Газны кулланудагы кагыйдә бозу очраклары буенча былтыр республикада 1,2 миллион сумлык штраф салынган, дип хәбәр итә Татарстанның торак инспекциясе. Иң еш очрый торганнары: газ хезмәткәрләрен торакка кертмәү (132 очрак), техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тарту (14 очрак) һәм газ белән бәйле җиһазларны үз белдеклелегең белән алыштыру (11 очрак). Бу кагыйдәләрне бозуның аяныч нәтиҗәләре, куркынычсызлык хакында Татарстанның атказанган газ хезмәткәре Зөфәр НУРИЕВ белән сөйләштек.
— Зөфәр Данирович, газ белән бәйле күңелсезлекләр, фаҗигале хәлләр турында еш ишетәбез. Әле газ шартлаган, сөрем исеннән агуланганнар. Газ белән эш иткәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?
— Кызганыч, фаҗигаләрдән сабак алмаучылар очрый. Газ белән бәйле бәла-казаларның күбесе куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Газ белән шаярырга ярамый, ул тәртип ярата.
— Газ белән бәйле нинди тәртип бозулар еш күзәтелә? Алар нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
— Газ плитәләрен тиешенчә кулланмаучылар бар. Мәсәлән, салкын вакытта духовканы кабызып, комфоркаларны яндырып, бүлмәне җылыталар. Бу янгын чыгу куркынычын арттыра. Газ җайланмаларын, котелларны үзләре алыштыручылар очрый. Югыйсә бу уен эш түгел, закон буенча да ярамый. Шланг кына дөрес тоташтырылмаса да, газ чыгып торып, шартларга мөмкин. Бу эшне махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш. Алар газ басымын да дөрес итеп көйли. Газ плитәсенең урынын алыштырырга уйласаң да, кая телим, шунда куям, дип кенә булмый. Моның өчен газ хезмәтенә хәбәр итәргә, рөхсәт алганнан соң, алар төзегән проект нигезендә генә плитәне урнаштырырга була.
— Шәхси йортларда, кайбер күпкатлы торакларда да шәхси җылыту системасы — газ мичләре урнаштырылган. Алар белән эшләгәндә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
— Газ миче белән җылытыла торган йортларда төтен чыгу һәм вентиляция системасын елына бер тикшерергә кирәк. Төтен юлы тыгылырга мөмкин. Салкында аңа боз ката. Төтен чыгу, вентиляция системасы тиешенчә эшләми икән, сөрем исе белән агулану куркынычы арта. Кызганыч, республикада мондый очраклар булгалады. Өйдәге вентиляция тишекләрен капларга ярамый. Кайбер кеше аларга кәгазь ябыштыра, имеш, ул тузан, бөҗәкләр керүдән саклый. Әмма вентиляция каналын томалауның нәтиҗәсе аяныч булуы бар.
— Вентиляция каналының дөрес эшләвен кеше үзе тикшерә аламы?
— Вентиляция каналының тишеге, гадәттә, һава йөрерлек рәшәткә белән томалап куела. Шул рәшәткәгә кәгазь тидереп карагыз. Әгәр ул рәшәткәгә ябышып калса, димәк, вентиляция системасы яхшы эшли, тарту көче бар, йортта һава яхшы йөри. Газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү дә мөһим. Хезмәткәрләр елына бер килеп, төтен чыгу, вентиляция каналларын, котелның, газ плитәсенең торышын, башка кимчелекләрне тикшереп китә. Килешү төзү түләүле. Шуңа да кайбер кеше, акчаны янга калдырырга теләп, килешүдән баш тарта. Әмма төзек булмаган җиһаз аркасында килеп чыккан бәла-казада кеше гомере өзелергә мөмкин. Килешүне төземәүчеләргә штраф яный, газын да өзүләре ихтимал.
Сүз уңаеннан, быелдан куллану вакыты чыккан плитәләрне файдаланырга рөхсәт итмәячәкләр. Газ җайланмасының паспортында күрсәтелгән вакыттан соң (газ плитәләре өчен уртача 15 ел), плитәгә экспертиза уздырырга кирәк. Яраклы дип табылса, кулланырга була, рөхсәт итмәсәләр, плитәне алыштырырга туры киләчәк. Бу таләпләрне бозган өчен, Россия административ хокук бозулар кодексының 9.23 маддәсе буенча, 5-10 мең сум штраф каралган. Икенче кат законны бозсаң, 25 мең сумга кадәр штраф яный.
— Хәзер мошенниклар күбәйде бит, белмәгән кешене йортка кертергә куркалар…
— Кемдер, килешү төзелеп тә тикшерергә килүче юк, дип зарлана, икенче берәүләр килгән хезмәткәрне кертми. Халыкны аңларга була. Мошенниклар, чынлап та, күбәйде. Аларның корбаны булмас өчен, сак булырга тырышалар. “ГазпромТрансгаз Казань” җәмгыяте белгечләре һәрвакыт махсус киемнән йөри, киләсен алдан хәбәр итәләр, игълан эләләр. Авыл җирендә аларны танып та беләләр. Шәһәрдә исә, шикләнгән очракта, газ хезмәтенә шалтыратып сорашырга була. Шунысын да онытмаска кирәк, техник хезмәт күрсәтүче газ хезмәткәре бер килеп карый, ачмыйлар. Ике килә. Аннары бу хакта акт төзи, йорт хуҗасына язмача хәбәр ителә. Шуннан соң да нәтиҗә булмаса, торак инспекциясенә хәбәр ителә. Штраф та салырга мөмкиннәр. Сүз уңаеннан, хәзер законга кергән үзгәрешләр нигезендә, вентиляция һәм төтен каналларына техник хезмәт күрсәтү таләпләренең үтәлешен Торак инспекциясе органнары контрольдә тота. Берәр бәла-каза була калса, бу кеше үзе җавап бирәчәк.
— Газ исе килсә, нишләргә?
— Хәзер заманча йортларга махсус датчиклар куялар. Алар газ исен абайлый. Газны автомат рәвештә сүндерә. Бүлмәне сәгатенә өч тапкыр җилләтергә киңәш ителә. Гомумән, газ исе тоясыз икән, 104, 04, йә 112 телефон номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Көнкүреш приборларына, электр җиһазларына кагылырга ярамый. Әйтик, телевизор эшли икән, сүндермәгез. Ә менә газ җиһазларын сүндерергә, газ краннарын ябарга онытмагыз. Газ белән игътибарлы һәм сак булыгыз.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.