Казанда яшәүче Илдар Шакиров аз гына буш вакыты булуга, остаханәсенә ашыга. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Аеруча ит кыздыру таякларын саклау өчен махсус савытлар эшләргә ярата. Аны ул элеп яки идәнгә куярлык итеп ясый. Соңгы вакытта татарча язу беркетүен дә сорыйлар икән.
— Тумышым белән Мари Иле республикасы Морки районы Татар Чодраялы авылыннан булам, — дип сүз башлады Илдар абый. — Тәрҗемә итсәң, “чодра” — “урман”, “ял” — “авыл” дигәнне аңлата. Мөгаен, шуңа да агач исе, урман мине үзенә тартадыр. Шампур савытларын ясау тарихына килсәк, ул болайрак булды. Җир сатып алып, өй салдык, гараж төзеп, мич ясадым. Өй котларга килгән туганнар шампур бүләк итте. Алар башта карават астында, аннары шифоньер өстендә ятты. Берсендә якын дустым кесә телефоныма бу тимерләрне җыеп куя торган җайланма фотосурәтен җибәрде. Шул ук көнне кибеттән мебель тактасы сатып алдым. Аны кисеп, эшләп, стенага элеп тә куйдым. Туганнарга да истәлек итеп ясап бирдем. Хатыным Гөлназ: “Интернетка белдерү куеп карыйк әле, кызыксынучылар табылса, бераз акчасы да булыр иде”, — дигәч, тәвәккәлләп тотындым. Озак вакыт та узмады, беренче заказ Омск шәһәреннән килеп иреште. Икенчесе Йошкар-Олага китте. Минем белән остаханәмдә 16 яшьлек улым Искәндәр дә кайнашырга кереште, уң кулыма әйләнде. Мангал, шампур сату белән шөгыльләнә торган кибетләр дә мине табып, үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Алар белән хезмәттәшлек итүемне сорадылар. Бөтен кешенең дә диварга эләргә урыны юк. Андыйлар өчен идәнгә куярлык итеп әзерләп бирәм.
— Шампурларны урнаштыра торган җайланманы ясау өчен күпме вакыт китә?
— Шампурларны сатып алам. Савытын ясарга якынча 2,5-3 сәгать вакыт кирәк. Җыелма эчендә пычак-чәнечкесе дә бар. Аны итне төшерү һәм янган майларны кырып алу өчен кулланырга мөмкин. Җайланманы һәрчак брашировкалыйм. Бу алымны кулланганда, аның фактурасы үзгәрә, матурлана. Агачны морилка белән буярга хатыным Гөлназ булыша. Иң ахырдан лак белән катырабыз. Күзлек, битлек кимичә, бу тузанлы эшләрнең берсен дә башкарып булмый. Ләкин ахырдан әзер кул эшен күреп, күңел сөенә. Күбрәк бүләккә дип сатып алалар. Әйтик, диварга эленә торганы — 3800 сум, идәнгә куелганы 3000 сумнан башлана. Соңгысын 6-10 шампур белән эшләргә мөмкин. Төгәл бәясе савытта ничә шампур булуга бәйле. Соңгы вакытта төрле эмблема, татарча язулар урнаштыруны да сорыйлар. “Баҗай, туган көнең белән!” яки “Җизни, юбилеең котлы булсын!” дигән текстлар аеруча популяр. Ял көннәремдә һәрчак шампур савытларын эшләп куярга тырышам. Кайчагында кинәт кенә шалтыратучылар булгалый.
Шакировлар өч бала үстерә. Илдар абыйның хатыны ландшафт буенча дизайнер икән. Аның күпчелек вакыты проектлар төзеп уза. Кайчагында клиентлары йорт янәшәсенә агачлар, чәчәк утыртуны, кечкенә күл, фонтан, атынгыч, гөлләр үстерергә савытлар ясап бирүне сорый икән. Андый вакытта Гөлназ апаның төп терәге — ире Илдар абый ярдәм итә. Йорт хуҗасы ачкыч куя торган тартмаларны да шактый эшләгән. Менә шулай эштән ямь һәм тәм табып яши бу гаилә!
Арыслан ГӘРӘЕВ.