“Фәридә-Алсу” дуэты солистлары Фәридә ӘХМӘТШИНА һәм Алсу СӨНГАТУЛЛИНА студент чорының беренче көненнән бергә. “Кара чәчлесе — Алсу, сары чәчлесе — Фәридә”, — дип аерып йөртә аларны күпләр. Әле бүген дә, 30 еллык иҗатларыннан соң да, бутаучылар бар. Дуэтны популяр иткән, таныткан җыр — “Карлы чыршылар”.
— Бу җырны ишеткәч, бик ошаттык. Башта, халык җыры, дип уйладык, авторларын белми идек, — ди Фәридә белән Алсу. — 2001 елда яздырдык, Марат (Фәридәнең ире) аранжировкасын эшләде. “Татар радиосы”на ротациягә бирдек һәм беренче көннән үк кат-кат сорап куйдырта башладылар. Хәзер дә популяр. Бу җыр безне танытты дип, 100 % ышандырып әйтәбез.
“ИҖАТЫБЫЗГА — 30 ЕЛ”
Алсу — Казан, Фәридә — Башкортстанның Бакалы районы кызы. 1992 елда Казан дәүләт педагогика университетында таныша алар. Шул көннән бергә: иҗатта да, тормышта да.
— Фәридә, Казан сине ничек каршы алды?
— Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килгәч, өемә кайткан кебек кенә булдым. Чөнки әни — Казан кызы, әти — Биектау районының Юртыш авылыннан. Башкортстанда туганнарыбыз юк, бөтенесе Татарстанда яши. Әтиебез Шамил заманында Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, юллама буенча Бакалы районына эшкә килгән. Шунда төпләнеп калган. Без, дүрт кызлары, Бакалыда туып-үстек. Мин — гаиләдә олысы, өч сеңлем бар. Ватсапта “Шамил кызлары” дигән төркем булдырдык. Казанга килгәч, дәү әниемдә яшәдем, рәхәт булды. Балаларны үстерергә дә бик булышты, соңгы елларында аны мин карадым.
— Алсу, синең балачак хәтердә ничек сакланып калган?
— Казанның үзәгендә, Чех базары янында яшәдек. “Мир” кинотеатры, Горький паркы… — барысы да күңелгә әле дә якын. Җырга мәхәббәт туганнан бирле бар, дияр идем. Әни: “Кызым, шулхәтле тыныч бала идең. Яткырып куям да, әкрен генә нидер көйли идең”, — дип искә ала. Әти-әни чыгышлары белән авылдан. Әти — Балтач районының Көшкетбаш авылыннан, әни — Теләче районы Олы Мәтәскә авылы кызы. Җәй саен каникулда бертуган сеңлем Гөлназ белән авылга кайта идек. Су керү, җиләккә бару, балыкка йөрү, көтүгә чыгулар… Үләнле чәй, кара ипи, йомырка… — алардан да тәмле ризык юк кебек иде. Суны елгадан гына эчтек. Авылның һавасы да икенче шул. Улларыбыз да кечкенәдән авылны ярата.
— Кызлар, сезнең дуэт ничек оешты?
Алсу:
— Фәридә белән бик тиз якынаеп киттек. I курста студентларны Балык Бистәсе районының Масловка авылына алма җыярга җибәрделәр. Җырчы Рәсим Низамов та безнең белән укыды. Төркемдәгеләр бергә җыелышып, авыл халкына кичләрен бушлай концерт куябыз. Клубта нинди генә музыка уен кораллары юк. Фәридә белән без дә дуэт булып 1990 еллардагы популяр җырларны яңгыраттык. Татар теле укытучысы икебезнең җырлауны сорагач, “Зинһар өчен, кермә төшләремә” җырын башкардык. Мин фортепианода уйнадым. Укытучы безне тыңлагач елап җибәрде. “Бер тавыштан җырлыйсыз. Мондый синтез бик сирәк була. Сезгә бергә иҗат итәргә кирәк”, — диде. Төрле чараларда катнашып, гран-прилар яулый башладык. Укытучы булырбыз, дигән идек…
Фәридә:
— Алсу минем өчен бик якын булды. Җырлый башлагач, тавышлар да бер-берсенә туры килгәч, гаҗәпләндек. Гаилә кору, улларыбыз туу да параллель барды. Алсу өчен Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт! Күзләр тимәсен! Бер-беребезне тоябыз.
Конкурсларда 1994 елларда ук чыгыш ясый башлаганны, 1995 елда бирелгән беренче грамотаны да исәпкә алып, иҗатыбызга быел 30 ел дип саныйбыз.
— Хезмәт юлы кайдан башланды?
Алсу:
— Диплом алуга, безне “Казан” милли-мәдәни үзәгенә чакырдылар. 1996 елның 11 сентябреннән профессиональ төстә шунда эшли башладык. Соңрак ул Казан шәһәр филармониясе дип үзгәртелде.
“СЕРЛӘРЕБЕЗ УРТАК”
— Эстрадада күп дуэтлар таркалды. Сезнең дуслыкның, уртак иҗатның уңыш сере нәрсәдә?
Фәридә:
— Көн саен күрешсәк тә, сөйләшеп туймыйбыз. Иң яшерен серләрне дә уртаклаша алабыз. Икебез дә тыныч, бәхәс яратмыйбыз. Озак еллар дус булуның сере, бәлки, шундадыр. Бер-беребезне тыңлап, идея, фикерләрне ачыктан әйтешеп, һәрчак уртак карарга килә алабыз. Икенче кешене аңлау, тыңлый белү бик мөһим. Һәр нәрсәдә уңай якларны табарга тырышабыз. Ә иҗат — безнең тулы бер тандем. Идеяләр һәрчак ташып тора. Җыр, костюмнар сайлау буенча да зәвык, стиль туры килә. Бу — могҗизадыр.
— “Аерырга теләүчеләр дә булмый калмады”, — дигән идегез…
Алсу:
— Иҗатыбызның башлангычында: “Икәү әллә ни озак эшли, дус була алмассыз. Күп дигәндә — биш ел”, — дип әйтүчеләр бар иде. Безне Аллаһы Тәгалә берләштерде. Менә өч дистә ел дус-тату эшлибез. Шул уңайдан, 24 апрельдә “Чулпан”да “Яз сулышы” дип аталган юбилей кичәбезгә әзерләнәбез.
— Матди якны ничек хәл итәсез?
Алсу:
— Акча мәсьәләсендә безнең барысы да төгәл, гадел. Костюм тегү, җыр яздыру, аранжировка… — бөтен эшкә 50 гә 50 кертәбез. Акча өчен гомердә бәхәсләшкәнебез юк, булмас та, дип ышанам. Кызганыч, нәкъ менә акча аркасында таркалган төркемнәр шактый. Без — акча түгел, күбрәк рухый дөнья кешеләре. “Казан” шәһәр филармониясе солисты буларак, хезмәт хакы алабыз.
— Сәхнә киемнәрегез гел аерылып тора.
Фәридә:
— Костюмнарга бик җаваплы карыйбыз. Татар кызлары образын сакларга тырышабыз. Чигү, бизәлешләренә дә игътибар итәбез. Үрнәкләр, сайлау буенча белгечләр белән эшлибез.
Алсу:
— Урамда кайчак апалар яныбызга килеп, костюмнар өчен безгә рәхмәт әйтә. Тырышлыгыбыз юкка түгел, дип шатланабыз.
— Соңгы арада ябыктыгыз, сизелә. Нинди диета тотасыз?
Фәридә:
— Алсу белән гел аерылып тордык, “фактуралы” кызлар идек (көлә), хәзер тагын да фигуралы булдык. Бераз авырлыкны киметәсе килде. Дөрес, җиңел генә бирелми. Аз гына ябыксаң да, сәламәтлеккә яхшы, тормышта яңа этап башланган кебек булып китә.
Алсу:
— Азрак ашау — сере шул гына. Диеталарның нәтиҗәсе бар, әлбәттә, әмма озакка бармый, туктагач, авырлык тагын кайта. Интернетта “Граммовка” дип аталган туклану тәртибе күрдем. Ризыкны үлчәп ашыйсың. Өй ризыгы белән тукланырга һәм иртәнге, төшке аш — 300-350 шәр г, кичке ашны 200-250 г ашарга кирәк икән. Капкалап алулар булырга тиеш түгел. Кичкә таба камыр ризыклары, баллыны ашамаска. Яшелчә, эремчек, балык белән тукланырга мөмкин. Без нормадан берничә тапкыр күбрәк ашыйбыз. Ашказаны кечкенә, аны зурайтабыз, ашаган саен аз кебек. Бу система бик ошады. Элекке авырлыгыма кайтасым килми.
— Чәчләрегез озын. Ничек тәрбиялисез? Буйыйсы килгән чаклар булмадымы?
Алсу:
— Хәзер бик озын түгел инде. Алар нәрсә генә күрмәде, әле дә түзәләр. Чәчне фен белән киптермәскә тырышам. Гади шампунь белән юам, бальзамны бик сирәк кулланам. Чәч очларына яхшы майлар сөртәм. Образны да, чәч төсен дә үзгәртергә, кистерергә телим. Яшь барган саен, үзгәрәсе килә икән ул. Бер генә яшибез бит. Әлегә сәхнә тота. Чөнки озын чәч төрле прическа ясар өчен уңайлы. Тамашачы безнең үзгәрүне теләрме икән? Ошатырлармы, анысын да уйлыйбыз.
“ГАИЛӘ — БАЙЛЫГЫБЫЗ”
Алсу белән Фәридә — иҗатта да, тормышта да күпләргә үрнәк хатын-кыз. Сәхнәдә — тыйнак, өйдә — бар яктан уңган-булган хуҗабикә, әни алар. Гаиләләре түгәрәк. Алсу белән Марс ике ул тәрбияләп (Айрат һәм Ислам) үстерә. Фәридә белән Марат — өч баланың әти-әнисе (Самат, Фәрхәт, Әлфия).
— Фәридә, ирең Марат белән кайда, ничек танышкан идегез?
— 1997 елда радиода таныштык. Ул чакта Марат продюсер булып эшли иде. Безне бэк-вокал яздырырга чакырды. Дуэт буларак беренче адымнарыбыз. “Юк”, — дидек. Ул сүз аңа тиде, кызыксына башлады. Башта, берәр профессорның улыдыр, дип уйладым: кап-кара пәлтәдән, прическасы бик килешле, җитди сөйләшә… Консерватория тәмамлаган егет. Без танышканда, үз урынын тапкан, музыкант иде инде. Ул да минем хакта шулайрак уйлаган. Камалда оркестрда эшли иде, театрга кунакка чакырды. Үзем спектакль карыйм, ә күзләрем гел бас-гитарачы Маратта булды. Концертларда очраша башладык. Марат Бөгелмәдән, аннары әнисе белән таныштырды. Бик матур, тәрбияле гаиләгә килгәнемне беренче күрүдә үк аңладым. 1998 елда “Казан” милли-мәдәни үзәгендә туебызны уздырдык.
Марат — хәзерге көндә Россия Федерациясе кинематографистлары әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, төрле театрларда бик күп спектакльләр чыгарды. “Мулла” фильмының продюсеры, идеяләр авторы, сценарист, композитор… Әле “Шурале. Не ждали?!” мюзикл-әкияте өстендә эшли. Аны “Чулпан” сәхнәсендә филармония артистлары белән бергә чыгарырга уйлыйбыз. Планнар зур.
— Икегез дә иҗатта. Балалар ниләр белән кызыксына?
— Гаилә — байлыгыбыз. 2001 елда Саматыбыз туды. Ул КФУда нефть-газ технологиясе буенча магистратурада укый, эшли. Икенче улыбыз Фәрхәт КФУда халыкара мөнәсәбәтләр икътисады бүлегендә I курста белем ала. Икесе дә музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлады. Үзләре теләгән һөнәрне сайладылар. Әлфиябез — бик көтеп алган кызыбыз, аңа 10 яшь. “Казан” балалар филармониясендә җырлый, бии. Фортепиано буенча музыка мәктәбендә I сыйныфта укый. Төрле чараларда, “Шаян ТВ” программаларында катнаша. Гаилә белән бәйрәмнәр яратабыз. Тәмле ризыклар әзерлим. Өстәл бизәү ошый. Флористика белән шөгыльләнәм. Туганнарга үз кулым белән ясалган бүләкләр бирергә яратам. Көйләр язам. Дуэтның күп җырларының музыка авторы — үзем. Кыскасы, шөгыльләр бик күп.
— Алсу, Марс белән синең танышу тарихын да искә төшерик әле.
— Чехов урамында яшәгәндә, өйгә телефон керттеләр. Безгә бер егет шалтыратты, мине сорады. Аны белми идем. Номерны кемдер биргән. 1995 ел, студент чагым. Ике атна телефоннан аралаштык, аннары күрештек. Беренче очрашуда ук ошады: ачык, юмор хисле, аралашырга җайлы, җиңел. Дүрт ел очраштык. Гаилә корганыбызга быел апрельдә 25 ел була. Бик тату яшибез. Ирем төзелеш өлкәсендә эшли. Татарча җырларны тыңларга ярата. Миңа һәрчак терәк, аңлый. Аңа зур рәхмәт! Марс Апас районының Олы Бакырчы авылыннан. Балалар кечкенә чактан каникулларда шунда булды. Әни-каенана җәен — авылда, кышын Казанда яши.
— Казанның 175 нче гимназиясендә 2021 елның 11 маенда булган атыш, зур фаҗигадә кече улыгыз Ислам да бик каты яраланды, Алсу. Хәзер хәлләре ничек?
— Тормышыбыз шуннан соң төптән үзгәрде: һәм психологик, һәм рухый планда. Бик авыр булды. Исламның хәле ярыйсы. IX сыйныфтан соң ул мәктәптән киттек. Үзе шулай теләде. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында III курста белем ала. Курку хисе, әлбәттә, бар. Аның тәэсире гомерлеккә калачак. Салют тавышыннан да курыкты. Тынычлык эзләп, ул чакта авылга кайтып торды, бераз онытылды. Исламның күзаллавы, тормышка карашы бик үзгәрде. Бу фаҗигадә үлгәннәрнең урыны җәннәттә булсын! Алар гел хәтердә, юксынабыз!
“КӨТЕП АЛАЛАР”
— Кызлар, “Чулпан” мәдәният үзәгендә актив иҗат итәсез. Соңгы вакытта нинди проектлар эшлисез?
Алсу:
— “Чулпан”ның яңартылган бинасына безнең коллектив 2020 ел азагында күчте. Бирегә килүгә, “Казан” шәһәр филармониясе тормышында зур үзгәрешләр башланды. Без, җырчылар, спектакльләр куя, бии башладык. Актерлык осталыгы буенча белемебез юк. Әмма шулхәтле кереп киттек, бөтен авырлыкларны коллектив белән бергә ерып чыктык. Бер дигән музыкаль, театральләштерелгән концертлар куя башладык. Күп кенә шундый проектларыбызның режиссеры — Ләйсән Мәхмүтова. “Зәңгәр шәл”, “Йосыф-Зөләйха”, балалар өчен “Золушка”, “Три богатыря”, “Аладдин” һәм башка бик күп спектакльләр чыгардык. Төрле проектлар эшләнә. Тамашаларга билетлар тиз арада сатылып бетә. Гастрольләргә бик еш чыгабыз. Читтә, еракларда яшәүче милләттәшләр гел көтеп ала.
Фәридә:
— “Чулпан”да актриса буларак та үзебезне үстерәбез. “Зәңгәр шәл”дә, мәсәлән, абыстайлар ролен уйныйбыз. Балалар өчен әкиятләр куябыз. “Золушка”да Феяны уйныйм. “Чулпан” балалар үзәгенә килеп кергәч: “Доброе утро, Фея Крестная”, — дип кочаклап алалар. Алар белән бер сәхнәдә кайнашабыз.
— Алсу, узган ел 50 яшьлек юбилеең иде.
— 15 ноябрьдә 50 яшь тулды. Фәридә белән яшь аермабыз алты ай. 50дә дип санамыйм үземне, күңел 26-28 яшьтә тукталып калды кебек. Зурлап үткәрмәдем, моның сәбәпләре бар иде. Туганнар белән бер җыелып уздырырбыз әле, Алла боерса. Гаиләдә бәйрәмнәрне хәзер элекке кебек итеп үткәрмибез инде, күпкә тыйнаграк һәм өйдә генә җыелышабыз.
— Фәридә, синең дә юбилей якынлаша.
— Юбилеем май аена туры килә. Әзерләнәм. Зал сайладым, кунакларга чакыруларны тарата башладым. Барысын да алдан планлаштырырга кирәк. Иң якын дуслар, әти-әниләр, туганнар, хезмәттәшләрне бер зур залга җыясым, истәлекле бәйрәм уздырасым килә.
— Укучыларга, тамашачыларга нинди теләкләр җиткерер идегез?
Алсу:
— Бер-беребезне, янәшәдәгеләрне кадерләп яшәсәк иде. Гомер бик кыска. Матур сүзләр, яратуыбызны әйтеп калырга өлгерик. Күкләр аяз булсын, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез исән-имин кайтсын, күңелләргә тынычлык килсен иде.
Фәридә:
— Күңел тынычлыгы телисем килә. Ул үзеңнән башлана. Үзең белән гармониядә яшәсәң, күңелеңә туры килгән әйберләр белән шөгыльләнсәң, шул чакта дөнья түгәрәк буладыр. 30 ел дәверендә безнең белән бергә булганнары, кайнар алкышлары өчен, тамашачыларыбызга зур рәхмәт! Юбилей программабызда көтеп калабыз. Матур очрашулар насыйп булсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Фәридә Шамил кызы Әхмәтшина
Туган җире: Башкортстанның Бакалы районы
Туган көне: 17 май, 1975 ел
Белеме: Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты
Тулы исеме: Алсу Хөрмәтулла кызы Сөнгатуллина
Туган җире: Казан
Туган көне: 15 ноябрь, 1974 ел
Белеме: Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультеты