Аборт элек-электән четерекле мәсьәлә булып килде. Аның тыелган чаклары да булган. Гаилә, аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе рәисе Федор Лукьянов кияүдәге хатыннарга ирләре рөхсәтеннән башка аборт ясатуны тыярга тәкъдим иткән иде. Дума депутатлары аборт ясатуны мәҗбүри иминиятләштерү системасыннан (ОМС) чыгартырга дип тә әйттеләр… Кыскасы, хәзер дә аборт буенча бәхәсләр, фикерләр куерганнан-куера. Бу юлы шәхси клиникаларда түләүле аборт ясатуны тыярга, диләр.
ОМС системасы буенча бездә дәүләт хастаханәләрендә баланы бушлай төшертергә була. Шәхси клиникаларда бу хезмәт түләүле. Хатын-кыз көмәне 12 атнага кадәр булганда — баланы үз теләге белән, 22 атнага хәтле социаль (көчләү аркасында балага узган очракта) яки медицина күрсәткечләре буенча теләсә кайсы вакытта төшертә ала. Татарстанда соңгы өч елда аборт ясатучылар саны 10,2 %ка кимегән. Былтыр республикада 5800 гә якын хатын-кыз үз теләге белән баласын төшерткән. 65 % очракта бу операция шәхси клиникаларда башкарылган. Акча түләп бала төшертүне тыю проблеманы хәл итәрме? Бу криминаль абортлар саны артуга китермәсме? Абортның зыяны, көтелмәгән йөклелекне кисәтү чаралары хакында Казанның 18 нче номерлы сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясе бүлеге акушер-гинекологы Наталья БАГИРОВА белән сөйләштек.
— Наталья Юрьевна, аборт нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин?
— Аборт — хатын-кыз организмы өчен зур стресс. Дөрес итеп ясаган очракта да, өзлегүләр булырга мөмкин. Көмәнне төшерткәннән соң, аналыкта төрле авырулар: эндометриоз, миома, мастопатия һ.б. чирләр килеп чыгу куркынычы арта. Эндокрин системага зыян килергә мөмкин. Катлаулы очракларда көчле кан китү күзәтелә. Аборт өй шартларында башкарылганда, тагын да куркынычрак. Хатын-кыз үләргә дә мөмкин. Аборттан соң яман шеш куркынычы арта. Ялкынсыну процесслары ешрак күзәтелә. Кайчакта менструаль цикл бозыла. Гормональ тайпылышлар күзәтелә. Моның киләчәктә бала таба алмауга сәбәпче булуы да бар.
— Аборттан соңгы өзлегүләр аны ничә яшьтә ясатуга карыймы? Әйтик, 40 яшьтән узган хатын-кыз һәм 15 яшьлек үсмер арасында аерма бармы?
— Дөресен әйткәндә, ике очракта да өзлегүләр булырга мөмкин. 18 яшькә кадәрге кыз баланың организмы ныгып, өлгереп җитмәгән булуы аеруча куркыныч.
— Кайбер хатын-кызлар баладан таблеткалар ярдәмендә котыла. Аны өйдә кулланырга ярыймы?
— Яралгыны ике төрле ысул белән төшертергә була: медикаментоз юл (таблеткалар) һәм хирургия юлы белән. Аларның икесен дә бары тик табиб күзәтүе астында гына башкарырга ярый. Таблеткаларны да өйдә эчәргә рөхсәт ителми. Әйе, медикаментоз юл хирургия ысулына караганда күпкә куркынычсызрак. Бу очракта наркоз ясалмый, анестезия аркасында килеп чыккан өзлегүләр булмый дигән сүз, шулай ук әгъзаларга зыян килер дип куркасы юк. ВИЧ, В, С гепатиты кебек йогышлы инфекцияләр иярү куркынычы азрак. Мондый бала төшертүне хатын-кыз психик яктан җиңелрәк кичерә. Әмма таблетка эчеп бала төшерткәндә дә, өзлегүләр килеп чыгуы бар. Аннары бу ысул һәрчакта да туры килми.
— Аборт ясатканда, йөклелекнең срогы роль уйныймы?
— Яралгы кечкенәрәк булган саен, абортның зыяны азрак дип уйлау — хата. Срок кечкенәрәк чакта медикаментоз юл белән аборт ясату мөмкинлеге зуррак, шул гына.
— Медицина күрсәтмәсе буенча аборт нинди очракларда рөхсәт ителә?
— Әгәр йөклелек хатын-кыз организмына зыян китерсә, ананың гомеренә куркыныч янаса, УЗИ, башка тикшерүләр нәтиҗәсендә туачак балада җитди кимчелекләр ачыкланса, табиблар карары нигезендә аборт рөхсәт ителә.
— Абортларны нинди юллар белән кисәтергә була дип саныйсыз?
— Абортларны булдырмас өчен, планлаштырылмаган йөккә узуны кисәтергә кирәк. Моның өчен саклану чаралары хакында күбрәк сөйләү файдалы булачак. Бу турыда балаларга табиблар йә мәктәптә психологлар сөйләр әле, дип көтәргә киңәш итмәс идем, әти-әни дә балалары белән җайлап кына сөйләшә ала.
Хәзер саклану чаралары җитәрлек: спираль, төрле таблеткалар, презерватив, гормональ уколлар… Гинеколог белән киңәшләшеп, һәр хатын-кыз үзенә туры килгәнен ачыклый ала. Контрацепция чаралары көтелмәгән йөккә узудан гына түгел, йогышлы авырулардан да саклый; көмәнне алдыру белән бәйле үлем очракларын киметә, авырулардан, операцияләрдән саклап, киләчәктә сәламәт бала табу өмете бирә. Үсмерләргә иртә башланган җенси мөнәсәбәтнең зыянын аңлату да мөһим.
Хатын-кызга аборт ясатма дип әмер биреп булмый. Әмма мондый юлга барырга җыенган ханымнар белән җитди сөйләшү алып барабыз, психолог белән консультация үткәрелә. Юрист, социаль хезмәткәр белән сөйләшүләр була. Абортка кадәр анкета уздырыла. Шуннан соң хатын-кызга уйларга 48 сәгатьтән бер атнага кадәр вакыт бирелә. Аны медицинада “тынычлык атнасы” дип атыйлар. Йөккә узган хатын-кыз ничек тә баласын саклап калсын дип тырышабыз. Тормыштагы бер ялгыш адым гомерлек үкенечкә китермәсен иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
2022 елда Татарстанда 86 шәхси клиника абортка лицензия алган, былтыр исә 13 шәхси клиника үз теләге белән бу хезмәттән баш тарткан.
“Быелдан кризислы йөклелек үзәге эшли башлады”
Марсель МИҢНУЛЛИН, Татарстанның сәламәтлек саклау министры:
— Мин абортка кискен рәвештә каршы түгел. Бу — хатын-кызның хокукы. Әмма безнең максат — хатын-кызга бу адымның ялгыш икәнен төшендерү, өзлегүләр турында кисәтү, ярдәм чаралары хакында сөйләү. Медицина күрсәтмәсе буенча башкарыла торган аборт катгый рәвештә дәүләт учреждениеләрендә ясалырга тиеш. Чөнки аның нәтиҗәсе куркыныч булуы бар. Шәхси клиникаларны күзәтеп бетерү мөмкин түгел. Әмма аларда да абортка кадәр хатын-кызлар белән консультация уздырылырга тиеш. Мондый сөйләшүләрдән соң уйлар өчен “тынычлык атнасы” бирелү мөһим. Быелдан аборт ясатырга җыенган хатын-кызлар Казанда 3 нче бала тудыру йорты каршында эшли башлаган Республика кризислы йөклелек үзәгенә җибәреләчәк. Анда хатын-кыз белән гинеколог, психологлар эшләячәк. 3Д форматындагы УЗИдан карындагы баланың бармакларын, аякларын күрсәтәчәкләр. Бу да хатын-кызга тәэсир итмәсә, яңа бәби тапкан һәм бала таба алмаучы хатыннар белән дә сөйләштерәчәкләр. Алай да уеннан кире кайтмаса, тәҗрибәле белгечләр аборт ясаячак. Әлеге операциядән соң хатын-кызны күзәтеп тору, дәвалау бик мөһим. Республикада бу үзәкләрнең филиаллары да эшләр дип көтелә.
“Аборт — зур гөнаһ”
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:
— Исламда аборт ясату гөнаһлы гамәл санала. Бу хәтта кеше үтерүгә тиңләшә. 120 көннән, ягъни якынча дүрт айлык чагында фәрештәләр яралгыга җан өрә. Җан кергән яралгыны үтерергә ярамый. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Абортлар тәртипсезлектән килә. Никах укытмыйча гына бергә яшәүчеләр күбәйде. Янәсе, бер-берсен алдан сынап карыйлар. Никахсыз яшәү — зур гөнаһ. Яралгыны төшерткән хатын-кызларга тәүбәгә килергә, Аллаһ кушканча яшәргә киңәш итәр идем.