлары бары исләренә төшә. Торакны үз исемнәренә күчертергә теләп судка мөрәҗәгать итәләр һәм бу эш җиңел генә мөмкин түгел икәнлеге ачыклана. Суд бу йортларны авыл җирлеге үзидарәсенә бирә. Һәм милекчеләргә аларны бездән сатып алырга туры киләчәк. Бу бер дә матур күренеш түгел бит. Ничә сумга төшәчәк әле ул, эше дә, сүзе дә күп була. Тагын бер проблема — яшь гаиләләр Ана капиталы акчасына йорт сатып ала да авылга кайтып та күренми. Йортларын ташлап китәләр, ияләрен табып та булмый. Өй каршындагы чүп үләннәрен дә авыл җирлеге һәм клуб хезмәткәрләре белән бергә җыелып чабарга мәҗбүр булабыз. Авылны төзек, матур итеп күрәсе килә бит. Йортларның кадерен белсеннәр иде.