Быел 27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел. Ул елларның тере шаһитларының берсе — Вафирә апа Вәлитова, Яшел Үзәндә яши. Быел әңгәмәдәшемә 99 яшь тула. Ленинград камалышында күргәннәрен бүгенгедәй хәтерли ул. Бер елны Санкт-Петербургка кызы янына кунакка баргач та, блокада булган урыннарны танып, авырлыклар күргән, яшәгән урыннарын исенә төшергән. Вафирә ападан Ленинград блокадасында күргәннәрен сораштык.
— Вафирә апа, сез тумышыгыз белән Яшел Үзән районы Акъегет авылыннан. Ленинградка ничек барып чыктыгыз?
— 1939 елда авылдан берничә гаилә Финляндиягә чыгып киттек. Үз йортыбыз белән яши башладык. Урманнан гөмбә җыеп, финнарга тапшыра идек. Алар аны тозлый. Яхшы гына яшәп ятканда, сугыш башланды. Миңа ул чакта 15 яшь иде. Әтине, яше 55 тә дип, фронтка җибәрмәделәр. Гаиләбез белән Ленинград якларына чыгып киттек.
— Блокадада булучылар ул еллардагы ачлык, ялангачлыкны тетрәнеп искә ала.
— Әй, анда күргәннәр… 1941-1942 елның кышлары бигрәк тә истә калды. Суык, -42 оСка кадәр җиткән көннәр дә булды. Җитмәсә, ачлык үзәккә үтте. Хәлсезләнеп егыла идек кайчак. Алгы сызыкта сугышучы солдатларга көненә — 500, ә өлкәннәргә, балаларга 125 грамм ипи бирәләр. Әнинең: “Үлгәнче бер кисәк булса да ипи ашыйсы иде”, — дигәне әле дә колагымда яңгырый. Иң кадерле, кыйммәтле нәрсә ул чакта — ипи ала торган карточка. Аны урласалар, йә югалтсаң, эш харап. Ач каласың. Берәү шулай карточкасын югалтып, дүрт баласы белән ачлыктан шешенеп үлде.
— Ул чакта кеше ашаучылар да булган, диләр…
— Без ул дәрәҗәгә үк җитмәдек, шөкер. Тик адәм ашаучылар турында ишетә идек. Берсен шуның өчен төрмәгә утыртканнар дип тә сөйләделәр. Нәрсә табабыз, шуны ашый идек: түп (жмых), кайры, хайван тиресе дисеңме… Әни гәрчич оныннан аш пешерә иде. Үлгән ат ите ашаган чаклар да булды. Әни шулпасын өч тапкыр кайнатып түгә. Ул иттән ниндидер дару исе килә иде. Кызганыч, әтиебез, ачлыкка түзә алмыйча, 1942 елда үлде. Бер ай да узмады, әниебез дә күзләрен мәңгегә йомды. Ул чакта кешеләр ачлыктан күп кырылды. Мәетләрне җыеп йөриләр, зур чокыр казып, берничә кешене бергә күмәләр иде. Әнине алырга озак килмәделәр. Чарасызлыктан, сеңлем, энем белән аны чанага салып, зиратка алып барып, карга күмдек.
— Ленинград блокадасы турында сөйләгәндә, еш кына “яшәү юлы” дигән сүзне телгә алалар…
— Ладога күле аша боз өстеннән юлны шулай атыйлар иде. Шәһәргә ягулык, азык-төлекне шуннан китерделәр. Камалышта калган кешеләр дә шул юлдан иреккә чыга алды. Без дә йөк машинасына төялеп, шул боз өстеннән чыктык. Бик куркыныч анда. Атыш башланса, бомба эләгүе дә бар. Кемдер боз астына китте. Поездда кайтканда, 8 яшьлек энебез үлде. Аның кайда җирләнгәнен бүген дә белмибез. Сеңлем Сабира белән тиз генә авылга кайта алмадык әле. Краснодар якларында эшләдек. 1945 елда гына туган ягыбызга аяк бастык.
Туганнардан Ленинград блокадасы шаһитларының берсе — сеңлем Сабира белән икәү генә калдык. Бүген дә кайчак туганым белән шул елларны искә алып утырабыз. Сабира хәзер Актанышта яши. Мин Яшел Үзәндә, улым Илдус белән киленем Миләүшә тәрбиясендә. Ирем Ярхәм белән сигез бала тәрбияләп үстердек. Бүген өчесе исән-сау. Санкт-Петербургта яшәүче кызым Рима белән Ялтада гомер итүче Гөлсинәм кайтып хәлемне беләләр, авылдагы төп нигезне карарга булышалар.
Оныкларыма, яшь буынга Ленинград камалышы хатирәләрен гыйбрәт булсын дип сөйлим. Булганына шөкер итеп яшәсәк иде. Илләребез тыныч булсын.
Ленинград блокадасы шаһитларының истәлекләре
“Ипи ашарга да хәл булмады”
Римма УСМАНОВА, Азнакай:
— Әтием укытучы булгач, аны юллама белән Финляндиягә җибәрделәр. Ул да түгел, сугыш башланды. Әтине фронтка алдылар. Әни авырлы, өч бала да бар. Миңа ул чакта 3 яшь булган. Без Ленинградка барып кергәндә, камалыш башланган иде. Әни бәбине дә камалыш вакытында тапты. Кызганыч, төпчек сеңлебез 20 генә көн яшәде. Ачлык. Ипи ашарга да хәл юк. Әни тешне чәнечке белән каерып ача да тозлы су каптыра. Аннары ипи кисәген суга болгатып бирә. Тора-бара әни ипигә барганда, безне яшереп китә башлады. “Шым гына ятыгыз, монда кеше ашыйлар”, — дип әйтә иде. 1942 елның февралендә безгә Ладога күле аша чыгарга машина булды. Бер көтү бала машина арбасына төялдек. Өстебезгә кызыл юрган яптылар. Ладога күлен чыкканда туганым Вил юрганны ачмасынмы? Бомбага тоттылар. Яныбызда гына бер баржа суга батты. Без исән-сау чыгып өлгердек. Озак вакыт хастаханәдә дәваландык. Санитаркаларның безнең сөяк белән тиредән калганыбызны күреп, үксеп елаганын хәтерлим. 1946 елда әти сугыштан кайтты.
“Әни күмер белән су эчә иде”
Галина ПЕТРОВА, Казан:
— Сугыш башланганда, миңа бер яшь кенә булган. Әтине сугышка алдылар. Әни өч бала белән ялгыз калды. Бер хатын: “Торырга урыным юк. Мине үзегезгә алыгыз әле”, — дип үтенгәч, әни кызганып алды, бергә яши башладык. Ул әнигә ярдәм итә иде. Су алып кайта, утын яра иде. Безгә ипи алырга дүрт карточка бирделәр. Әй сөендек инде. Тик бу хатын бераз торгач, юкка чыкты. Карточкалардан да җилләр искән. Ач калдык. Әнинең ипи валчыкларын җыеп кайтып, су белән кайнатып биргәне истә. Үзе исә ачлыкны җиңәр өчен, авызына күмер кабып, су эчеп куя иде.
“Сугыштан соң хәлсезләнеп, сеңлем белән хастаханәгә эләктек”
Радия ГӘРӘЕВА, Лениногорск:
— Әтием сугышка киткәндә, миңа нибары 5 яшь иде. Ул 1941 елны Белоруссия җирендә һәлак булды. Әни окоп казырга киткәндә, сеңлем белән көне буе өйдә куркып утыра идек. Һава тревогасы ишетелгәч, күршеләр безне үзләре белән бомбадан качу урынына алып китә. Тәүлеккә бер тапкыр гына ипи ашыйбыз. Анысы да 150 грамм гына. Кыш көне бозны эретеп эчә идек. Ленинградны азат иткәннән соң, безне әтинең туган ягы Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына поезд белән озаттылар. Юлда бомбага эләктек. Ничек исән калдык икән ул чакта? 1945 елда безне кабат Ленинградка чакырттылар. Безнең кебек ач-ялангач калган балаларны дүрт катлы фин йортына урнаштырдылар, киендерделәр. Соңрак үзебезнең фатирны эзләп табып, шунда кайттык. Ачлык ул чакта да үзен сиздерде. Чүплектәге яшелчә кабыкларын ашый идек. Ахыр чиктә хәлсезләнеп, шешенеп, сеңлем белән хастаханәгә эләктек. Анда безгә зур бер алма, ике кисәк шикәр, ярты кирпеч ак ипи биргәннәре истә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.
Ленинград блокадасы саннарда:
Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башланып, 1944 елның 27 гыйнварына кадәр барлыгы 872 көн дәвам итә. Камалышта 2 миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Аларның 45 меңе Татарстаннан булган дип фаразлана. Күбесе ачлыктан, салкыннан үлгән. Аларның шактые Санкт-Петербург һәм Новгород өлкәсе зиратларында җирләнгән.