Һәр ел фасылы һәркем өчен үзенчә якын. Берәүләр эссе җәйне сагынып көтеп яшәсә, икенчеләргә кыш аеруча кадерле. Сүзем кышын суда коенырга яратучы моржлар турында. Моржларда ихтыяр көче, сабырлык бермә-бер зур. Чөнки салкын суга кергәнче башта үз уйларыңны җиңәргә кирәк, аннары гәүдәңне чыныктыру мөһим. Динар Миңгалиев дуслары белән Казанның Зәңгәр күленә атна саен шимбә иртәнге сәгатьләрдә бара. Хәтта үзләренең моржлар төркеме дә барлыкка килгән.
— Беренче тапкыр кышын су коенырга 5-6 ел элек бардым, — ди Динар. — Ул миңа шулкадәр ошады, аңа әкренләп тартыла башладым. Зәңгәр күлдә коена башлагач, сирәк авырыйм. Хәтта борын тыгылган булса, суга кергәч, бөтенесе юкка чыга, иммунитет күтәрелә, кан яхшырак йөри. Уй-фикерләрең уңай якка борыла, стресска бирешмисең. Кыскасы, аның файдасын гына күрәм. Суның температурасы +3 тән 6 оСка кадәр. Суга күп тапкыр кергән булсаң да, янәдән күл буена килгәч, бераз куркыта, шүрләтеп ала. Әмма хисләрне җиңеп суга чуму үзеңә тагын да ышаныч өсти. Төркемдә иң күбе 25 кеше җыелганыбыз бар. Бөтенебез дә су коена, төркемдә кабул ителгән махсус кагыйдәләр дә каралган. Баштарак Кадыш бистәсендәге шарлавыкка йөрдек. Әмма андагы мохит икенче төрле. Беренчедән, ачык булгач, җиле көчле. Икенчедән, чишенү урынын металл белән тышлаганнар. Кайчагында тимергә тән ябышып кала. Суга керер алдыннан табибларга барырга, тикшеренергә кирәк дип саныйм. Кайбер кешенең организмына салкын суда коену туры килмәскә мөмкин. Кимендә терапевтка күренеп, киңәшләшеп чыгу зыянга булмас. Дөрес, судан чыккач, тәннәр чемерди, үзе салкын кебек тә түгел. Андый вакытта тәмле итеп чәй эчәбез, организмны җылытабыз.
— Зәңгәр күлгә киткәнче, һава торышы ничек икән, дип кызыксынасыңмы?
— Температурага карамыйбыз. Узган ел -26-27 оСта да коендык. Хәзер бер башлаган шөгыльне ташлыйсы килми. Ел әйләнәсе йөгерәм, спорт залында күнекмәләр уздырам, велосипедта җилдерәм. Барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барсак иде!
Шунысын да онытмаска кирәк: салкын суда коену бөтен кешегә дә ярамый, килешеп бетмәскә мөмкин. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары, гипертониянең катлаулы формалары, бөердә, бәвел юлларында өзлегүләр булганда, хатын-кызларның җенси системасында проблемалар күзәтелгәндә, салкын суда коену тыела.
“ҮЗЕҢНЕ ҖИҢӘРГӘ ӨЙРӘНӘСЕҢ”
Марат МИНЕМУЛЛИН, Казан:
— Өч ел ярым инде кышын су коенам. Суга кергәндә салкынча тоелса да, коенып чыккач, аның рәхәтлеген сүз белән генә аңлатып булмый. Монда иң беренче чиратта үзеңне җиңәргә өйрәнәсең. Суга кергәнче, ике чакрым араны җәяү узарга кирәк. Зәңгәр күлдә коенганнан соң, энергия җыясың. Соңгы вакытта суга бер көнгә ике тапкыр керә башладым. Атна буена киеренкелек җыела, эш күп. Иртән су коенганда, бу киеренкелек бөтенләй юкка чыга. Су коенырга йөрүче төркемдәге иптәшләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Хәтта арада кычкырып сөйләшүче дә юк. Туган көннәрдә Зәңгәр күлдә котлыйбыз, теләкләр әйтәбез. Бер-беребездән матур фикерләр ишетү дә алдагы көнгә яңа көч өсти. Быел Зәңгәр күлдә кимендә 38 тапкыр су коенырга планлаштырам.
Кышын йөзүнең файдасы
1. Кан әйләнеше яхшыра.
2. Гәүдә авырлыгы нормальләшә.
3. Холестерин, кандагы шикәр кими.
4. Матдәләр алмашы тизләнә.
5. Иммунитет ныгый.
6. Артык авырлыктан котылырга булыша.
Кышын су коенучыга табиб киңәшләре
Суга акрынлап керергә кирәк. Башта билгә кадәр, аннары сулыш тотрыкланганнан соң, чүгәләргә һәм гәүдәне су белән чылатырга мөмкин. Судан чыкканнан соң, коры кием кияргә һәм баллы чәй эчәргә киңәш ителә.
Тәҗрибәсе аз кешеләргә салкын суда 1 минуттан озаграк тормау яхшырак.
Беренче мәртәбә 10 секундтан күбрәк салкын суда тормаска кирәк. Һәр кергән саен вакытны 10 секундка арттырырга була.
Арыслан ГӘРӘЕВ.
Динар Мингалиев