Мамадыш районы Урта Кирмән авылында яшәгән Фатыйха апа Әхмәдиеваның язмышы аянычлы була. 9 бала табып үстергән ананың бердәнбер кызы Сәлимә 16 яшендә үк үпкә авыруыннан дөнья куя. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында бер-бер артлы сигез улын югалткан ана, соңгысының вафаты турында хәбәр килгәч, урын өстенә егылган. Өч айдан үзе дә мәрхүм була. 1945 елның декабрендә авылдашлары 67 яшьлек Фатыйха түтине җирлиләр…
Мамадышта булып, бу ананың оныгы белән танышып кайттым.
ӨМЕТ ӨЗЕЛҮ
Гражданнар сугышы башлангач, Исмәгыйль һәм Ибраһим Фәттаховлар (малайлар әтиләре фамилиясендә — Р.Р.) хәрби хезмәткә чакырыла. Каты бәрелештә 1919 елда Исмәгыйль һәлак була. Абыйсын чит җирдә җирләп, Ибраһим туган йортына ялгызы кайта. “Сиңа дип алган идек, абыйның төсе итеп сакла”, — дип, Ибраһим, кечкенә яшел сандыкка салып, әнисенә Коръән китабы тапшыра. Ул чагында әле ана бу югалтуның соңгысы түгеллеген башына да китерми…
Бөек Ватан сугышы башлангач, Фәттаховларның уллары бер-бер артлы сугышка чакырыла. Августта кара мөһер сугылган беренче хат килә. Шул көнне әтиләре Фәттах аганы йөрәк өянәге тота һәм озакламый ул бакый дөньяга күчә.
Фатыйха апа дүрт елда бер-бер артлы 6 улын югалта. Төпчеге — Әгъмәлетдин Бөек Ватан сугышы тәмамланганда исән була. Шул хәбәр аның күңелен юатып, яшәргә көч бирә. Тик… аны 1945 елның җәендә японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Шунда ул батырларча һәлак була.
Фәттаховлар нәселе бүген дәвам итә. Бәхеткә, фронтка киткәнче ике улының — Мөгътәсимнең 1 малай, 3 кыз, ә Ибраһимның улы һәм кызы кала. Ни кызганыч, Мөгътәсимнең балалары турында мәгълүмат юк. Әтиләре сугышта чакта, дүрт бала әнисе Гамилә авырып үлә. 1942 елда балаларны ятимнәр йортына алып китәләр. Шуның белән эз югала. Авылда исә Фатыйха түтинең ике оныгы — Ибраһимның балалары була. Бергә яшәмәсәләр дә, оныклар әбиләре янына барып йөри. Иң сөенечлесе — ул оныкның берсе, Ибраһимның кызы Мәрзия апа бүген исән-сау.
— Фатыйха әби чандыр гәүдәле, бик тырыш, җитез карчык иде, — дип сүз башлады Мәрзия апа. — Әби мәрхүм булганда, миңа 15 яшь иде. Гомер буе сыер тотты ул. Үләр алдыннан гына сыерын күршесе алып чыкты. Соңгы көннәрендә күршесендә яшәде.
— Ни өчен сезнең йортка күченеп килмәде? — дим.
— Өен ташлап китәсе килмәде. Әни гел чакыра иде. Әби: “Үз нигеземдә үләсем килә”, — дип әйтә килде. Күршеләре кереп йөрде.
Мәрзия апа күңелендә бер истәлек яши. Ул аны бүген дә бик яхшы хәтерли:
— Авылда: “Әгъмәлетдин һәлак булган”, — дигән хәбәр таралды. Мин, аны-моны уйламыйча, әбигә бардым да: “Абыйны үлгән диләр. Су-Елга авылыннан бер солдат кайткан, ул күргән”, — дидем. Әби үксеп елый башлады. Үземчә аны юаттым инде. Ләкин ул чакта әбинең ниләр кичергәнен аңлар дәрәҗәдә булмаганмын, әлбәттә.
Икенче көнне иртән Фатыйха әби оныгы Мәрзияне алып, унбиш чакрым ераклыктагы Су-Елга авылына китәләр. Фронттан яраланып кайткан солдат Мәгъсүмҗан Юнысов барысын да сөйләп бирә:
— Аны сазлыклы урында җирләп калдырдык… Кыйблага каратып гәүдәсен бордым, белгән догаларымны укыдым. Аның батырлыгы хисабына без исән калдык… Менә пилоткасы, истәлеге дип башыннан салдырып алдым. Эх, Фатыйха апа, Әгъмәлетдин: “Мине әни көтә”, — дип көн дә әйтә иде. Кичер, саклап кала алмадык…
“ӘТИ КАЙТМАДЫ…”
Исмәгыйль, Ибраһим, Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдин… Бер ананың сигез улы һәм берсенең дә кабере билгеле түгел. Ни кызганыч, Фатыйха әбинең дә төгәл күмелгән урыны юк. Урта Кирмәндә аңа бик тыйнак кына каберлек ясап куйганнар, әмма ул якынча гына…
— Әбинең каберен төгәл хәтерләмим, — диде Мәрзия апа. — Ул чагында таш кую юк иде бит. Әбине юл кырыенарак җирләгәнне хәтерлим.
Мәрзия апа әтисен фронтка озаткан көнне дә яхшы хәтерли. Атка утырып, район үзәгенә кадәр бара ул:
— Әтиләрне военкомат ишегалдында тезеп бастырдылар. Без, озатучылар, урам якта тора идек. Мин военкомат коймасы аша сикереп, әтинең алдына килеп бастым. Ул мине кочагына алды. Хәрби киемле кеше нәрсәдер сөйли, ә әти кулы белән башымнан сыйпап-сыйпап ала. Ул чагында аның сугышка киткәнен белсәм дә, соңгы күрешүебез дип кем уйлаган… Әти мине бик ярата иде.
Бер елдан ата кешедән хатлар килүдән туктый. 1955 елда гына, очраклы рәвештә ачыклана — Ибраһим Яңа Комазан авылыннан Вәзыйх исемле егет белән бергә булган. Снаряд төшеп, гәүдәсе теткәләнеп беткән полкташын Вәзыйх үз куллары белән җирләгән.
Мәрзия апа мәрхүм җәмәгате белән 6 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергән. Бүген улы һәм килене тәрбиясендә кадерле әни, дәү әни булып яши. Иң сөенечлесе — балаларының барысы да исән-сау, тормышлары матур. Ике кызы авылда яши, калганнары читтә икән. 92 яшен тутырган әби аягында йөри, акылы камил, күңеле шат. Бүген аның 14 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
ТЕЛӘК БАР, АКЧА ЮК!
Фатыйха Әхмәдиеваның фаҗигале язмышы турында халык 1990 елларда гына белә. Якташлары, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин бу тарихны очраклы гына ишетеп ала һәм мәгълүмат туплый башлый. Язучы район үзәгендә Ана һәйкәле куюны күтәреп чыга. Мамадыш шәһәренең “Хәтер паркы”нда балаларын сугышта югалткан аналарга мемориаль такта һәм Ана һәйкәле бар. Ә Мамадыш туган төбәкне өйрәнү музеенда Фатыйха Әхмәдиевага багышлап почмак ясаганнар.
— Бездә иң кадерле ядкәрләр булып Фатыйха Әхмәдиеваның улларына багышлап тукыган сөлгесе һәм Коръән китабы саклана, — ди Мамадыш музееның фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова. — Фатыйха апа бик оста тегүче, чигүче булган. Ана кеше улларының рухын мәңгеләштерергә теләгәнме, очраклылыкмы, әмма кызыл башлы сөлгедә 8 бизәк ярылып ята! 1904 елда Кәримовлар типографиясендә басылган, Фатыйха апаның шәхсән үзенеке булган, укый-укый таушалыбрак киткән Коръән китабының да урыны түрдә. Сабыр ананың кешегә күрсәтергә теләмәгән күпме күз яше түгелгәндер аңа. Кул җылысы, бармак эзләре калган…
Музейда эшләүчеләрнең хыялы — Фатыйха Әхмәдиевага багышлап һәйкәл ясату. 1997 елда Мамадышта ачылган Ана һәйкәле бөтен аналарга багышлана. Ә Фатыйха Әхмәдиева кебек Анага аерым һәйкәл булырга тиеш, дип саный алар.
— Сигез ул тәрбияләп үстереп, аларның барысын да сөт җитештерү “Вамин” чорыннан соң 4 тапкыр диярлек арткан.
— Без “Вамин-Арча” җәмгыятеннән калган сыерларны савыктыру, лейкоздан арындыру бурычы куйган идек. Шөкер, ул максатка ирештек. Хәзер сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру юнәлешендә эшлибез, — дип, хуҗалык җитәкчесе үзенең яңа куанычы — әле генә төзелеп беткән сөтчелек комплексына алып килде.
Берьюлы 24 сыерны савуга исәпләнгән махсус залы белән 300 баш мал сыйдырышлы заманча торакның тәүге казыгын 2022 елның җәендә генә каккан булганнар. Инде сентябрьдән ул гөрләп эшли.
— Проект буенча комплекс 140 миллион сумлык дип бәяләнде. Ә без, үзебезнең төзү бригадасы белән, аны 80 миллион сумга эшләп чыктык. Үзебезгә булгач, сыйфатлырак итеп ясарга тырыштык, — ди Айдар Сабиров.
Менә хуҗалыкның рентабельлеге каян җыела, 60 миллион сум экономия ясый алганнар бит! Өстәвенә ел саен диярлек артып калган терлек азыгын һәм таналарын сатып, дистәләгән миллион сум акча эшлиләр…
“ИҢ МӨҺИМЕ — АҢЛАШЫП ЭШЛӘҮ!”
— Мин башка хуҗалыклардагы хәлне белмим. Алар өчен җавап бирә алмыйм. Ә безнең агрофирмага килгәндә, барысы да ачык, бер ялгансыз күрсәткечләр. Артык кеше тотмыйча, һәр эшченең, белгечнең кадерен белеп, алар сүзенә дә колак салырга омтылсаң, хезмәт хакын түләү җаен табып була ул. Иң мөһиме — аңлашып эшләү! Сүз дә юк, әрәм-шәрәм итүләргә юл куймаска кирәк. Эшне оештыра белү дә кирәктер.
Без республикада эре җитештерүчеләрдән түгел. Ләкин мин болай уйлыйм: хуҗалык кредитларсыз, бурычларсыз, хезмәт хакларын һәм салымнарны вакытында түләп бара ала икән, димәк, анда эш оештырылышы яхшы. Болардан тыш, мисал өчен, 2020 елда машина-трактор паркын 35 миллион сумга төзекләндереп чыктык. Аңарчы ферма торакларын яңарткан идек. Ә 2021 елда 80 миллион сумга яңа техника алдык. Узган ел янә 80 миллион сумга заманча сөтчелек комплексы төзедек. Шулай эшли алгач, безгә тагын нәрсә үзгәртергә, димәк, юнәлешебез дөрес! — ди “Казанка” агрофирмасы директоры.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ.