Сабыр иткән — морадына җиткән, ди татар халык мәкале. Бу сүзләрне кышкы суыкларда, боз тишеп балык тотучылар турында да әйтеп була. Чөнки башта чакрымнар узып җәяү сулыкка керергә кирәк. Дөрес, хәзер күпләрнең кар чаналары бар. Әмма аның белән боз калынайгач кына йөреп була. Өйгә табыш белән кайту өчен, кайчагында берничә сәгать сабыр гына көтәргә дә туры килә.
Гомумән, быелгы кышкы балык сезоны ничек үтеп бара? Балык эләгәме? Газета укучыларыбыздан шул хакта белештек.
Айзат КАДЫЙРОВ, Кама Тамагы, эшмәкәр:
— Узган ел декабрь җылы торганлыктан, боз соң катты. Беренче балыкка 20 декабрьдә бардык. Әле анда да боз катып бетмәгән җирләр күзгә ташланды. Соңгы вакытта бер балык сезоны белән икенчесе бик тә аерыла. Элек һәрчак беренче боз каткач та балык яхшырак эләгә иде. Хәзер балык азрак тотыла кебек. Ләкин алай җиңел генә бирешмибез. Боз тиешле калынлыкта ятканнан соң, кар чанасы белән кирәкле җиргә юл тотабыз. Карта, навигатор ярдәмендә балыклы урыннарны эзләп табып, аны үзебез өчен билгеләп калдырабыз. Бу икенче юлы кармак салырга килгәндә эшебезне бермә-бер җиңеләйтә. Быел күпчелек сыла, шыртлаканы өйгә алып кайтабыз. Алабуга балыгы әлегә авырлык белән генә җимгә килә, ояларын табып булмый. Балыкчылар тормышына эхолот дигән җайланма үтеп керде. Аның аша бөтен кирәкле мәгълүматны белеп була. Балык активмы, пассивмы, ләмгә чумганмы, ашыймы, юкмы — һәммәсен төгәл күрсәтә. Кыш көне иң зурысы 3 кг лы балык тартып чыгарганым бар. Идел елгасы елдан-ел популярлаша дип саныйм. Россиянең күп төбәкләреннән балыкка киләләр. Татарстанда булып кайтканнан соң, туганнарына, дусларына сөйлиләр. Икенче юлы бу балыкчыларга яңа кунаклар да иярә.
“УРЫНЫН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”
Илназ ХӘМИДУЛЛИН, Казан, каравыл хезмәткәре:
— Туган көнемдә иптәшләрем кышкы кармак бүләк итте. Икенче көнгә дусларым белән бергә, Иделгә балыкка төшеп киттек. Кармак салып, 15 секунд үтмәде, балык эләкте. Кышын өйгә табыш белән кайтыр өчен, аның урыннарын белергә кирәк. Әйтик, быел яр кырыеннан начар чиертә. Кар чанасы белән Кама якларына кадәр барып җитәбез. Кечкенә балыклар эләксә, зуррак үссеннәр дип, кире җибәрәбез. Якшәмбе кеше күп, боз өсте шаулап тора. Салкында балык тотып утырганда калкавыч уйный башласа, адреналин бәреп куя. Бөтен тәнгә энергия тарала. Андый чакта берничә минут элек туңганыңны да онытып җибәрәсең. Өйгә балыктан кәефсез кайтканымны бөтенләй хәтерләмим.
Башкортстанның 19 кешелек Любимовка авылыннан Виктор Уваров 15,5 кг лы чуртан тоткан, дип яза “Аскинская новь” (“Ышаныч”) газетасы. Викторның 45 еллык балыкчы тәҗрибәсе бар. Ул Аскын районы Авадай авылы янәшәсендәге Төй елгасында кармак салырга ярата икән. Чуртанны чыгарыр өчен 1,5 сәгать вакыт киткән. Кармак җебе калын булганга гына, балык аны өзә алмаган.
Балыкларның русча-татарча исемнәре
Елец — бөгәрчә
Ерш — шыртлака
Жерех — агарчак
Золотой карась — алтын табан балык
Карась — кәрәкә
Красноперка — кызылканат
Кумжа — инеш керкәсе
Лещ — корбан балыгы
Линь — карабалык
Лосось — сөләйман балыгы
Налим — жумба, шамбы
Окунь — алабуга
Арыслан ГӘРӘЕВ әзерләде.