Бала — Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Аны Ул кемгәдер шундук бер-бер артлы бирә, кайберәүләргә, бәхет төенчеген кулына алганчы, озак еллар көтәргә, төрле табибларга йөрергә туры килә. Ә кем өчендер бу бүләк сынуга әйләнергә дә мөмкин. Болар турында “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән сөйләштек.
“Бала кемнән туа, ул шуныкы”
— Нурулла хәзрәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) оныклары Хәсән һәм Хөсәен турында: “Алар — дөньядагы ике гүзәл гөлем, хуш исле чәчәкләрем”, — ди. Хакыйкатьтә, бала хуш исле бәхет гөлеме, әллә кешене сынау чарасымы?
— Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Сезнең малыгыз һәм балаларыгыз ул — фетнә”, — дип кисәтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә: “Балалар кешене саран һәм куркак итәргә мөмкин”, — ди. Бала тугач, кемдер куркакка әйләнә. Әйтик, берәрсенең суда батуын күрсә: “Минем балалар бар, батып үлсәм, аларны кем карар”, — дип, ярдәм итәргә ашыкмый, ярдан карап тора. Яки сәдака биргәндә: “Күбрәк өлеш чыгарсам, балаларыма нәрсә калыр”, — ди. Шул ук вакытта бала зур савап та китерә ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем дә кем Коръәнне ятлый, Коръән-хафиз була, кыямәт көнендә аның әти-әнисенә таҗ кидерерләр. Аның нуры кояшныкыннан да яктырак”, — дигән. Белүебезчә, кеше үлгәч, бөтен гамәлләре киселә, өч әйбер генә кала: файдалы гыйлеме, садакатүл җәрия һәм баласының кылган догасы. Балаң дога кылып тора икән, үзең үлгәч тә, ул сиңа файда китерә, ягъни синең гөнаһларың гафу ителә. Андый кешенең кыямәт көнендә җәннәттә дә дәрәҗәсе күтәрелә. Бәндә: “Дәрәҗәм нишләп күтәрелде?” — дип сорагач, Аллаһы Тәгалә: “Бу балаларың кылган дога нәтиҗәсе”, — диячәк. Баланы дөрес тәрбияләсәң, аның кылган һәр изгелеге сиңа савап булып языла, чөнки анда синең дә өлешең кергән. Син биргән тәрбия аркасында балаң тыелган гамәл кылса, аның гөнаһы сиңа да бара. Шуңа да бала ул — җаваплылык икәнен онытмыйк.
Аллаһы Тәгалә бала бирмәсә дә, хафаланырга кирәкми. Күреп торабыз, кайбер пенсионер әбиләрнең ул-кызлары эчә яки төрмәдә утыра. Бу хатыннар тәмам гаҗизләнеп, нарасые хакында: “Туганчы, тумаган булса иде”, — диләр. Авыру бала — савап. Аны карау, тәрбияләү — Аллаһы Тәгалә биргәнгә риза булу дигән сүз. Сабый үлеп китү очраклары да бар. Рәсүлебез: “Берәр кешенең баласы үлсә, Аллаһы Тәгалә аның янына фәрештәләр җибәрә”, — ди. Фәрештәләр кешенең нишләп утырганын карый да Аллаһы Тәгалә каршына бара. Раббыбыз: “Бу колымның йөрәк нурын алдым. Ул нишләп утыра?” — дип сорар. Фәрештәләр: “Ул сине мактап, олылап утыра”, — дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Бу бәндәмә җәннәттән башка бернәрсәм дә юк”, — дияр. Сабый үлсә, турыдан-туры җәннәткә эләгә. Кыямәт көнендә алар җәһәннәм уты ишек төбенә килеп елап торыр. “Ник елыйсыз?” — дип сорагач, “Без дөньяда әти-әнине күрмәдек. Монда да күрә алмабызмы инде”, — дип борчылырлар. Аларга: “Барыгыз, әти-әниегезне алыгыз да бергә җәннәткә керегез”, — диярләр. Әлбәттә, дөрес кабул итә белгән кешегә баланың яхшы яклары хисапсыз. Ләкин сабый тусын дип гөнаһлы юлга барырга ярамый. Кайбер хатыннар ирсез йөккә уза, ягъни орлык доноры хезмәтеннән файдалана яки суррогат әнигә мөрәҗәгать итә. Болар — тыелган гамәлләр. Чөнки бу дөньяда яшәвебезнең максаты — бала түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бала кемнән туа, ул шуныкы”, — ди. Шәригать буенча сабыйның әнисе — аны тапкан хатын. Суррогатлык хезмәтен үтәгән хатын-кыз үз баласын акчага саткан хөкемен ала. Диндә мондый эш кабул ителми.
— Үзегезнең күзәтүләрдән чыгып әйтегез әле, бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсендә әти-әниләр төп нинди хаталар ясый?
— Балага дөрес әти һәм әни сайлау, ягъни гаилә корганда кызга булачак баланың әнисе, егеткә әтисе итеп карау юк. Яшьләргә иң мөһиме — егет яки кыз “прикольный” булсын.
“Сабый ике яшькә кадәр имәргә тиеш”
— Кешенең тискәре сыйфатлары, гөнаһлы эшләре яши-яши дә ачылырга мөмкин бит…
— Кешене белү өчен, өлкәннәрдән мәгълүмат җыю да шарт. Элек димче карчыклар егет-кызлар турында бөтен нәрсәне белеп торган. Ни кызганыч, хәзер бу гадәтләр югалды. Кызны өйдән чыгарып җибәрәбез дә, ул берәр “прикольный” егет ияртеп кайта…
Икенче проблема — балага үрнәк күрсәтү. Ни кызганыч, бүген балалар икеле стандартларда тәрбияләнә. Бер яктан, аларны яхшылыкка өйрәтәбез, әйтик, кыю принцлар турында әкият укыйбыз, ә икенче яктан, алдыйбыз. Чөнки хакыйкатьтә, принц та, Санта Клаус, Кыш бабай һ.б. геройлар да юк. Шулай ук тәмәке тартма дибез, ә үзебезнең авызда һәрвакыт төпчек. Сыраның зыяны турында сөйлибез, үзебез бала каршында кәеф-сафа корабыз. Алар бит тизрәк үсәргә, зурлар кебек булырга омтыла. Олылар нинди — балалар шундый.
Баланың дуслары да аның тәрбиясенә зур йогынты ясый. Моннан тыш, дингә кертү мөһим. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Җиде яшьтән балагызны намазга өйрәтегез, ун яшьтән гыйбадәтне үтәмәгән өчен җәза бирегез”, — ди. Динне өйрәтмәсәң, баладан нидер өмет итү файдасыз.
— Бала тыңламаса, каеш алам, дип куркытырга ярыймы?
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) стенага камчы элеп куярга куша. Әлбәттә, баланы имгәткәнче кыйнарга ярамый, әмма җиңелчә генә йомшак җиренә эләктереп алырга рөхсәт ителә. Кайчак хатыннар балаларын мәгънәсез итеп сүгәләр, ямьсез сүзләр әйтәләр. Бу — бик хәтәр. Чөнки әни әйткән һәр сүз бала тормышына дога булып бара, язмышына тәэсир итә.
— Хәзер бала туарга өлгерми, әниләр балалар бакчасына чиратка языла, аны тизрәк шунда бирергә хыяллана. Дөресме бу?
— Балага иң кирәк кеше — әни. Сабый ике яшькә кадәр күкрәк сөте имәргә тиеш. Сөт — аның ризыгы, сәламәтлеге. Әни назын бер генә тәрбияче дә бирә алмый. Гаилә җылысы җитмәгәннән бала начар холыклы булып үсәргә мөмкин. Ислам динендә хатын-кыз эшләми, бала тәрбияли, гаилә учагын саклый. Әлбәттә, исламда “няня”лар да бар һәм бу рөхсәт ителә. Әмма әнидән баланы аермыйлар. Бакчада нарасый “социальләшә”, ягъни әйләнә-тирә мохиткә җайлашырга өйрәнә диюләре дә сафсата. Киресенчә, бакча — бала өчен стресс. Аның анда иртән каласы килми, елап утыра. Балалар белән аралашсын дисәң, туганнарыңа бар, күршеңә кер.
“Мөселманнарда башка ант бар — әманәт”
— Соңгы елларда авыру балалар саны арта. Моны нидән дип уйлыйсыз?
— Авыру баланың ни сәбәпле туганын белмибез. Шулай да кайберләрен әйтергә мөмкин. Беренче сәбәп — зина кылу. Икенчесе — хатын-кыз физик яктан үзен карамый, дөрес тукланмый икән, бу да карындагы балага зыян сала. Тагын бер сәбәп — табиблар. ДЦПлы балаларның күбесе — туганда имгәнгән нарасыйлар…
— Ислам динендә табибчылык турында ни әйтелә?
— Ислам табибчылыкны да, даруларны да таный. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) табиблар булган җирдә яшәргә куша. Ул: “Бөтен авырудан шифа бар”, — ди, догадан тыш, төрле чаралар кулланырга киңәш итә.
— Табибларның Гиппократ анты кабул итүләре әһәмияткә ияме, әллә әлеге гамәл уен гынамы?
— Бу — борынгы Римдагы мәҗүси ант. Аны совет чорында бераз үзгәртәләр һәм аның әһәмияте юк. Мөселманнарда башка ант бар — әманәт, ягъни үзеңә йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкару. Кабул итеп алгач, аны начар итеп үтәргә хакың юк. Хәлеңнән килмәсә, ул эштән китүең хәерле. Башкача хыянәтче хөкеменә керәсең.
— Табибларга нәрсә әйтер идегез?
— Һәр һөнәр иясе, бигрәк тә кешеләр белән эшләүчеләр җаваплылык хисен онытмасын иде. Башка берәүгә карата начарлыгың тия, золым кыласың икән, Аллаһы Тәгалә моны беркайчан да кичерми. Шул зат ризалык бирмичә, тәүбә итеп кенә котыла алмыйсың.
Гүзәл САБИРОВА.