Арча районындагы “Казанка” агрофирмасы 2017 елда бөлгенлеккә чыккан “Вамин-Арча” җәмгыяте хәрабәләрендә оеша. Бүген инде ул — аягында нык басып торучы хуҗалык! Бер генә мисал: шактый аграр оешмаларда хәзер эшләргә кеше таба алмый тилмерәләр, ә анда, киресенчә, эш сорап килүчеләр өзелми икән. Бу аңлашыла да, лаеклы хезмәт хакы түләнгәч, нигә килмәсеннәр? Икенче мәсьәлә — моңа ничек ирешә алалар? Агрофирма оешкан Күпербаш, Казиле, Түбән Мәтәскә һәм Казанбаш авыллары җирлегендә әле дә шул ук басу-кырлар һәм шул ук халык яши бит. Тик заманы өчен Татарстанда иң кодрәтле булган инвесторның “Вамин-Арча” җәмгыяте бөлгенлеккә чыкты, ә “Казанка” агрофирмасы яңа уңышларга ирешеп яши бирә. Быел анда заманча савым залы белән җиһазландырылган сөтчелек комплексын да төзеп чыктылар. Бер тиен кредитсыз, барысы да үз акчаларына!
“БӘЯ АРТУ СИЗДЕРӘ…”
— Тормыш сынавын дәвам итә, ә без очны очка ялгарга тырышып эшлибез, — ди тыйнак кына агрофирма директоры Айдар Сабиров. — Менә узган ел да, техника, запас частьлар, ашламалар, ягулык хаклары артуны исәпләгәндә, кыр эшләре 30-40 %ка кыйммәтләнде. Шөкер, без әле язгы кыр эшләрен дә, уракны да үз көчебез белән башкарып чыга алдык. Хәтта кыска сроклы кредит та алган юк.
Дөрес, чыгымнарны киметү турында туктаусыз уйларга туры килә. Мәсәлән, ел саен техника-агрегатларны октябрь-ноябрьдә үк — запас частьлар чагыштырмача арзанрак вакытта төзәтеп, әзерләп куябыз. Ләкин бәя арту барыбер сиздерә инде. Гомумән, әгәр җитештергән сөтне сату хакы солярка бәясе белән тигез булса, хуҗалыклар яши әле ул. Чынлыкта алай түгел шул…
Сүз дә юк, ил күләмендәге бәяләр гаделсезлегенең тискәре тәэсире “Казанка” агрофирмасын да читләтеп үтми. Әмма биредәге җитештерүчән эш үрнәге сокландыра.
“БЕЗДӘ ХӘЗЕР БАРЫСЫ ДА ҮЗ УРЫНЫНДА”
Агрофирма зур түгел, нибары 3,5 мең гектар җире бар. Быел хуҗалыкта хезмәт куючылар саны 40 кешене тәшкил иткән.
— Бөтенесе дә үзебезнең авыллардан. Читтән килеп эшләүче берәү дә юк. “Вамин”нан соң, “Казанка” агрофирмасын оештырып җибәргән беренче елда ук, 15 ләп таҗик, чуваш һәм башкаларны озаттым. Алар урынына авылдашларны чакырдым. Беренче чиратта шушы җирлектә яшәүчеләргә эш бирү — минем өчен принципка әйләнде! Бездә хәзер барысы да үз урынында, бер артык кеше юк, — ди агрофирма директоры.
“Артык кеше” дигәннән, хуҗалыкта хәтта склад мөдире, заправщик та юк икән! Дөресен әйткәндә, анысы сәеррәк сыман. Ә техникага кем солярка сала, исәбен алып бара? Җаваплы кеше булмагач, урлашуга юл ачыла түгелме соң? Әлеге сорауга Айдар Сабировның җавабы гаҗәпләндерде:
— Инженер, механик йә механизатор үзе ягулыкны кирәгенчә тутыра да махсус журналга язып куя. Урлашу очрагы бөтенләй юк бездә. Ягулык салу станциясендә видеокамера урнаштырылган. Журналга язу-язмавын шуннан карап була. Ә контроль өчен дип техникаларга махсус датчиклар да куймадык. Вакытында акчасын түләп баргач, натуралата ярдәмен күрсәткәч, урламыйлар. Әле ул гына түгел, кирәк вакытта кемгә йорт төзергә, кемгә туй үткәрергә булышабыз бит. Шуңа күрә бездә халык хәзер тәрбияләнде дип уйлыйм. Хәтта урлашырга оялалар!
Үзем дә аларга: “Егетләр, урлаша күрмәгез, миңа сезне тотарга, аннан соң чарасын күрергә бик уңайсыз булачак. Мине андый авыр хәлгә куймагыз”, — дим…
“ЭШ КҮЛӘМЕННӘН ТҮЛӘСӘҢ, СЫЙФАТ ЮГАЛА…”
Хезмәт оештырылышы, тәртип ягыннан “Казанка” агрофирмасында үзенчәлекле мисаллар тагын шактый булып чыкты. Әйтик, җир эшкәртүдә катнашучы механизаторларга биредә ел әйләнәсендә бертөрле хезмәт хакы түләнә икән.
— Сезонда кем ничаклы җир сөргән, ремонт вакытында кем күпме тырма төзәткән, аны исәпләп йөрмибез. Эш күләменә карап түләү кертсәң, ашыга башлыйлар, күбрәк мәйдан эшкәртеп, күбрәк акча алырга омтылалар. Ә сыйфат югала. Шуңа күрә гел: “Ашыкмагыз!” — дим. Сыйфатлы итеп эшләргә кирәк. Башка хуҗалыкларда механизатор җәен сезонда 70-80 мең сум эшләп ала да кышын акчасыз утырырга мәҗбүр була. Без ел әйләнәсендә тигезләп түлибез. Еллык хезмәт хакы теге хуҗалыклардагыга караганда күбрәк тә җыела, уртача 42 мең сум бездә, — дип сөйли агрофирма җитәкчесе.
Ләкин болай түләү кайберәүләрнең эленке-салынкы йөрүенә китермиме? Совет чорында андый “тигезләү” тәртибе булган иде инде. Әлеге сорау буенча да җитәкченең фикере үзенчәлекле иде:
— Юк, бездә ялкауланып йөреп булмый. Чөнки хуҗалык зур түгел. Барлык эшче күз алдында, контроль астында. Мин үзем дә һәрчак фермада, кырда. Чәчү һәм урак вакытында басудан китмим. Эленке-салынкы йөрергә теләүчеләр бездә озакка кала алмый. Ә яхшы эшләүчеләргә натуралата премия бирәбез, — ди ул.
Шулай да комбайнчыларга һәм терлекчеләргә хезмәт хакын эш күрсәткеченнән чыгып түләү каралган агрофирмада. Анда башкача булмый, дип аңлата Айдар Сабиров. Күп сөт савучылар, мәсәлән, Гүзәл Вәлиева, айга 65 мең сум хезмәт хакы ала икән.
АШЛАМАСЫЗ ИКМӘК ҮСТЕРҮ ТАБЫШЛЫРАК?
Игенчелеккә килгәндә, агрофирмада, нигездә, традицион культуралар — арыш, арпа, солы, бодай үстерәләр. “Өч кырлы чәчү әйләнеше” технологиясе кулланыла. Ягъни басу чиста парга калдырыла, аннан көзге, ә соңыннан язгы культуралар чәчелә. Бу да традицион һәм иң гади технология. Әмма шунысы үзенчәлекле: кырчылыкта агу-химикатларны бөтенләй кулланмыйлар икән. Хәтта чәчкәндә дә орлыкны агуламыйлар. Җирне тиешенчә сукалап, эшкәртеп, чүпкә каршы фәкать механик ысуллар белән көрәшәләр. “Бөҗәкләргә, чирләргә каршы да агу сиптермибез”, — дип ассызыклый Айдар Сабиров. Аңа карап уңыш начар булмый. Быелгы корылыкка карамастан, гектардан уртача 38,2 шәр центнер ашлык җыеп алып, районда иң югары күрсәткечкә ирешкәннәр.
— Агу-химикатларсыз эшләү, беренчедән, чыгымны киметсә, икенчедән, экологик чиста икмәк җитештерү — максатыбыз, — ди агрофирма директоры.
Хуҗалык оешып эшләп киткән көннән бирле органик кырчылыкка зур игътибар бирелгән. Агусыз үстерелгән солыны, мәсәлән, икеләтә югары хакка чит өлкәләрдән килеп ала торган булганнар. Кызганыч, санкцияләр кергәч, андый ашлыкка сорау кимегән. Әмма агрофирмада бу юнәлештән тайпылырга җыенмыйлар. Киресенчә, кырчылыкта минераль ашламаларны кулланудан да баш тартырга ниятлиләр.
— Быел 600 гектар мәйданда арыш иктек. Биш басуда иде ул. Махсус сынау өчен, һәр басуны урталай бүлеп, язын яртысына минераль ашлама керттек. Ә икенче яртысын ашламадык. Аммиак селитрасы сипкән өлештә уңыш гектардан — 48,6, ә тегесендә 45,8 центнер чыкты. Ягъни аерма бик аз. Ашлама бәясен исәпләгәндә, аны кертү икътисадый яктан табышлы түгел, дигән сүз. Шуңа киләсе елда минераль ашламалар кулланмаска исәплибез, — ди Айдар Сабиров.
ҮЗЕҢ ТӨЗЕГӘЧ, АРЗАНГАРАК ЧЫГА!
Агрофирмада терлек саны әлегә үзгәрешсез. Әмма сугышка озаткан, шуларның берсе дә кире әйләнеп кайтмаган каһарман Аналар илдә күп түгел, — ди Гөләндәм ханым. — Рус, украин, белорус, осетин, чуваш, удмурт халкында да шундый фаҗигале язмышлар булган. Ул аналарның һәрберсенең шәхси һәйкәле бар. Алар моңа лаек та. Ә татарныкы юк…
Музей хезмәткәрләре кулында инде булачак һәйкәлнең кечерәйтелгән варианты бар. Аны Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Мамадыш егете, сынчы Артур Давыдов эшләгән. Каһарман Ананың тормыш юлын өйрәнеп, Мәрзия апа белән очрашып сөйләшкәннән соң, Артур бик үзенчәлекле сын күзаллаган. Булачак һәйкәлдә Фатыйха апа эскәмиядә утыра. Аның сәбәбен Гөләндәм ханым Давыдова болай аңлатты:
— Бездә Фатыйха апаның оныгы Мәрзия белән өйләре каршындагы эскәмиядә утырып төшкән фотосурәте бар. Сын шул фотоны күзаллап эшләнсен иде, дибез. Гомумән, авыл халкы өчен эскәмия элек-электән дөнья белән бәйләнеш чарасы булган: ул анда авыр эштән соң күрше-күлән белән аралашкан. Сугыштан соң исә аналар, шунда утырып, кайтырлар дип, улларын көткән.
Район хакимияте бу хакта белә, ләкин бөтен сәбәп акча юклыкка кайтып кала икән. Әлегә бу эшкә алынырлык иганәчеләр дә табылмаган.
СОҢГЫ СҮЗ
Дөресен әйткәндә, Мамадыштан авыр тойгы белән кайттым. Беренчедән, Фатыйха Әхмәдиеваның язмышы тетрәндерде. (Илдә барган бүгенге вәзгыятьтә бу бигрәк тә сискәндерде). Икенчедән, шуның кадәр хәсрәт кичкән ана бик күп еллар күләгәдә калган. Хәер, аның исемен бүген дә данлыйлар дип әйтеп булмый. Урта Кирмән зиратында, агач рәшәткәләр белән тотып алынган урынга, кечкенә генә кәгазьгә Фатыйха Әхмәдиева турында өч-дүрт җөмлә язылган. Миңа калса, зиратта ким дигәндә таштан матур истәлек тактасы торырга тиеш. Район үзәгендә исә махсус һәйкәлгә акча табылмый. Илгә 8 ул биргән ана исән вакытында да бер көн кадер-хөрмәт күрмәгән. Хәзер дә юк…
Бөек Ватан сугышы турындагы иң популяр җырларның берсе “Торналар” (“Журавли”) дисәм, ялгышмамдыр. Әлеге җырның тарихы Фатыйха апа Әхмәдиеваныкы белән охшаш: Төньяк Осетиянең Дзуарикау авылыннан Газдановлар гаиләсендә җиде ир-егет була. Алар барысы да бер-бер артлы фронтка китә. 1941 елда бер уллары, 1942 елда тагын ике уллары һәлак була. Бу кайгыны ана кеше күтәрә алмый, аны да җирлиләр…
Соңрак ата кешегә тагын өч улының мәрхүм булуын җиткерәләр. 1945 елда Газдановлар гаиләсенә кара мөһер сугылган җиденче хат килә. Почта ташучы бердәнбер оныгы белән яшәүче ата кешенең өенә барудан баш тарта. Авылның аксакаллары кара мөһер сугылган хатны илтергә үзләре бара. Бу хәбәрне ишеткәч, үсмер оныгы белән бусагада утырган ата кешенең йөрәге ярыла…
1963 елда авылда кайгылы ана һәм җиде очар кош рәвешендә һәйкәл ачыла. Әлеге фаҗигале тарихны Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов ишетеп ала. Авылга килә, һәйкәлне күрә. Һәм озакламый авар телендә “Торналар” дип аталган шигырь иҗат итә. Тиз арада аңа көй языла һәм җыр берничә телгә тәрҗемә ителә. Без исә 8 баласын сугышта югалткан Ананың каберен дә төгәл белмибез…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.