Кышын күпләр чаңгыда, тимераякта шуып, хоккей уйнап калырга тырыша. Тау шуарга йөрүчеләр дә җитәрлек. Активларны салкыннар куркытмый. Җиргә ап-ак кар түшәлгән, агачларга бәс кунган, искиткеч матурлык! Кышкы табигатькә сокланып йөрү, спорт белән шөгыльләнү — икеләтә рәхәт.
— Соңгы арада салкын, җилле көннәр торса да, быел кыш бик матур, — ди Бөгелмә районы Иске Сумароково авылында яшәүче Гөлшат ТУКТАРОВА. — Кар күп ява. Рәхәтләнеп чистартабыз. Бу — үзе үк яхшы спорт. Көрәк белән эшләгәндә, бөтен тән хәрәкәткә килә. Саф һавада физик эш эшләп кергәч, кан әйләнеше яхшыра, кәеф күтәрелеп китә. Шуңа кар яуганын көтеп кенә торабыз.
“Авылча керлинг буенча чемпионат үткәрәбез”
Рөстәм ЗАҺИДУЛЛИН, Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе:
— Шактый еллар элек Балтач районының Пор-Кутеш авылында керлинг уенын башлап җибәргәннәр иде. Авыл уртасында күл бар. Халык шунда җыелып, күлдә сызыклар сызып, мишень ясап, себеркеләр алып чыгып, шулай уйный башлады. Без күреп алдык һәм җиде-сигез ел элек район үзәгендә оештырып җибәрдек. Быел да ярышлар актив рәвештә бара, “Хыял” яшьләр үзәге тырышлыгы белән уздырыла. Район үзәгендә җәйге спорт мәйданчыгында боз катырабыз. Уен өчен профессиональ “йөк”не сатып алу бик кыйбат. Аның урынына 5 литрлы су савытларын кулланабыз. Су эченә кызыл һәм зәңгәр гуашь салып катырабыз. Бозга параллель рәвештә уйнап була торган ике мишень ясыйбыз. Командаларга үзебез тектергән спорт формалары — кызыл һәм зәңгәр төстәге костюмнар бар. Хәзер инде төрле авыллардан, оешмалардан 20-25 ләп команда ярыша. Ел саен кызыксынучылар арта бара. Ярышларны “Авыл керлингы буенча дөнья чемпионаты” дип үткәрәбез. Уеннарны ике көнгә бер уздырабыз. Аннары чемпионатның финалы булачак.
Кышкы коену сезонын ачканнар
Чирмешән районының Әккәрәй авылы халкы Кече Сөлчә елгасында кышкы коену сезонын ачкан.
— Салкын су белән 1990 еллардан бирле коенабыз. Әзерлекне ишегалдында өстебезгә салкын су коюдан башлаган идек. Аннары Кече Сөлчә елгасына йөрергә тотындык, — ди Әккәрәйдә яшәүче Лидия Квакова. — Хәзер бер көн калмый йөрибез, дисәм дә була. Бәке тирәсен тотып алдык, баскыч эшләттек, чишенергә-киенергә җылы урын ясадык. Шунда чәй кайнатып эчәбез. Чумганда бераз салкын кебек. Чыккач, тән җылына башлый. Кәеф күтәрелә, энергия арта.
“Чаңгыда шумасам, нидер җитми”
Зөлфия ЛАТЫЙПОВА, Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылы:
— Чаңгыда шуам. Чыкмасам, нидер җитми кебек, организм сиздерә башлый. Кышын хәрәкәт аз бит. Авылда шуучы егетләр бар. Алар белән районга ярышларга йөрим. Әле 5 гыйнварда 50 яшьлекләр белән ярышып, III урынны алдым. Февральдә 62 яшем тула. Районда хатын-кызлар күп йөри, авылда бик сирәк чыгалар. Былтыр ГТО нормасын да үтәдем. Яшьләрдән калышмаска иде. Мәктәптә укучылар чаңгыда бик шумый хәзер. Без элек дәрестән соң чыга идек.
“Скандинавча йөриләр”
Илнур САТТАРОВ, Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы:
— Соңгы елларда бездә апа-әбиләр скандинавча актив йөри. Аны Тәскирә апа Шәйхуллина оештырып җибәргән иде. Махсус таяклары бар. Көн саен икешәр чакрым юл узалар, башта физик күнегүләр ясыйлар. Хуҗалык эшләрен төгәлләп, кич саф һавада бергә йөрүләре үзе үк күңелле.
“Тау шуабыз”
Ландыш ХӨСӘЕНОВА, “ТНВ” каналы алып баручысы:
— Безнең йорт янында гына урман. Әкияттәге кебек, урман эчендә тау. Гаилә белән ял көннәрендә гел шунда булабыз. Кышын анда тау шууны балалар аеруча ярата, без — әниләр дә калышмыйбыз.
Итекле хоккей
Соңгы елларда күп район-авылларда Итекле хоккей үткәрелә башлады. Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы халкы да бу яктан актив.
— Итекле хоккейны ел саен үткәрәбез, күңелле уза. Бу чара матур бер традициягә әйләнде. Бик күп җанатарлар җыела, — ди Югары Тәкермән авылы халкы. — Итекле хоккейда хатын-кызлар ярыша. Ике команда, җидешәр уенчы катнаша. Быел ярышны февраль азагында үткәрергә җыенабыз. Хоккей мәйданчыгында кеше өзелми. Ныклы әзерлек бара. Иганәчеләр бүләкләр бирә, кубок, медальләр дә тапшырабыз.
“Көн саен чаңгыда”
Гөлсинә ГАРИПОВА, Мамадыш районы Югары Сөн авылы мәдәният йорты җитәкчесе:
— Көн саен чаңгыда чыгарга тырышам. Авылда күпләр урамда чаңгыда шуа. Мин урманга менәргә яратам. Көн дә бер салган эздән йөрү ошамый. Капкадан чыгып чаңгыга басуга, бүген мин шунда барырга тиеш, дип үземә шарт куям, маршрут билгелим. Кышкы табигатькә сокланып йөрим. Бу — үзе бер могҗиза. Йөреп кайткач, шулхәтле рәхәт. Бер чыккач, күңел дә, организм да шуны сорый башлый. Көн саен бер вакытта йөрергә тырышам. Ихтыяр көче булу кирәк. Бу бит бушлай! Авыл һавасы бөтенләй икенче, тын юллары тагын да ачылып, баш эшчәнлеге яхшырып китә. Скандинавча йөрүче апа-әбиләребез дә күп. Файдасы зур. Аны бер укытучыбыз оештырып җибәрде. Күбесенә махсус таякларны үзем алып кайттым, акчасын бирделәр.
Киемнәрегез уңайлы, җылы һәм юеш үткәрми торган булсын.
Урманга барсагыз, ялгыз чыкмагыз. Алдан һава торышы белән кызыксыныгыз. Үзегездән компасны да калдырмагыз.
Термос белән чәй йөртегез.
Кышкы җил үзенекен итә. Биткә крем, иренгә гигиена иннеге сөртеп чыгу яхшы.
Бозда уйнаганда, бәкегә чумганда, таудан шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез. Бәкегә чыныккан кешеләргә генә чумарга ярый. Инструктор сүзенә колак салыгыз.
Кышны матур, файдалы, актив итеп үткәрик. Сәламәт булыйк!
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.